Гомер озынлыгы дүрт ел

Бау түгел, нигә скакалка сайлаганмындыр, анысын белмим... Ничектер бер күзем төшеп: «Менә бит миңа кирәк әйбер», – дип уйлаганым истә... Шуннан соң ул гел күз алдымда ятты. Үзе – кызыл, тоткалары зәңгәр төстәге скакалка...  Интернеттан кереп карадым: әни кеше үлсә карындагы бала 15-20 минут кына яши, дигәннәр. Юк, бу вакыт эчендә генә мине әле тапмаячаклар, дим. Үземне генә түгел, баланы да үтерәм бит дип тукталдым. Тагын азрак көтәргә булдым...  Бала туды, аны өйгә кайтарып салдым. Ирем өйдә юк, каядыр киткән иде. Теге скакалканы алдым да сарайга чыктым. Кереп бастым, тагын берничә минут, секунд һәм... Шул вакыт Искәндәрнең: «Әни! Әни!» – дип кычкырган тавышы ишетелде. Мине эзләп чыккан... Ул да булмады, килеп, сарай ишеген шакырга кереште: «Әни!» Искәндәр ул гел шулай, минсез бер минут тора алмый. Шул балам коткарды мине... Кинәт айнып киткәндәй булдым. Дүрт баламны кемгә калдырам соң мин? Аларны үземнән башка кем караячак? Үз-үзенә кул салган кешеләрнең хәлен аңлыйм хәзер: ниндидер күзгә күренмәгән бер көч йөртә аларны. Бу адым бөтен проблеманы чишәчәк дип ялгыштыра...

Шул көн барысын хәл итә.

Кечкенә улына өч ай булгач, балаларын җитәкли дә, өйдән чыгып китә Альбина. Бернәрсәсез! Аңарчы олы улы белән киңәшләшә: «Мин башкача болай яши алмыйм, улым... Йә үз-үземә кул салам, йә без китәбез...» Тугызынчы сыйныфта укучы Илнар ике дә уйламыйча: «Җыен, әни, күчәбез!» – дип җавап бирә.

Сәбәбе... Без Альбина белән ул хакта сөйләшмибез. Дүрт бала белән (!) хатын-кыз билгесезлеккә таба атлаган икән, моңа, әлбәттә, җитди сәбәпләр булгандыр. Унҗиде ел буе җыелган, өсте-өстенә өелгән сәбәпләр...

Кеше почмагына барып керәләр. Начар гына йорт, шартлар юк диярлек.

Ипотекага таш йорт алып, аны ремонтлап кергән идек бит. Балаларның һәркайсының үз бүлмәсе иде. Ә монда... Элина бик елады инде. Бер сүз әйтми, елый гына... Аңа карап мин елыйм... Тик берсе дә: «Кире кайтыйк», – димәде... Балалар бик иртә өлкәнәйде минем. Барысы да...

Кесәсендә күпме акча булды икән ул чак? Шул начар гына фатир өчен алты мең түләгәч, биш җанга ай буе яшәр өчен ничә сум калды икән? Кышын ул фатир хакы 12 меңгә кадәр җиткән бит. Ә Альбинаның декрет акчасы нибары 11 мең... Бала азрак исәюгә эшкә чыгам дигән өметләре дә кинәт киселә: хезмәт урынындагы кайбер үзгәрешләр аркасында ул эшсез кала.

Менә шулай: эшсез, акчасыз һәм торыр урынсыз.

Әле ярый тамада эше бар иде... Мин өйдән шуңа ышанып чыгып киттем дә. Атна саен улым белән без банкетта: ул аппаратура артында утыра, мин алып барам. Яңа ел алдыннан тоташ ике атна эшләдек. 29 декабрь көнне аңымны җуеп егылганмын. Арудан, ашамаганнан бугай... Күз алдыгызга китерәсезме, бу бит әле дүрт ел элек кенә булды! Нибары дүрт ел элек...

Үземә соңгы тапкыр нәрсә алдыммы? Хәтерләмим... Барысы да – балаларга!

Әңгәмәбезне бүлеп, телефон шалтырый. Альбина аны басып куя: «Искәндәр эзли... Әйтәм бит, ул минсез тора алмый. Көнгә егермешәр тапкыр шалтырата. Күземә генә карап тора. Аз гына кәефем төшкәнне дә сизә: «Син нигә күңелсез? Ни булды?» – ди.

Бүгенгедәй исемдә... Агач идән иде ул фатирда, шунда утырып торам. Янымда кечкенә улым йөри. Аның яңа тәпи киткән чагы иде. Аны үстерү авыр булды ла... Гел чирләде ул. Бер-ике тапкыр чак үлемнән алып калдым мин аны. Аллергия аркасында тын ала алмый башлады берсендә. «Ашыгыч ярдәм» безнең күршедә генә иде – күтәреп шунда йөгердем. Үзем чабам, үзем баланы күкрәгемә кысып: «Улым, үлмә! Зинһар, үлмә!» – дип ялварам... Шулай каты кысып, ясалма сулыш алырга ярдәм иткәнмен, күрәсең. Өстәлләренә кертеп салдым... «Балаң исән, өлгердең», – диделәр... Читкә киттем. Идәндә утырган килеш, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәм: «Миңа балаларны аякка бастырырга кирәк бит... Нәрсә эшлим соң? Бу сынаулар нинди гаепләрем өчен?» – дим. Кеше рәнҗеткәнем юк минем. Кая ул, талаша да белмим. Кемгәдер каршы сүз әйткәнче кайтып елыйм гына... «Бон Аппетит» кафесын арендага бирергә җыенуларын ишеткән идем. Арендага 50 мең сорауларын да белә идем. Кесәмдә бер тиенем булмаса да, хуҗасына, Рузалия апага шалтыратып та карадым. «Юк, әле бирмим, уйлыйм», – диде. «Нишлим?» – дип Ходай Тәгаләгә ялварганда, миңа шул Рузалия апа шалтыратты. «Кафены бирергә булдым әле.  Әйдә, килеп кара. Тик акчасын хәзер үк тапшырырсың», – диде...   

Илле мең акчаны ул чакта Альбина бер дус кызыннан сорый. «Кайчан кире кайтарачагымны белмим, әмма, һичшиксез, бирәчәкмен», – ди. Кафены шул көнне үк кабул итеп ала. Икенче көнне инде иртән плитә янына барып баса. Юлда килгәндә макарон, салат ясарга дип кәбестә сатып ала. Ите өйдә була. Ә төш вакытында кафе ишеген ачып, алты (!) кеше килеп керә! Шәһәр читендәрәк урнашкан бу кафега ничек юллары төшкән? Якын-тирәдә бер оешма да юк бит... Шулай эшләп китә. Март башы була бу. Ә 6 март көнне аңа бер апа банкет үткәрергә языла. 60 кешегә!  Чакырган кунакларның барысы да килә. Альбинаның кулына 60 мең акча керә. «Үземне ул чакта миллионер итеп тойдым! Ир белән яшәгәндә дә акчага туйган вакытым булмады бит. Юклыктан, җитмәгәнлектән тотынып нәрсә генә эшләмәдем: кемгә салым оешмасы өчен декларация тутырдым, кемгә тектем, диплом яздым, торт пешердем, клоун булып йөрдем...» – ди ул.

Иң авыр чакта арендага кафе алуы да юкка түгел: нинди эшне яхшы белә, шуңа тотынуы. Альбина Казан дәүләт технология университетының Бөгелмәдәге филиалын, «Азык-төлек технологияләре» факультетының кичке бүлеген тәмамлый. Ә көндез повар-кондитерга укый – монысы торырга тулай торак кирәк булганга. Тормыш кына аны моңарчы гел алган һөнәреннән читтә йөртә: салым инспекциясендә эшли, бухгалтер һөнәрен үзләштерә.

Беренче банкеты әйбәт уза аның. Кунаклар рәхмәт әйтеп китә.

«Бон-Аппетит»тагы иң беренче мәҗлесләрне искә төшерә башласа, әле дә күзенә яшь тула. Банкет көнне, башта үзенә булышырга чакырган аш-су остасы Рузалия апа белән плитә янында янәшә басып пешерә, аннан ризыкларны табынга тезә. Кунаклар килгәч, мәҗлесне ачып, тамада ролен башкара. Тәнәфестә кухня ягына кереп, биленә алъяпкыч бәйләп, савыт-саба юып чыгарга өлгерә. Залга чыгып, кабат кунакларны җырлата, биетә, уйната... Соңгы кунак артыннан ишек ябылуга, әле генә җырлап торган Альбина кабат юучы, җыештыручыга әйләнә: барысын да тәртипкә салып китәргә кирәк – иртәгә яңа көн, яңа клиентлар көтә. Нәрсәдер онытып, кире борылып керүчеләрнең: «Әллә бу сезме?» – дип аптырап, гаҗәпләнеп әйткән чаклары байтак була аңа.

Эскәтерләрне өйгә алып кайтып юам, өйдә үтүклим. Ул җәйне суларга да вакытым булмады. Балаларны күрмәдем дә диярлек... Халык кафега ияләште. Заказлар күбәйде. «Сез – иң яхшы аш-су остасы», «Сез – иң яхшы алып баручы» дип язалар. Тик мин билсез калдым, кан басымым уйный... Берүзем барысына да җитешү һич мөмкин түгел иде. Безнең Азнакайда табынның мул булганын яраталар. Башта жульен чыгарабыз, аннан аш, икенчегә – икешәр төрле ризык, шуларга өстәп голубцы яки манты, өч-дүрт төрле салат...  Банкет көннәрендә официант кызлар чакыра башладым.

Аннан арендага тагын бер кафе ала Альбина. Монысы инде – Азнакайның уртасында: халык йөри торган җир. Кул астында эшләүчеләре дә күбәя.

Һәрвакыт беренче урынга сыйфатны куйдым. Кеше арасында танылырга, аларны үземә ияләштерергә кирәк иде. Ә моңа бары тик шушы юл белән генә ирешеп була. «Бон-Аппетит»ның үземнеке түгеллеген белә идем: бүген булмаса, иртәгә хуҗасы мине чыгарып җибәрәчәк. Башка җиргә күчсәм, халык исемемә ияреп килергә тиеш иде. Кешегә ярый алсаң, ул сиңа кабат киләчәк. Күңелемне салып эшләдем! (Акча өчен генә эшләсәң, гомумән, акча эшләп булмый.) Үз клиентларым бар, туган көн, туй, юбилей җитсә, мине эзләүчеләр...

Бүген Альбинаның арендага алган кафесы берәү генә. Кул астында эшләүчеләрнең саны исә кимемәгән – җидәү. Ә үзенең эше... Юк, юк, анысы да һич кимемәгән. Соңгы вакыт аның бик зур бер хыялы чынга ашкан – ул укыта башлаган.

Әңгәмәбез бүленә – телефон шалтырый. Искәндәр! «Улым, әлегә мин буш түгел. Үзем шалтыратырмын», – ди Альбина.

Узган көз интернеттан Азнакай политехника техникумына укытучы эзләүләрен белдем. Нәкъ минем юнәлеш! И-и, кызыктым! Тик мине алмаслар шул, белемем юк бит дип уйлыйм. Казан педагогика институтыннан имтихан биргән җирдән кайтып киттем бит. Әни: «Син мәктәптә балаларны тыңлата алмассың», – дип шалтыратты. Йөргән егетемне дә сагынган идем... Ә хыял күңелдә барыбер калды! Шул көннәрдә эш белән район Башкарма комитетына барырга туры килде. Бу хакта сүз чыкты. «Ә син барыбер барып кара әле», – диделәр. Тәвәккәлләдем. Алдылар! «Ә бизнесыңны нишләтәбез?» – ди директор. Район зур түгел бит – бездә кеше бер-берсен белә. «Ул җайга салынган инде, эшкә комачау итмәс», – дим. Миңа бит ничек тә шушы кара такта янына барып җитәргә кирәк! «Ә тамада эшен?» – ди янә директор. «Анысы бит аның гел кичке якта», – дим... Беренче уку елымны тәмамлыйм менә. Канәгатьләр шикелле. Аннан ДОСААФ оешмасыннан: «Бездә «бухучет» укыта алмассызмы?» – дип мөрәҗәгать иттеләр. Ә нишләп укытмаска – белгән эшем бит... Бу – минеке! Үземне таптым!

