«Мин төрмәдә туганмын...» 

Арышлар арасында адашып үскән күктәтәй төсле зәңгәр күзле, кыр чәчәгедәй самими-садә Диләрә апаның сүзе мине шулкадәр тетрәндерде, ул мизгелдә телсез калгандай булдым. Ялгыш ишеттемме, сүз уйнату гына идеме, дип төпченергә базмадым. Кемдер керде, ярты юлда сүз өзелде. Ә күңелдә төер һәм дөресме икән бу коточкыч хәбәр дигән сорау калды. 

Шагыйрь, язучы халкы хисле, тәэсирләнүчән: хыялы аек акылга һәрчак буйсынмый да торгандыр, дип үземне тынычландырырга тырыштым. Чыннан да, хәл-вакыйгаларны куертып, арттырап-көчәйтеп сурәтләү каләм ияләренең күбесенә хас түгелме әллә?! Дәвамы булырга тиештер бит дип өметләнеп йөрсәм дә, кабат бу хакта сүз кузгатырлык җай чыкмады. Хәер, танылган язучы белән серләр бүлешә торган яшьтә дә түгел идем. Төбенә тоз коеп нидер ачыклау дәрәҗәсенә җитмәгән иде дуслыгыбыз да. Ләкин телдән ычкынган сүз сер булудан туктый. Уйландыра, борчый. Мөмкинме мондый хәл дип баш ватасың. Әмма бер үк сукмаклардан атласак та, еш очрашып, әңгәмә корып утырулар насыйп итмәде безгә язмыш.   

Узган гасырның җитмешенче еллары иде әле бу. Фаҗигале шәхес культы чоры, корбаннар хакында җәелеп сөйли торган чак түгел. Зыялы, милләт горурлыгы булырлык күпме асыл затларны кулга алып җәзалаганнар. Ирләре артыннан йөкле хатыннарны да алганнар. Аямаганнар. Гаепсезгә хөкем ителгәннәрнең дә, исемнәре кайтты кайтуын. Соңрак...   

Танылган журналист, язучы Диләра апа Зөбәерованың затлы нәселнең затлы баласы икәнен, нәсел-нәсәбе мәгърифәтче галим Таҗетдин Ялчыголга ук барып тоташканын ишеткәнем бар иде. Талантлы каләм ияләренең күбесенә хас сыйфат – беркатлылык, хыялыйлык та аңа ят булмагандыр, бәлки. Диләра апаны сүзен җилгә очырмый торган җитди ханым дип уйлый идем. Язмышлардан узмыш юк, дисәләр дә аңа гел аркасы белән торган ул дию дөрес үк булмастыр. 

1930 елның 9 гыйнварында якты җиһанга тәүге авазын салган кызның туган җире Сарман районы Күтәмәле авылы дип акка кара белән язылган. Җидееллык мәктәптән соң ул Алабуга педагогика көллиятенә укырга китә, анда алган гыйлем генә канәгатьләндерми, аны тәмамлауга, Казан дәүләт педагогика институтына юл ала. Шигырь язу белән мавыккан Диләра диплом алуга китап нәшриятына – яшьләр һәм балалар редакциясенә мөхәррир булып урнаша. Каләм тибрәткән, әмма әлегә әдәбият даирәсендә билгесез яшь кыз өчен бәяләп бетергесез зур бәхет, тормышта юлың уңу, уң килү дип юрарлык хәл инде бу. әзер повесть, хикәяләрне редакцияләп, буш вакытта тәрҗемә белән дә шөгыльләнеп тыныч кына яши бир. Иҗат ит! Биек үр дип хыялланган яшь иҗатчы кызыгырлык дөнья... Ләкин сикәлтәсез шома юл Диләра өчен түгел шул. Тормыш ыгы-зыгысында яна-пешә кайнамый, якты образлар иҗат итәрлек кешеләр очратмый, яхшы-яманын үз башыңнан кичерми торып укучы күңелен җәлеп итәрлек әдәби әсәр тудырып булмасын сизенә: язучы булуны максат иткән кыз авылга китә. Чүпрәле районы мәктәпләрендә укытучы, мәгариф бүлеге инспекторы вазыйфаларын башкара. Тырышлыгын күреп, район газетасына чакырып алалар. Бераздан «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан») газетасының Зәй районы буенча үз хәбәрчесе итеп тәгаенлиләр. 

