Тукай музеен төзекләндерүчеләр тарихи ядкарьләр тапкан

“Шамил йорты”, хәзерге вакытта Г.Тукайның әдәби музее капка баганалары астында бер гасырдан артык яткан ат дагалары табылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Г.Тукайның әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова әйтте.

“Ремонт эшләре вакытында бинада элеккеге кайчылар, пыяла савытлар, чынаяк ватыклары һәм борынгы үзенчәлекле кадаклар чыкты, – ди Гүзәл Төхвәтова. – Иң кызыклысы урамдагы капка баганалары астында ике якта да ат дагалары табылды. Яңа экспозициядә “Шамил йорты”нда табылган бу тарихи байлык та урын алачак. Шулай ук, тагын бер сөенечле яңалыгыбыз бар. Казанда булмаган, Петербургта гына сакланып калган Г.Тукайның “Сабитның укырга өйрәнү” китабы электрон вариантта бүгенге көндә музейга кайтартылды. Бу тарихи ядкарь Г.Тукай музеенда эшли башлаячак “Тукай үзәге” ндә урнашачак. Әлеге басма бик матур, үзенчәлекле, төсле рәсемнәр белән бизәлгән. Тукайның бу китабын үз музеебызда, ягъни “Тукай үзәге”нә урнаштыра алуыбыз белән горурланабыз. Үзәк урнашкан бүлмәдә электрон өстәлләр куела, анда Габдулла Тукай турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплап бирергә тырышачакбыз. Тукай үзе исән вакытта нәшер ителгән китапларының электрон вариантын да тәкъдим итәчәкбез. “Тукай үзәге”нә язучылар, укытучылар шагыйрьнең төрле китапларын алып килә. Әлеге китаплар белән якын киләчәктә музейга килгән тамашачылар да таныша, куллана алачак. Китапны кулга алганда, ни рәвешле, кем тарафыннан бирелгәнлеге хакында да мәгълүмат биреләчәк. Гомумән музей бинасы тулысынча яңартылып килә. Монда без музей хезмәткәрләренә дә Тукайның иҗатын, аның шәхесенә нисбәтле фактларны туплап күрсәтү өчен зур җирлек тудырыла. Шагыйрьне һәр яктан ачу өчен материаллар тагы да күбрәк булачак. Эшчәнлегебез дә киңрәк масштабта алып барылыр, дип өметләнәбез”.

Г.Тукай музеен төзекләндерү эшләренә заказ бирүче – “ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе. Архитектор-рестовраторы Лилияна Иванова. Проектны "Татинвестгражданпроект" оешмасы төзегән.Г.Тукай музееның яңартылган бинасы быел декабрь азагына музейчылар карамагына тапшырылачак. 

Ремонт в музее Тукая

Белешмә өчен: Габдулла Тукайның әдәби музее Иске Татар бистәсендәге “Шамил йорты”нда урнашкан. Заманында беренче гильдия сәүдәгәр Ибраһим Аппаков йорты булган. 1884 елда Ибраһим Аппаков Бибимәрьямбану исемле кызын Кавказда милли-азатлык көрәшен җитәкләгән атаклы Шамилнең уртанчы улы, отставкадагы генерал-майор Мөхәммәтшәфигә кияүгә бирә. 1904 елда ире Мөхәммәтшәфинең вафатыннан соң, Бибимәрьямбану йортны сәүдәгәр Вәлиулла Ибраһимовка сатып, балалары белән Петербургка күченә. Танылган кондитер Вәлиулла Ибраһимов “Шамил йорты”нда да кәнфит җитештерү эшен оештырып җибәрә.

Соңрак чорларда йорт төрле максатларда файдаланыла. Музей ачылганчыга кадәр биредә коммуналь фатирларда утызга якын гаилә яшәве мәгълүм.

1984 елда “Шамил йорты”н Габдулла Тукайның әдәби музее карамагына тапшыралар. Ә тагын ике елдан, шагыйрь­нең тууына 100 ел тулган елны, музей ишекләрен ача.

Тукайның “Шамил йорты”нда булу-булмавы турында төгәл генә мәгълүматлар юк. Тарихчы Булат Солтанбәковның әйтүенә караганда, 1890 еллар уртасында Мөхәммәтшәфи янына аның беренче хатыныннан туган улы Мөхәммәтзаһит килә торган булган. Зыялы, мәгърифәтле бу егет тиз арада татар яшьләренең мәхәббәтен яулаган. Беренчеләрдән булып мөселман хәйрия җәмгыяте, татар телендә спектакльләр куюны оештырган. Шул елларда “Шамил йорты”нда алдынгы карашлы татар яшьләре җыелуы, алар арасында Тукайның да булуы ихтимал.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/28/153266/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 8886
    6
    149
  • Йөрәк эшләре табибы Тормышымны үзгәртергә булдым! Елап торган балаларым да, нәрсә әйтер икән, дип уйларга ирем дә юк. Чит шәһәрдән үз һөнәрем буенча хезмәт урыны табу да авыр булмады. Интернет заманы барысын да хәл итә. Эшемдә гариза яздым да чемоданымны җыеп, чыгып киттем. Ә чит шәһәрдә мине Ул көткән булган икән... 
    5870
    4
    120
  • «Кызым-йолдызым... » Бу язманы мин башкача күз алдына китергән идем. Галия ханымның (исемнәр мәгълүм сәбәпләр аркасында үзгәртелде) сүзләреннән соң юрист комментарие торырга тиеш иде. Соңгы минутта кире уйладым. Кешелек кыйммәтләре дигән нәрсә бар тормышта. Намус бар. Алар барысыннан да өстен! Моның шулай икәнен тормыш бүген булмаса, иртәгә раслаячак.
    8275
    9
    106
  • 6114
    6
    70
Соңгы комментарийлар
  • 29 март 2020 - 17:30
    Без имени
    Өйда генә утырып эшләучеләргә өмет зурдан безнең! Тарих битләрендә безне язырга онытмагыз! Без тулы режим белән эшлибез!!! Иртәнге сәгать 8 дән кичен 8 гә кадәр!
    «Сакланганны – саклармын» (Көндәлек) Беренче көн: 28.03.2020
  • 30 март 2020 - 08:01
    Без имени
    Бишек жыры итеп барлык монлы койлэрне дэ койли идем. Колhу алланы да, элхэмне дэ. Бала гына тугел, узем дэ тынычлана идем!
    Бишек җыры 
  • 28 март 2020 - 07:20
    Без имени
    Дәвамын күптән көтәм идем.Әйбат булыр Аллаһы бирса.Укыганда күзләр яшьләр чыкты.Кыз баланың язмышы кыл өстендә,бик җәлләдем.
    Бәхетле итәрменме? -2
  • 28 март 2020 - 16:06
    Без имени
    Ак булган хатынын белэн, кук була белергэ дэ кирэк диде бер ир кеше, урнында яткан хатынын куп еллар карап, мэнгелеккэ озаткан ул.Бик шатмын, бу кадэр эйбэт тормыш иптэшен булгач.Эйткэн бит ул минем кулларым да, аякларым да дип.Яшьлэр чыкты кузлэрдэн.Э куп бит, менэ дигэн булган да, сау сэлэмэт хатынын калдырып чыгып китучелэр.Аларга ни житми икэн???
    Батырлык дәресе
  • 28 март 2020 - 12:53
    Без имени
    ...😰😰😰 Аллахы тэгалэне пэрдэсез курергэ насыйп булсын ярабби... Яшльлектэн кунелемдэ уелып калган « Яралы жан, жанлы яра.. Жанын булса, янмый кара...» Кунеллэрне мэнгегэ яралап китте Роберт эфэнде...😰😰😰
    Яланаяк кичәм Сөнне...
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...