«Мине аракыга саттылар...» 

 

Айгөл МИНҺАҖЕВА, 

РИУ студенты.  

 

Кызларны көчләп кияүгә бирү көнчыгыш халыкларда гадәти хәл саналган. Күп кенә илләрдә никах ата-аналар карары буенча төзелә. Кызны гаилә милке итеп санап, туганнары аны бурычлары өчен яки бүләк итеп кемгәдер тапшыру очраклары да еш очрый. Бу илләрдә кызлар әтиләре, бабайлары яки өлкән абыйлары әйткәнне эшләргә бурычлы. Тыңламаган очракта – кызны җәза көтә.  

Бик гаҗәп, әмма мондый күренеш татар халкына да хас икән. Сезгә «Шура» журналында (1915 ел, № 22) бер татар кызын көчләп кияүгә бирү турында Г. Капкаев язган мәкаләне тәкъдим итәм.  

«С. губернасы Ә. өязе П. авылының М. исемле кыз бәләкәй чагында ата-анасыннан ятим калып, үзенең агалары тәрбиясендә булган. Исерткеч белән интеккән агалары мәзлүмә М.не үзенең ризалыгыннан башка Ф. исемле егеткә кияүгә биргәннәр. Турысын әйткәндә, исерткечкә сатканнар. Бу мәзлүмә риза булмаса да, аны җәбер коты белән куркытып никах укытканнар. Кызның Ф.га һич мәхәббәте булмаган. Кияүгә барган көннән башлап, орыш-талаш белән ничә көн үткәреп, ахырда качып булса да Ф.дан котылырга кыз карар биргән. Һәм никахының тугызынчы көнендә, форсат табып, качып С. авылына үзенең агаларына килгән һәм: «Мине көчләп, ихтыярыма каршы бер дә белмәгән Ф.гә бирдегез, дөресе – исерткечкә саттыгыз. Җанымнан аерачак булсам да, Ф.гә кайтмыйчакмын. Мине нинди җәза белән җәзаласагыз да, мин сезнең өйдән беркая да чыкмыйм», – дигән. Агалары эшнең кая барачагын төшенеп, бу мәзлүмәне өйләреннән куганнар. 

Кыз агаларында һичбер шәфкать һәм кешелеклелек күрмәгәч, икенче бер авылга, үзенең тол карендәше Р. гә барган: дустын мондый кызганыч хәлдә күргәч, шәфкатькә килеп М.не кабул иткән. Һәм М.нең бәхетсезлегенә сәбәп булулары өчен, Р. барып агаларына шелтә кылган. М. карендәше янында яхшы гына тора башлагач, М.нең кияве килеп полиция белән алырга теләсә дә, максатына ирешә алмаган. 

Р. үзе фәкыйр булганына күрә, бер шәһәргә барып эш табу нияте белән паспорт алып куйган булган икән. М. бар бәлаләреннән котылу өчен бер форсат табып, Р.нең паспортын ала да, шушы паспорт белән Петроградта танышы аша белешеп хезмәтче булып эшкә керә дә, рәхәт кенә анда яши башлый. Ләкин Р. яшәргә акчасы булмаганнан, читкә китеп эшкә керергә мәҗбүрә калган. Икенче паспорт алып булмагач, чарасыз «карендәш паспортымны урлады» диеп мәхкемгә игълан иткән. Соңрак Р.нең паспорты М.да табылган һәм аны кулга алганнар. Хөкемгә кадәр ул җиде ай бикләүдә яткан.  

Хөкем вакыты җиткән. М.ның эше окружной судка төшеп, хөкем вакытында дер-дер калтырап елаган тавышы белән: 

«Мин карендәшемнең паспортын алдым һәм шуның белән йөрдем, ләкин аны кешегә яманлык теләп эшләмәдем. Агаларым ихтыярыма каршы мине һич белмәгән егеткә аракыга саттылар. Кияүгә чыккан кешене яратмадым. Ул егеттән котылу һәм хәятемне саклау өчен генә паспортны алдым да Петроградка киттем. Әгәр дә шул паспорт булмаса, хәятемә җинаять кылачак идем һәм күптән туфрак астында булыр идем. Ләкин шул паспорт сәбәпле, бу көнгә кадәр хәятемне сакладым һәм мәхәббәтсез ир бәласеннән котылдым», – диеп җавап биргән. 

Шушы җавапларны биргән вакытта нечкә күңелле хөкем тыңлаучы хатын-кыз һәм ирләрнең күзләреннән мескенне кызганып яшьләр ага иде. Прокурор аякта торып бу мәгълүматые присяжныйларга белдерде: «Начар максат белән кылынган булса – зур җинаятькә хисап кылыныр һәм җазасы зур булачак; ләкин бу эш беркемгә зарар итү өчен эшләнелмәгән – бары тик үзенең хәятен саклау өчен». 

Соңрак присяжныйлар аерым бүлмәгә китеп киңәш иткәннәреннән соң, хөкем мәҗлесенә чыгып мескенне җәзасын гафу итеп хөкем укыдылар. Присяжныйларның берсе актны укый башлагач, мескенә дер-дер калтырап тез буыннары каушавыннан җиргә тезләнде. Рәис утырырга әмер кылды. Актның тәмамында үзенең җәзадан гафу иткәннәрен аңлагач, исерек кеше кебек бер ары, бер бире авып чыгып китте».  

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 8 апрель 2020 - 09:23
    Без имени
    СПИД белэн ВИЧ бер тугел бит! Икенче диагноз белэн озак яшэргэ була. Шул диагноз булган кешелэр янында эшлэдем.Кызыксынып куп материал укыдым.Куп вакытта "зэнгэрлэр"берсеннэн берсенэ кучерэ бу чирне.Пациентлар аны яшерэ инде.Бу журналда андый темага язышу юк.Минем язган теркэлмэсэ дэ анлыйм, хормэтле админ.
    Бер тамчы ярату да җитә...
  • 8 апрель 2020 - 11:29
    Без имени
    Рамис ,Рима кебек житэкчелэр кубрэк булсын иде,беркнмдэ китмэс идетуган авылларыннан.Эшчелэренен кэдерен белеп,хормэтлилэр.
    «Мин көчле булырга тиеш...» 
  • 8 апрель 2020 - 20:12
    Без имени
    Айсылу бик авыр хэллэрдэн сон,озак качып йоргэннэн сон,аларны Золфиянен этисе эзлэп таба hэм аларнын язмышлары кушыла,азагы яхшы бетэ,борчылмагыз
    Ай сылуы
  • 8 апрель 2020 - 20:07
    Без имени
    Азагын ватсаптан жибэрэ Алам, кемгэ кирэк
    Ай сылуы
  • 8 апрель 2020 - 20:18
    Без имени
    Ты! модератор кисэге, какого черта минем комментарийларны бастырмый ын,куркасын,что кешелэр азагын белерлэр дэ , дальше укымаслар дип,тебе нравится людей держать в напряжении,в таком случае у тебя мелкая душонка!!!!!
    Ай сылуы
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...