Тар сукмактан – зур юлга

«Авыл хуҗабикәсе» сәхифәсе – Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары федераль агентлыгы булышлыгы белән оештырылган уртак проектыбыз иде. Бер ел буе журнал битләрендә дөнья күреп килгән ул язмаларның төп геройлары – бүгенге авылның хуҗабикәләре. Башкарган эшләре төрле аларның: кемдер терлекче, кемдер яшелчәче, бал кортлары үрчетүче, токымлы үрдәкләр йә чебешләр үстерүче, икмәк пешерүче, милли курчаклар ясаучы... Эш-шөгыльләре төрле булса да, бер яклары уртак – көчле рухлы, тырыш бу ханымнар «авылда эш юк», дигән заманда, шәһәрдән читтә үз бизнесларын ачып, авылдашларына эш урыннары булдыручылар. Бу язма – әлеге проект нигезендә әзерләнгән язмаларның ахыргысы. Проект төгәлләнсә дә, уңган-булган ханымнар турында язуыбыз тукталмас анысы. Аларның эшләре аша, әнә бит, кайда яшәсәң дә, үз юлыңны табарга мөмкин дип әйтергә телибез.

...Бер шалтыраттым: «заводта», диделәр, аннары цехны тикшерергә кереп киткән булып чыкты, икенче шалтыратканымда киңәшмәгә җыена иде... Менә нинди икән ул авылның бүгенге хуҗабикәсе – эшмәкәр ханым! Күз алдына нык ихтыярлы, корыч холыклы, башы-аягы белән эшкә чумган, теләсә кайсы четерекле мәсьәләдән чыгу юлын таба белгән «тимер леди» образы килеп басты.

Кайбыч районының Чүти авылы – бу тирәләрдәге бердәнбер мишәр авылы, чәйне дә «цәцәкле цәйнек»тән эчәләр монда. Тырыш кешеләр яши Чүтидә, халкы күп итеп мал-туар асрый, каз-үрдәк үстерә, бал кортлары тота... Чүти мишәрлеге белән генә түгел, Шәкүр каракның туган авылы булуы белән дә атаклы. Аның турындагы легендалар әле бүген дә халык телендә. Урлашу мактаулы шөгыль булмаса да, чүтилеләр Шәкүр каракны онытмый. Узган гасырның беренче яртысында иҗат иткән язучы, шагыйрь Зариф Бәшири дә Чүтинеке. Менә аның белән чынлап горурлана авылдашлары. Хәер, горурланырлык кешеләр бүген дә үз араларында җитәрлек. Бу язманың геройлары – әнә шундыйлардан.

Дөресен әйткәндә, бүген монда каз йолкышырбыз дип килгән идек. Ләкин без килгәндә казлардан кара җир өстенә чәчелгән ак каурыйлар гына калган иде инде. Авыл халкы бөтен эшен иртүк торып бетереп куя шул. Аның каравы, каз итеннән пешкән шулпага җитештек. «Тимер леди», каз йолкучы кызлар белән берочтан, безне дә кыстый-кыстый сыйлый. Баксаң, бер дә «тимер» түгел, бик тә кунакчыл һәм үтә дә нечкә күңелле гап-гади татар хатыны булып чыкты ул. Шушы авылда туып-үсеп, колхозда эшләгән, сыерын да сауган, кайнана-кайнатасына килен хезмәте дә күрсәткән, балаларын да үстергән, үзе әйтмешли, тормышның алдын да, артын да күргән кеше Рәмилә ханым Щукина. Фамилиясенә бер дә аптырамагыз, бу авылда чеп-чи татар гаиләләре дә Уткиннар, Козловлар, Щукиннар булып йөри. Кайчандыр халык таккан кушамат русчага әйләндерелеп, әнә шулай фамилия булып киткән. «Без – Щүкәләр нәселеннән», – ди үзләре.

Экскурсияне кайдан башлыйм икән? – ди крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Рәмилә ханым. – Фермаларны карап чыгыйкмы, заводка сугылыйкмы?

Безнең исә барысын да күрәсе килә. «Сез завод дип сөйләгәч, бигрәк кызык булып китте. Авыл җирендә ниткән завод икән ул?!» – дип, хуҗабикәгә иярәбез. Эх, Рафаэль әфәнденең генә өйдә юк чагына туры килдек. «Безнең хуҗалыкның моторы ул. Мотор тукталса, бөтен эш туктала, – ди Рәмилә ханым. Табасын – табучы, барлыйсын – барлаучы да ул. Мин исә – муен, юнәлеш кенә биреп торам...»

«Нинди генә идеям булса да,

ирем, юк, ди икән, аның белән ризалашам.

Ул фатиха бирмәсә, уңышлы чыкмый».

Яныбыздан гына өр-яңа зәңгәр «Беларусь» кычкыртып уза. «Улым Риназ! – дип елмая әнисе. – Фермалар аның карамагында хәзер...»

Бүген 150 баш мөгезле терлек асралучы – аның 40 башы савым сыерлары – бу бина кайчандыр «Йолдыз» колхозының ашлык амбары булган. Маллар асрарга дип түгел, ата-бабадан калган бал кортларын кыш көне тоту өчен сатып алган булган аны Щукиннар.

Хәер, әйдәгез, барысы да баштан башлыйк әле, 2003 елдан ук. Ул елны алар авылдан сөт җыярга керешә. Моның өчен мичкәле УАЗ машинасы алына, Щукин Рафаэль исеменә «ИП» ачыла. Моңарчы сөтне кая урнаштырырга аптыраган авыл халкы рәхмәт укый үзләренә. Соң, шулай булмыйча, авылдагы төп табыш чыганагы шул сөт ләбаса. «Башка авыллардан да җыймыйсызмы соң? Сөтен урнаштыра алмагач, халык сыерын бетерә бит», – дип тәкъдим итә Кайбыч районының ул чактагы җитәкчесе Җәүдәт Гаффаров. Булган акчаларны җыештырып, тагын бер УАЗ алырга туры килә. Башта – биш, аннары унсигез авылдан сөт җыялар. Үз абзарлары тулы да мал-туар: савым сыерлары гына да алты була ул чакта. «Гаилә фермалары ачучыларга дәүләт грант бирә икән дип ишеттем дә, безнең болай да ферма бит инде, дип, әлеге программа белән танышырга булдым», – дип искә ала Рәмилә ханым. 2012 елны крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәлеп, 2013 елдан җиң сызганып эшкә дә керешәләр. Дәүләттән бирелгән 1 миллион 250 сумлык грант акчасы гына ферма кадәр ферма ачу өчен җитми, билгеле. «Беренче елны симертергә дип 26 баш үгез алдык. Берсен суеп тапшырабыз да, савым сыеры алабыз, тагын берсен урнаштырып, тагын сыер эзләп чыгып китәбез... Шулай итеп, сыерларның баш санын ул вакытта 25 иттек».

«Бизнес – тауга менү кебек.

Менә бу үрне генә менәм дисең дә, аның артында тагын үр булуы ачыклана».

25 сыер дип әйтүе генә җиңел лә! Ул бит әле Рәмилә ханымның үзенең дә «Кубня» агрофермасында кадрлар бүлеге мөдире булып эшләгән чагы. Көн дә 15 чакрым барып, 15 чакрым кайтасы бар... «Иртәнге дүрттә торып, фермага йөгерәм. 25 сыерны берүзем савып, кабат өйгә чабам. Анда карт кайната. Эшкә киткәнче ашарга әзерләп, суын китереп калдырырга кирәк. Үзем керә барам, өстемдәге бер киемемне салып, икенчесен кия барам... Берсендә туганым Рәфикъ карап тора икән. Кулыма чиләк тотып кереп киткәнмен дә шундук башка киемнән килеп тә чыкканмын. Мине танымый калган. «Берәрсе кайттымы әллә? Әле генә чиләк күтәреп кереп киткән кеше кем иде ул?» – ди. Кем булсын, мин инде. Су китердем дә, эшкә барырга чыктым, дим. «Син солдатлардан да уздырасың икән», – дип баш чайкый. Шунсыз булмый, безне эшкә йөртүче машина китеп бара бит. Тиз киенүе кыен түгел, кеше янында үзеңнән ферма исе килсә кыен. Чәчемә ис сеңмәсен өчен башта башлык киям, аннары яулык, аннары калын шәл ябам – иртән беренче булып директор янына керәсе бар бит...» – Рәмилә ханым ул чакларны искә алып, әле көлемсери, әле көрсенеп ала. «Кайчак үзебезне ачуланып та куям. Башта ферма ачыйк, дидек. Шуның белән канәгать бул гына бит инде. Юк! Балтачтан авыр йөк токымлы 5 ат алып кайттык. Токымлы атлар үрчетәсебез килгән иде. Ләкин айгырын таба алмадык, атлар бик нык симерде, сатарга туры килде. Берсе-берсе 9 центнер иде».