Әдәбият мәйданында хатын-кыз ат уйната торган чорга ерак иде әле. Дөрес, прозада балалар язучысы Ләбибә Ихсанова танылып килә, шигърияттә... нечкә күңелле, хис белән яши торган нәзберек кызлар үз сүзен әйтергә омтыла. Күңел халәтен, кичерешләрен шигъри тезмәләргә салып карамаганы сирәктер, әмма исем-дан яулау кемнәргә генә тәтегән соң әле?! Табигать тәгаенләгән вазыйфасы шундый ич аның: утырып калудан куркыпмы, кыз-кыркын тизрәк кияүгә чыга, бала таба, берне, икене... Бәби бага, бетмәс-төкәнмәс гаилә мәшәкатьләре суыра-йота аны, иҗат ялкыны сүрелә, арткы планга чигенә, бөтенләй сүнәргә дә күп сорап тормый. 

Диләраның да улын үстерәсе бар, ир карау-көйләү мәшәкатьләре тагын... Әле дә ярый, тынгысыз журналистның язу сәләтен күреп, «Азат хатын» журналына эшкә чакыралар. 

Диләра Зөбәерова, Кояш Тимбикова, Мәдинә Маликова... Ике тәкә башы бер казанга сыймый дигән булалар тагын! Ничек кенә сыя әле! Өчесе өч төрле холык-фигыльгә ия талантлы өч кыз, берсе-берсеннән уздырырдай булып иҗат дәрьясына чума. Көндез эш: командировкалар, бөтен кыйтгаларга тарала торган бердәнбер хатын-кызлар басмасын кызыклы, укылышлы, шәп итү өчен мәкалә, язмалар иҗат итү, ә төн... Хикәя, бәяннар өчен иң кулай вакыт төн инде! Менә монда «ике тәкә башы» – (гаилә+иҗат) сыешмаска да мөмкин. Ләкин... Талант дигән серле җимнең тарту көчен бер татыгач, туктау кыендыр шул: язасы да, язасы килә! «Өч йолдыз» булып кабынган әдибәләр арасында ул чорда нык танылганы, иң өметлесе һәм талантлысы дип саналганы Диләра Зөбәерова иде дисәм, арттыру... Булса да чыпчык борыны кадәр генәдер. «Дустым авазы», «Куш өянке шаһит», «Кыр чәчәге» повестьларын, тирән мәгънәле, җиңел укыла торган, матур тел, гаҗәеп бизәк-образлар белән иҗат ителгән хикәяләрен укымаган татар кешесе аздыр, мөгаен. Ул чорда гынамы, хәзер дә укучы яратып укырлык әсәрләр бит алар. Китап сөючеләр күңелен ни белән җәлеп итте соң ул? Җырлап торган йөгерек, мамыклы, ягъни образлы матур теле, үзенчәлекле язу стиле һәм халыкчан образлары белән дисәк... Диләра апа мәктәп тормышын үзәккә куеп, укытучылар турында яза. Үзең күргән-кичергәннәрне тасвирлау кызык та, кыен да. Бәләкәй авылда да бар күңелен, җанын биреп, бер класста дүрт сыйныфны җыеп укыткан укытучылар бар иде. Ихлас, самими, саф хис-кичерешләр, беренче мәхәббәт, ялгышлар, хыянәт ачысы, кеше җанын үрти торган гайбәт сүз...  Мәңгелек тема. Ни аяныч, күп авылларда мәктәпләр дә юк шул инде хәзер. Ә сагындыра! «Мине язганнарымнан эзләгез» дип кайчан, кем әйткәндер, кем әйтсә дә, хак әйткән. Чөнки талантлы, намуслы әдип әсәрендә үзе күргән-белгән вакыйгаларны, үз кичерешләрен ышандырырлык итеп тасвирлый. Телиме-теләмиме – тормышка, хәл-вакыйгаларга үзенең карашы, үз холкы чагыла. Диләра апаның геройлары – Назиләләр, Ләйсән, Ленизалар, бер караганда, беркатлы, самими, хата-ялгышлардан да хали түгелдер, кеше сүзе, гайбәт-мазар дип саф, чиста мәхәббәтләрен дә җуюлары ихтимал, ләкин үзәге нык, вөҗданлы алар. 

Әдибәнең үзен дә балалар кебек беркатлы, ихлас, самими итеп хәтерлим һаман да. 