Студентлары турында ул «балалар» дип сөйли. (Гаиләсе ишәйгән!) Алар аның кафесында практика уза, эшләп кала. «Һәрвакыт алар урынына үземнекеләрне куеп карыйм: минем улымны шулай каршыласалар, кызыма шулай әйтсәләр... Ишетеп беләм, күпләр әнә кафеда хезмәткәрләргә ашарга рөхсәт итми, йә моның өчен акчасын тотып кала. Ә минем банкет әзерләгән көнне Рузалия апага иң беренче соравым гел бер: «Балаларны ашаттыңмы?» Студентларымның әниләре миңа рәхмәтледер...» (Альбина кул астында эшләүчеләр, гомумән, аннан зарланмыйдыр: кырыс җитәкче түгел ул. Кешегә «эх» дип тә әйтә алмый. Нәрсәнедер дөрес эшләмәүчегә, аның үзе генә ишетерлек итеп: «Икенче юлы менә болайрак кирәк булыр», – ди. Башкача булдыра алмый: кешене уңайсыз хәлгә куюдан тартына. Булган инде, аның бу йомшаклыгыннан файдаланучылар да булган. Бер таяк колбасаның яртысын бүлеп, үз сумкасына салучылар, савыт-саба юарга алып килгән «Fairy»ның яртысын савытка бушатып өенә алып кайтып китүчеләр. Күрсә дә эндәшмәгән – анысы ул кешеләр намусында калсын.)

Телефон шалтырый. Икебез дә елмаябыз: Искәндәр! «Ярый, улым, чык урамга, уйнап кер», – ди Альбина.

«Минем тормышым тоташ могҗизадан тора», – ди ул.

Бүген ике катлы зур йортта яшәүләре үзе могҗиза түгелмени?! Урамда калган җирдән... Алты ел элек, ике яшьлек Искәндәр белән паркта йөргәндә ике хатын белән таныша ул. «Читтән кайттык. Монда сатасы өебез бар, бәяләрне белмисезме?» – диләр. Риэлтор булып эшләп алган кеше торакка бәяне ничек белмәсен?! Аннан ире белән торуларының рәте юк – ул бит гел күңеленнән кая чыгып китү турында уйлап йөри. Сатыласы йортның кибеттән ерак түгел икәнен белгәч, эзләп табып, карап та кайта. Ә дүрт ел элек, инде кеше почмагына күчкәч, әлеге йорт хуҗаларының телефон номерын эзләп таба. «Ике миллион ярымга бирәбез», – диләр. Кереп яши башлый торган йорт түгел бит, күптән каралмаган, тәрәзәләренә кадәр ватык. Су юк, уңайлыклары – урамда... «Ә син күпмегә алыр идең?» – дип кызыксына хуҗалар. «Миллион ярымга», – ди ул. Ә үзенең кесәсендә бер тиен акча юк! Әле кафеда да эшли башламаган чагы. «Юк, бу бәягә сатмыйбыз», – дип баш тарталар. Кыш уза. Йорт сатучылар язын Себердән тагын кайталар. «Син әйткән бәягә без риза, аласыңмы?» – диләр Альбинага. Хакын тагын 500 мең сумга төшәләр һәм... кабат китеп баралар. Йорт яныннан узган саен, аның белән сөйләшә ул: «Аз гына көт, мине сине алам! Тагын аз гына...» Җәй җитә. Йорт хуҗалары кабат кайтып төшә. «Мине хәзер йортка кертегез, ә акчасын киләсе елга бирәм», – ди Альбина бу юлы. Килешәләр. Тау кадәр ул бер миллионны кайдан ала – анысын әле белми, әмма табасын белә!

Ике ай эчендә йортка ремонт ясап кердем! Үзем кредит алдым, әни... Йортка өстәп, янкорма салдык, барысын бер түбә астына керткәч, икенче кат барлыкка килде. Ваннага плитканы үзем ябыштырдым. Идән җәйдем. Декоратив ташларга кадәр үзем ясадым. Теләсәң, бөтен эшкә дә өйрәнеп була... Күчеп яши башладык, ә минем кулда йортка бер документ юк! Бер ел буе йокым йокы булмады, тамагыма ризык үтмәде... Әни – бер яктан, таныш-белешләр икенче яктан: «Алдарлар дип курыкмыйсыңмы? Ничекләр кешегә шулай ышанырга мөмкин? Бу йортны алар хәзер 5 миллионга сата ала», – дип әйтеп тордылар. Кайтып, урамга чыгарып җибәрсәләр дә бернишли алмый идем. Өстемдә никадәр кредит!

 Өй өчен бурычым юк, «үземнеке!» дип кайтып керәм.

Телефон. Әлбәттә, Искәндәр! «Нинди батарея дисең? Ярый, ал, утыз сум акча ал, улым», – ди Альбина. Аннан миңа борыла: – Иң күп ачулану шушы балага эләгә. Гел кул астында булгач соң. Үпкәләми тагын.

Әле бит түләргә акча да тапмаган... Ленарга банктан: «600 мең бурычыгыз бар. Йә түләгез, йә ипотекага алган йортыгызга арест салына», дигән хат килүен ишеттем. «Балалар хакына, зинһар, сатыйк, сиңа – яртысы, миңа яртысы булыр», – дип ялындым. Миңа ул чакта да Ходай булышты. Таш йортыбызны 3 миллионга сатып җибәрдем. Ул арада үземнең өй хуҗалары кайтып төште. Нотариуста утырганда елыйм гына бит. Ышана алмыйм... Ниһаять балаларым урамда калмаячак.

Тормыш инде бер көйгә салынган. Илнары быел Самарада медицина колледжын тәмамлый. (Искәндәр артыгын шукланса, әниләре гел олы улына шалтырата: «Энең белән сөйләш әле!» Алар йортында абый сүзен барысы да тыңлыйлар.) Элина – әнисенең иң зур таянычы: Эмильне бакчадан алу, ашату-эчертү, йокларга яткыру – барысы да аның өстендә. (Аларда: «Нигә бу эшне мин эшлим, башкалар түгел?» дигән сүз бөтенләй юк.) Элина белән Искәндәр абыйлары тәмамлаган музыка мәктәбендә дә укып йөриләр. («Кирәге чыгар! – ди әниләре. – Минем үземә тормышта алган бар һөнәрнең дә бер кирәге чыкты менә».) Альбина Мөбарәкшина быел «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә катнашты, «Хатын-кыз – эшмәкәр» номинациясендә җиңү яулады. Ә нибары дүрт ел элек...

Без тагын шул көннәргә кайтабыз.

Мин Ленарны бик нык яраттым. Башка берәү дә беркемне шулай яратмагандыр.... Юмаган идәнгә дә бастырмадым. Аннан башка ашарга да утырмадым. Бәлки, хәзер дә ярата торганмындыр... Тик аның янында бүген бәхетсез булыр идем. Мин белгән Ленар юк инде ул, монысы аның башка кеше... Яраткан кешең рәнҗетсә, күпкә авыррак. Бизәсең икән... Бик сизгер, нечкә күңеллемен шул – мине күз карашы белән дә үпкәләтергә, хәтеремне калдырырга була. Хатын-кыз көн саен күз яше түгәргә тиеш түгел. Ә мин гел елап яшәдем... Әмма аңа беркайчан начарлык теләмәдем. Кайберәүләр «башы бетсен» дип тели, ә мин: «Ленар үзенә берәр хатын табып чыгып китсә иде», – дия идем... Мин бүген бик бәхетле. Янымда таянырлык ир-ат булмаса да. Хәер, нигә булмасын, әнә өчәү бит алар минем. Бер ун елга алданрак китмәгәнмен дип үкенәм... Нигә түзелгән, белмим. Тик ул чакта балаларым дүртәү булмас иде. Барысын да табып бетермичә китеп булмады шул... Ленарга мин алар өчен бик рәхмәтле. Мине шундый көчле булырга өйрәткән өчен дә рәхмәт аңа. Аның аркасына ышыкланып, иркәләнеп яту эләкмәде миңа. Аерылышуыбызда минем дә гаеп бар. Һәрвакыт үзем алдан чаптым. Ә ул шуңа ияләште. Аның өчен «үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын»га әйләнде. Ә минем башкалардан алданрак яшисем килә, алар миңа тигезләнсен. Балаларга да шулай дим, үзегездән яхшыраклардан үрнәк алыгыз, дим.

«Елаганда яшем чыкмый, җаным гына елый иде минем. Көлгәндә дә шулай. «Бигрәк сабыр, кычкырып көлми дә», – диләр иде минем турында. Хәзер рәхәтләнеп көлә башладым», – ди Альбина.

Аның тормышындагы тагын бер матур яңалык, әйеме.

Гөлнур САФИУЛЛИНА


 


 


 


 


 


 


 


 

 


 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...