Туй күлмәге өчен генә

Ак туй күлмәге киеп, ак мендәрләргә басу турында кызлар инде башлангыч класслардан ук хыяллана. Кайчак бу хыял кыз баланы уйланмаган адымга да этәрә. Үзен принцесса итеп тоеп, дус кызлары алдында берсеннән-берсе матуррак туй фотолары белән мактану, ир хатыны дигән яңа статус ымсындыра. Гаилә корыр өчен әзер түгеллектә, ул кешене юньләп белмәүдә дә эш юк, иң мөһиме – дуслар алдында мактанырга булсын. Кайбер кызларның гамәлен мин шулай бәялим. Гәрчә, ирем белән үзебез дә иртә өйләнештек. Миңа – 20, аңа 21 иде. Өстәвенә, укуым да тәмамланмаган. Баштагы мәлләрдә гаилә тормышы бик җайлы гына бармады. Тәҗрибәсезлек, яшьлек, юләрлек инде... Үз балаларымның бераз өлгеребрәк, дөньяны күребрәк, кешеләрне белебрәк гаилә арбасына җигелүләрен телим.

 

Лена белән улларыбызны шахмат түгәрәгенә йөрткәндә танышып киттек. Аның улы Кирилл белән безнең малай –  яшьтәшләр. 9 ел параллель классларда укыдылар. Лена белән юлларыбыз янәшә барды. Гел йөрешеп торган дуслар булмасак та, очрашканда үзара балаларыбызның хәлләрен сораша, яңалыклар белән бүлешә идек.

9 нчы класстан соң Кирилл училищега укырга китте. «Югары белем бирергә акчам юк. Теләсә, үзе эшләп укыр», – диде аны ялгызы гына үстерүче әнисе. Инде ул чакта ук Кириллның йөргән кызы бар иде. Ничектер, иртә өлгерде Ленаның малае.

Иртән эшкә барганда кайчагында Ленаны очратам: этен йөртергә алып чыккан чагы була. Сүз, әлбәттә инде, балаларга барып ялгана. Узган ел аның улы эшкә урнашкан иде. Яңа ел алдыннан шактый гына сөйләшеп тордык. Аның әйткән яңалыгы мине аяктан ега язды: Кирилл өйләнгән. Шунда ук күз алдыма үземнең улым килеп басты. Юу-ук, нинди өйләнү әле аларга?! Кириллга яңа гына 20 тулды. Иртәрәк түгелме соң?

«Ниткән иртә булмаган, – дип авыр сулады Лена. – Хезмәт хакы 20 мең. Килен әле укып та бетерәмәгән, шул бер Кириллның хезмәт хакына яшиләр. Икесен дә алдан ук кисәттем: миңа ышана күрмәгез, сезгә ярдәм итәрлек мөмкинлегем юк, дидем». Ленаның ун еллаптыр инде инсульттан соң урын өстенә калган әнисен караганын беләм. Тормышның очын-очка ялгап, чак алып бара. «Нигә ашыктылар соң? Әллә бәби көтәләрме?» – дим. «Менә мин дә иң беренче шушы сорауны бирдем. «Ашыйкмыйсызмы?» – дидем. «Әни, мин Наташага (анысы хатыны була инде) каршы килә алмыйм. Аның тизрәк туй итәсе килә, – диде улым. – Без бит инде аның белән күптән йоклап йөрибез». «Йоклап йөргән өчен генә өйләнешмиләр бит хәзерге заманда. Нинди акчага, кайда яшәргә җыенасыз соң?» дигән соравыма улым кулын гына җәйде», – ди Лена.

Туйдан соң кайда һәм ничек яшиселәрен уйлап та бирмәү әле бер хәл, Наташаның туйны зурлап уздырасы килгән. Югыйсә Ленаның әйтүе буенча, ул да артык бай гаиләдән түгел. Әмма әти-әнисе кызларының һәр теләген үтәп үстергәннәр. Бу юлы да алар кызларының теләгенә каршы килмичә, туйны егет ягы белән бүлешеп уздырырга килешкәннәр. «Урталай бүлсәң дә, шактый чыгымлы бит әле ул?» – дип сорыйм, Лена өчен борчылып. «Әнинең пенсиясен үлемтеккә дип җыеп барган идек. Шуны тотарга туры килде. Ә Наташаныкылар кредит алдылар. Әле ярый бурычка керәсе булмады дип куанам, – ди Лена. – Туйга тотылган чыгымнарга көенмим, башкасы сагайта. Улым белән йөргәндә ошата идем мин ул кызны. Баксаң, кешене бөтенләй таный белмим икән. Туйга әзерләнгәндә үк күрсәтте үзенең чын йөзен. Күлмәкнең дә кыйммәтлесе кирәк, чакыруларның да кибеттән сатып алганы ярамый. Берәр нәрсә аныңча булмаса, истерика куптара, нәни бала кебек киреләнә. Аның тирәсендә бөтерелеп, бөтен капризларына ләббәйкә дип торган улыма да, кода-кодагыйларга да шаккаттым. Менә бит кеше ничек булдыра! Бөтенесен үз кубызына биетә. Улыма әйтеп-әйтеп карадым да, кул селтәдем. «Ул шулай теләгәч, мин нишләтим инде», – ди дә тора».

Ике яктан да әти-әниләр берләшеп, яшьләргә бер бүлмәле студия арендалаганнар икән. «Туйдан соң башта сәяхәткә барып кайттылар әле. Анысы өчен улым кредит алган. Хәзер әнә шул 20 мең сум хезмәт хакыннан ул кредитны да түлиләр. Наташаның үзенең әллә ни кымшанасы килми: «Мин укыйм бит әле», – ди дә тора. Тырышкан кеше өйдә утырып та акча эшләү җаен таба бит бүген. Кайчан килсәң дә, өйләрендә ашарга юк үзләренең. Наташа лекцияләрдән соң дус кызлары белән әле – анда, әле монда киткән булып чыга. Күңел ачарга бик тә ярата инде. Анысына гаҗәпләнмим, яшь кеше бит, йөрисе киләдер, билгеле. Ләкин кияүгә чыкканда нәрсә уйлаган ул? Аптырагач, улыма эштән соң туры безгә кайтырга куштым, тамагыңа ашап китәрсең, дим. Кайчак Наташага да тутырып җибәрәм. Иренең эштән кайтышына ашарга да әзерләмичә, дус кызлары белән кибетләрдә күңел ачып йөрүенә шулкадәр әрним. Әле рәхәтләнеп тотарга акчалары булса икән бит?» – Ленаның ачынуы аңлашыла инде. Гаилә кору, тормыш итү – ак күлмәк киеп, кунаклар алдында принцесса булып уйнау гына түгел шул. Гаилә төзү кебек җитди адымга барганчы, «мин моңа әзерме», дип, ник яшьләр үзләренә сорау бирми, ди ул. Соңгы җөмләсен бигрәк әрнеп әйтә: «Дүрт-биш сәгать туй күлмәгеннән йөрү өчен генә кызлар кияүгә чыкмасын иде».

 

 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...