27 март 2020 яңалыклары

  • 27 март 2020 - 22:22
    Елның иң яхшы актерлары билгеләнде
    Республиканың төп театраль премияләрен тапшыру “Тантана”сы быел тамашачыларсыз узды.  
    415
    0
    0
  • 27 март 2020 - 17:20
    Өйдән чыкмый гына концертларга «йөрибез»!
    ​​​​​​​Татар эстрада артистлары коронавирус инфекциясенә таралуга юл куймас өчен, халыкка өйдән торып кына җанлы концерт карау мөмкинлеге бирә. Әлеге кешелеклелек акциясен 25 март көнне Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов башлап җибәргән иде, кичә эстафетаны Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин дәвам итте.
    512
    0
    1
  • 27 март 2020 - 15:09
    Яшәү яме хезмәттә
    ​​​​​​​1969 елның июне. Кукмара районының Ядегәр авылына сугыштан гарипләнеп кайткан, кулыннан һәртөрле эш килә торган гаилә башлыгы, өлгергәнлек аттестаты алган уртанчы кызын янына утыртып, җайлап кына сүз башлый: «Председатель Гафият абыең: «Суфия булдыклыга охшап тора, фермага сыер саварга менмәсме икән?» – ди.
    558
    0
    0
  • 27 март 2020 - 14:50
    Үз җиренең үз гөле
    1966 ел. 19 яшьлек Галиягә тиз арада идарәгә килеп җитәргә кушалар. Казаннан корреспондентлар килгән икән. «Азат хатын» журналына фотога төшерергә телиләр икән уңган кызны. «Китегезче, – ди кыз. – Миннән алдынгыраклар да бар ич», – ди. Тик озак икеләнеп-нитеп торырга урын калдырмыйлар аңа: совхоз директоры үзенең кошовкасын җибәрә.
    538
    0
    0
  • 27 март 2020 - 14:38
    Тар сукмактан – зур юлга
    ..Бер шалтыраттым: «заводта», диделәр, аннары цехны тикшерергә кереп киткән булып чыкты, икенче шалтыратканымда киңәшмәгә җыена иде... Менә нинди икән ул авылның бүгенге хуҗабикәсе – эшмәкәр ханым! Күз алдына нык ихтыярлы, корыч холыклы, башы-аягы белән эшкә чумган, теләсә кайсы четерекле мәсьәләдән чыгу юлын таба белгән «тимер леди» образы килеп басты.
    551
    0
    0
  • 27 март 2020 - 14:29
    Камышлының «ашыгыч ярдәме»
    Ул бай инвестор да, иганәче дә түгел. Ләкин аның тырышлыгы белән Камышлының әле тагын унбер өендә ут яна, унбер йортның нигез җылысы сүрелми.
    547
    0
    0
  • 27 март 2020 - 14:17
    Гап-гади бәхет
    «Рәхәтләнеп эшлибез, әле кичен концерт булса, клубка чыгарга да хәл кала. Авылларны бетә диләр, без аңламаган әллә нинди җилләр дә исештерде, Нәзилә кебекләр булганда, бетми ул авыл, гөрләтеп яшибез әле!» Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авылы басу түрендә эшләгән өлкәннәр сөйли.
    281
    0
    0
  • 27 март 2020 - 13:56
    Бөгелгән бил – сынмас
    ​​​​​​​Сезнең авылда лаеклы ялга чыккан өлкән апалар көннәрен ничек үткәрә? Кызык сорау, бөтен өлкән кешеләр кебек үк өй тирәсендә кайнашып, оныкларга күз-колак булып, телевизордан сериаллар караптыр инде, дисезме? «Бөтен өлкән кешеләр кебек» дип әйтеп ялгышмыйсызмы икән? Бәйрәкәдә, мәсәлән, алай түгел.
    211
    0
    1
  • 27 март 2020 - 13:44
    Арча мичуринчылары
    Аралашкан өч-дүрт сәгать эчендә яшелчәчелек буенча тулы бер курс белем алдык без алардан. Сату өчен бәрәңгенең кайсы сорты кулай булуын да, базарга нинди кәбестә алып чыксаң оттырмаячагыңны да, яшелчәләр уңсын өчен җирне ничек эшкәртергә кирәклеген дә, нинди чүп үләне үсүгә карап, нинди ашлама кертәсен дә белдек.
    823
    0
    2
  • 27 март 2020 - 13:22
    Алтынчы буын балчы
    ​​​​​​​Биек өрәңге агачына менеп, сарган умарта кортларын җыеп төшкән кечкенә кызга соклана да, аптырый да авылдашлары – Лаеш районы Кече Елга халкы. «Сине Казаннан алыштырып кайтарганнар», – ди аңа әбисе белән бабасы яратып. (Болай дип әйтергә сәбәбе бар!) Ә шук кыз Баһаутдин нәселе дәвамчысы булуын раслый: умартачылык белән шөгыльләнә һәм бабасы кебек үк үткәннәр белән кызыксына. «Минем өчен яңалыкның бәясе юк, ә менә тарих – бәһасез», – ди Гәүһәрия ханым Вәлиуллина.
    347
    0
    0
  • 27 март 2020 - 12:01
    Сары диңгез
    – Машина сайлыйсың икән – мң шәбе булсын, ә үрдәк икән – иң токымлысы! Уенын-чынын кушып сөйлиләр! Җөмләнең беренче өлеше турында әйтә алмыйм, әмма икенче өлеше... Аңа барысы да сыйган! Үрдәк, аны үстерү турында ничә сәгать сөйләп була? Берме, икеме, бишме? Минем хәзер моңа җавабым бар: әгәр ул Темп токымлы үрдәк икән – тәүлек буе!
    219
    0
    2
  • 27 март 2020 - 11:50
    «Бездә шулай савалар...»
    Ишекне ачып керүгә үк иң «крутой» мегафермаларның берсенә килеп эләгүебезне аңладык.
    177
    0
    0
  • 27 март 2020 - 11:44
    Гомер озынлыгы дүрт ел
    – Бау түгел, нигә скакалка сайлаганмындыр, анысын белмим... Ничектер бер күзем төшеп: «Менә бит миңа кирәк әйбер», – дип уйлаганым истә... Шуннан соң ул гел күз алдымда ятты. Үзе – кызыл, тоткалары зәңгәр төстәге скакалка... 
    3399
    0
    17
  • 27 март 2020 - 11:36
    Хәерле эш
    «Әле ярый ул вакытта эштән китәргә мәҗбүр иткәннәр. Кайчандыр аяк чалган кешеләргә хәзер рәхмәт әйтеп бетерә алмыйбыз. Җай чыкса, чакырып кунак та итәр идек әле», – диләр Рәзимә һәм Радик Бариевлар. 
    624
    0
    1
  • 27 март 2020 - 11:30
    Яланаяк кичәм Сөнне...
    Роберт абый Миңнуллин белән шактый аралашырга туры килде. Бердән, якташлар: икебез дә Сөннән.
    562
    1
    3
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар