Җиңү бәйрәменә –  фотокүргәзмә

                                   

«Татмедиа» агентлыгы галереесында фотограф Фәрит Гобәевнең Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган фотокүргәзмәсе ачылды.  

 

«Җиңү бөтенебезгә бер» фотопроекты буенча эш биш ел элек башланган. Фәрит Гобәев Татарстанның 45 районын әйләнеп чыгып,  сугыш утында булганнарны фотога төшерә. Экспозициядә  Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең портретлары тәкъдим ителгән. Фотограф аларны күнегелгән урыннары –  өйләрендә сурәткә төшерә. Беренче күргәзмә 2015 елны Казан Кремле Манежында ачыла. Аннан соң фотоларны Мәскәүдә, Татар Республикасы вәкиллегендә, Россия журналистлар союзының «Фотоцентр» берлегендә карадылар.  

Фәрит Гобәев – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия рәссамнәр союзы һәм Россия журналистлар союзы әгъзасы. 35 ел республика матбугатында эшли. 30 шәхси күргәзмәләр авторы.  

 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...