Каберен генә булса да белсәк

miliausha76
Авылдашыбыз, сугыш чоры баласы Фирая апа Мөхәммәтшина турында кызы Гөлфинур Низаметдинова язып җибәрде.
Минем Әнием Мөхәммәтшина Фирая Сөләйман кызы сугыш чоры баласы. Ул 1934 нче елның 8 нче декабрендә Баландыш авылында дөньяга килгән. Сугыш башланганда аңа нибары 7 яшь кенә була.Әнием белән әбием тормыш дилбегәсен икәүләп тарталар. Бабаем, әниемнең әтисе ул чорларда Казанда институтта әдәбият бүлегендә 2 нче курста укып йөргән.Сугыш башлангач юкка чыккан. Хәзерге көнгә хатле бабаебызның кайда югалганын, каберен дә белмичә яшибез. Әнием яшьтән үк бухгалтер булып эшләде. Эш стажы 50 ел. Үз эшен бик яратып башкарды. Әти-әниебез без 4 балага югары белем бирделәр. Тормышны яратырга, кешеләргә миһербанлы булырга өйрәттеләр. Сабыр җанлы әниебезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез. Безнең терәгебез һәм киңәшчебез ул. Минем алган дәүләт бүләгендә дә әти -әниемнең өлеше зур. Язмамны әниемнең теләкләре белән тәмамлыйсым килә. Җир йөзендәге һәрбер кеше сау-сәламәт яшәсен. Дөньялар тыныч һәм имин булсын!
#тылбатырлары#сугышчорыбалалары#ТАССРга100ел#БөекҖиңүгә75ел#Баландышавылкитапханәсе#көтәбелгәннәрполкы#сөембикәжурналы
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...