Ни өчен мандарин ашарга ярамый?

Килешәсездер, мандаринсыз һәм чыршысыз Яңа ел булмый.  Ләкин мандаринны күпләп ашарга ярамый икән. Ни өченме? 

Беренчедән, мандарин балаларга зыянлы булырга мөмкин. Аллергологлар аны бик азлап кына бирергә киңәш итә. Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көндә болай да һәр дүртенче бала аллергиядән интегә, мандарин исә аны тагын да көчәйтеп җибәрергә мөмкин. 

Икенчедән, әчелеге күп булган гастрит, язва белән авыручылар мандаринны, гомумән, ашамаса яхшырак. Җимештәге әчелек аларга куркыныч тудыра. 

Өченчедән. Күпләр мандаринның кабыгын кулланырга ярата.  Кемдер аны кырып чәйгә сала, камыр ашлары пешергәндә куллана. Ә мандарин кабыгы эфир майларына бай. Ул исә бавыр, бөер, ашказаны асты бизе, үт куыгы белән бәйле чирләре булганнарга зыянлы. 

 Мандариннарга, кортлар ашамасын өчен,  махсус химик матдәләр сиптерәләр. Сатып алганда игътибарлы булыгыз: кабыгы ялтырап тора икән, димәк, ул эшкәртелгән. Ә аны чәйгә салырга да, кайнатма ясарга да ярамый.

Дүртенчедән, чамасын белегез. Көненә 5-10нан да күбрәкне ашамагыз. Шикәр диабеты белән интегүчеләргә, гомумән, көненә  2-3 мандариннан арттырмаска кирәк.  Сәламәт 3-5 яшьлек балалар өчен  исә көнлек норма – 1-2 мандарин.  

Бу киңәшләргә колак салсагыз, мандарин сезгә файда гына китерәчәк. Мәсәлән, бәйрәмнәрдә камыр ризыгы ашыйсы килгән саен мандарин (йә башка төрле җиләк-җимеш) ашап куйсагыз, хәтта ябыгырга да мөмкин. 

Фото: www.pixabay.com

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 24 февраль 2020 - 17:41
    Без имени
    Тормыштан алынган чын хикэя,куп кеше авыр вакытта бик нык булыша,урысча эйтсэк и морально материально,э синен унышларына,соенеченэ соенучелэр аз Менэ шул азлары чын дуслар,чын кешелэр инде.
    Битлек
  • 24 февраль 2020 - 15:29
    Без имени
    Жырлый жылый укыдым бик гыйбрятле асярен бик зур рахмят сезгя ижадый унышлар телим Амин Амин Амин.
    Ай сылуы-5
  • 24 февраль 2020 - 11:05
    Без имени
    Дүрт ягы саү селемет бала бирсен ходай тегелер. Үзлерен олыгайган кеннеренде тербиялеүче. ..
    Лилия Тимергалиева әни булырга җыена
  • 23 февраль 2020 - 17:38
    Без имени
    Туры проща - туры просека дигэнне анлата( урман просекасы)
    Истә, һаман да истә
  • 23 февраль 2020 - 08:42
    Без имени
    Дореслек кирэк хэрвакыт. Нинди ачы булса да
    Кайчак белмәвең яхшы 
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...