 

          Соңгы очрашу 

 Иҗат ялкыны сүрелдеме, арыдымы, «Азат хатын»нан пенсиягә киткәч, язу күәсен югалттымы – яңа әсәрләре күренмәде Диләрә апаның. Ирен югалтканына да байтак гомер узган иде инде. Терәге, таянычы булыр дип сөеп-яратып үстергән бердәнбер улы да фаҗигале төстә һәлак булды. Үсеп буй җиткергәч, очраклы хулиганнар кыйды аның җанын. Мондый авыр сынаулар рухы нык булган теләсә кемне дә аяктан егар иде. Ә монда... Җанны бораулап, набат булып яңгыраган: «Мин төрмәдә туганмын!» дигән уй тынгылык бирмәдеме әллә дип тә уйлыйм. Бәлки алай да түгелдер. Юатасы иде дә... Картлык – шатлык түгел. Шулай дисәләр дә, кем туйган дөньядан? Әле тагын, озаграк яшәү ихтималы күңелне җилкендерми дисәләр, ышанмагыз! Яшисе килә бит! Әмма яшебез барган саен, картаю – карт аюга ияреп килә торган авыру-сырхау, күңел төшенкелегенә бирешмәүнең бердәнбер, күптән сыналган ысулы, хәл кадәренчә эшләү диючеләр ялгышмыйдыр, шәт. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка әйтмәгән зирәк ил картлары. 

Реклама

 Диләра апаның соңгы араларда нык кына авырганын, хастаханәдә ятуын ишеткән идек. Хәлен белешеп кайтырга кирәк дигән уй җанны бимазалап тора торуын, тик... кайсы хастаханәдә ятканын белмибез. Яшәгән фатирына барып килдек, ишек ачучы юк. Димәк, йортында беркем дә яшәми. Язмыш мәрхәмәтле булмаганмы аңа... 

Аның белән бер чорда, бергә эшләгән, хәл кадәренчә аралашкан, иптәш, дус булып йөргәннәрдән сораштырып карасак та, «белмим», «янына кертмиләр» ише җавап кына ишеттек. Журналист була торып, Казан кадәр Казанда исем-аты билгеле әдибәне таба алма, имеш. Әгәр эзләнүгә Мәдинә Авзалова кебек җитез, җор журналист тотынсамы? Таптык бит! Әлегә карантин-мазармы, кайчан килергә яраганын хәбәр итәрбез, дип ышандырсалар да, вәгъдәләрен оныттылар шикелле. Хастаханәгә көн дә шалтыратып аптырата торгач, ярар, «бүген үк килегез», дигән җылы сүз ишеттек. Алдан алып куйган, күчтәнәчкә дигән тәм-том таралып бетә язган. Юл уңаенда сатып алырга ниятләп тиз генә чыгып та киттек, килеп тә җиттек. Шул сәгатькә килегез, дисәләр дә, шактый көтәргә туры килде: Диләра апабызны йогышлы авырулар бүлегенә салганнар икән. Табигый, диагнозы белән кызыксындык. Безне озатырга алынган табибә кулын гына селтәде: «Бернинди дә йогышлы авыруы да юк. Картлык аның чире. Монда тынычрак», – дигәч, без дә иркен сулап куйдык. 

Зур гына бүлмәдә ул ялгызы иде. Өч ятакның икесе буш. Җәймә-япмалары чиста (күренеп тора: яңарак кына җәйгәннәр!), карават почмагында посып кына утыра Диләра апабыз. Үзе арык. Моң-сагыш тулы күзләре генә кыр чәчәгенә охшаш зәңгәрлеген җуймаган. Ябык, йончу йөзендә оялумы, куркумы – нидер посып тора сыман. Шатланып аралашу өчен хастаханә кулай урын түгел. Ике арадагы киеренкелекне йомшартырга теләп, бәләкәй өстәлгә күчтәнәчләребезне тездек. Чит җирләрдә үсә торган җимешләргә артык исе китмәде Диләра апаның, яшел алмага сузылды. Әйткәнемчә, витамины күбрәк булмасмы дип, юл уңаенда кибеттән сатып алган ямь-яшел алма иде ул. Юылмаган! Сөенечкә, янәшәдә генә кран бар, су да агып тора икән. Мәдинә йөгереп кенә алмаларны юып китерде. Ә Диләрә апа, күзләрен челт-челт йомгалап, нәүмиз сабый бала кебек утыруын белә. Нинди хата ясаганыбызны сиздек сизүен, әмма соң иде инде. Яшел алма, әлбәттә, җылы яклардан китерелгән, сәламәт кешенең дә теше үтмәслек каты булып чыкты. Ә ул, нарасый җан, үз бакчаларында үскән йомшак, әчкелтем тәмле, сусыл җәй җимеше дип белгәндер, мөгаен. Бу очрашуга ничә еллар үтте, шул күренеш, елыйсымны китереп, һаман күз алдымнан китми. Таш кебек каты яшел алманы капмакчы була.  Әфлисун, өрекләрне дә юып алдына куйдык, берсенә дә кагылмады. Мәдинә, җитез генә чыгып, пычак табып алып керде. Турап бирмәкче идек. 

Ә Диләра апа куш учына йомарлаган алманы кулыннан ычкындырмый, мөлдерәп безгә карап тора. Сүз дә ялганып китә алмый. 

– Диләрә апа, хәлләрегезне беләсебез килгән иде. «Сөембикә»леләрдән күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр сезгә, – дидек икебез беравыздан. 

– Рәхмәт. Хәлләрем ярыйсы әлегә! – Шул булды җавап. 

– Безне танымыйсыздыр да инде. Бу – Мәдинә Авзалова, мин – Роза Мулланурова. 

– Ничек инде белмим, беләм. Роза Мулланурова – минем дәвам ул. Минем кебек яза торган язучы. Яратып укыйм язганнарыгызны. Каләмле кызлар сез. Шулай дәвам итегез! – диде. Йөзе ачылып китте. Тәмләп чәй дә эчтек. 

Ни аяныч, бу безнең соңгы очрашу, соңгы күрешү һәм... хушлашу булган. Күп тә үтми, 2000 елның 15 декабрендә самими җанның бизәге – кыңгырау чәчәге төсле зәңгәр күзләр мәңгегә йомылды. Аңа 70 яшь тулган гына иде әле. 

Һичшиксез, Ходай аны талантлы итеп яраткан. Ходай бүләге әҗерсез булмый, сынауларны да мул бирә ул яраткан кешесенә. Дан-дәрәҗә белән генәме, ялгызлык белән дә сыный адәм баласын. Ә талант? Чиреге булса да хуп, тик аның янына тагын өч чирек үҗәтлек, тырышлык, елгырлык кирәк шул. 

 Туган-тумача, кардәш-ыру җыелышып, мул табын корып, Коръән укытып, Диләра апаны искә алу мәҗлесе уздырдылар. Мине дә чакырганнар иде. Исем-аты илгә-көнгә билгеле туганнары арасында утырганда әдибәне сагынып, мәңгелек дип без табынган дөньяның шулкадәр дә фанилыгын уйлап тетрәндем. 

Җиһанга адәм баласы, елап, ялгыз килә, бер оекбаш та алмый, ялгыз китә дә. Әмма язучының күңел көзгесе – китаплары кала. Әсәрләрендә, бәлки, аның җаны яшидер. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 9 февраль 2020 - 19:54
    Без имени
    Исем-аты илгә-көнгә билгеле туганнары арасында утырганда... Күпме бөек кешеләр шундый авырудан җәфаланган. Ялгыз булганнарның да туганнары бар, кайберләрен шәфкатьле туганнары карый. Диләрә апага ул яктан не повезло. Урыны Җәннәттә булсын, бигрәк балаларча самими иде ул.
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 25 февраль 2020 - 08:35
    Без имени
    Мин билгеле матур итеп яза белмим лэкин мин автор б,н килешмим. Мин ирекле кош диюгезне бэхет димэс идём. Без 37 ел гомер итэбез аллага шокер. Чит иллэргэ йормэдек лэкин мин узем не бэхетле дип эйтэ алам ике бала устердек, оныкларыбыз ны соеп туя алмыйбыз. Яратышып ойлэнешмэдек, лэкин бер _беребездэн башка Яши алмыйбыз. Хазер кызлар га ботен нэрсэ сразо кирэк акчалы, машиналы, квартиры... Барысын бергэ табу турында куп кызлар уйламыйда. Шуна ялгыз кызлар куптэ инде.
    Ирек хакы
  • 25 февраль 2020 - 09:21
    Без имени
    Ботен эшемне ташлап укып чыктым....бер сулыштан............Искиткеч👍💕
    Кеше белән кеше юкка очрашмый
  • 25 февраль 2020 - 10:11
    Без имени
    Сезнен камыр белэн пешереп карыйм эле буген,аллага тапшырып.
    Төче камыр рецепты
  • 25 февраль 2020 - 14:44
    Без имени
    Алланын рэхмэт булсын, шундый матур язылган эсэров очен
    Ай сылуы-5
  • 25 февраль 2020 - 15:14
    Без имени
    Шундый тирэн эчтэлекле, фэhемле эсэр. Мин узем дэ мина авырлык салганнарга якшылык эшли-эшли качтым. Жаным тыныч шуна. Бэхет бит ул шулай булу. Бик ошады, рэхмэт авторга.
    Битлек
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...