Араннарны карап йөргәндә, тайлар рәтенә килеп чыктык. Барлыгы 38 баш. «Боларын иткә дип асрыйбыз, – дип аңлатып китә хуҗабикә. – Ат бик талымсыз хайван бит ул. Сыер-сарыктан калган бөтен азыкны ашап бетереп бара. Елкы итеннән ясалган казылыкларга да сорау зур. Әйдәгез әле, мин сезгә тагын бер нәрсә күрсәтәм, – дип, яңа гына төзелеп беткән тагын бер торакка әйди ул. – Казакъстаннан ук барып алып кайттык, – дип, көрдекле куйларга ишарәли. Арада Романов токымлы кара башлылары да чагылып ала. Сарык та асрый башлаганнарына әле ике генә ел. «Сарык – тере суыткыч бит ул. Ит кирәккән саен бер үгез ега алмыйсың. Корбан бәйрәменә дә сорыйлар, башка вакытта да алалар, сатылмый калганнары юк», – дип аңлата хуҗабикә.

Аранның аргы башыннан яшь бала тавышы белән кәҗә бәтие бәэлдәп куя. «Минем тавышны ишеттеләр. Монда яңарак кына менгездек, әлегә кадәр ихатада иделәр», – дип, бәләкәйләрнең башларыннан сөеп ала апалары. Аннары безнең сораулы карашларыбыны күреп, җавабын бирергә ашыга: «Оныклар өчен асрыйбыз. Кәҗә сөте файдалы. Берне генә алган идек, 18 баш булдылар әнә». Шулай итеп, сүз үзеннән-үзе гаиләгә, балаларга ялгана.

Ике кыз, бер ул үстергән алар. Гаиләдә бердәнбер булып үскән Рафаэль Минсәгыйр улы зур гаилә, ишле бала-чага турында хыялланган. «Өч белән генә калдырдың, дип, кайчак үпкәләп тә куя», – дип көлә Рәмилә ханым. Кайнанасы белән – 21, кайната белән 31 ел гомер итә ул. «18 яшемдә – Канаш финанс техникумын тәмамлауга, килен булып килдем. Әни яныннан 15 яшемдә чыгып киткән кыз бит, кияүгә чыкканда бер эшне дә юньләп белми идем шул. Барысына да кайнанам өйрәтте. Кирәксә, сүгеп, кирәксә, сугып та алды. Берсенә дә үпкәләмәдем, аның каравы, хәзер авылда кирәкле бар эшне дә эшли беләм», – дип, кайнанасын хөрмәт белән искә ала ул. Үз әнисе Әлфия апаның исәнлегенә куана, килене белән киявен яратып телгә ала. Гадәти генә авыл йортында 12 кеше: ул-кызлары, килен-кияве, 4 оныгы белән көн күрә Щукиннар гаиләсе. Дөрес, барысының да үз фатирлары бар шәһәрдә, тик аларның нәкъ менә монда яшиселәре, нәкъ менә үз хуҗалыкларында эшлиселәре килә. Балалары – әти белән әниләренең төп ярдәмчеләре, аларның эшен дәвам итүчеләр. Бөтен эш үзара бүленгән монда. Бухгалтерияне Рәмилә ханым үзе алып бара. Олы кызлары Гөлчәчәк белән кияүләре Рамил бал кортлары һәм сәүдә өчен җаваплы, уллары Риназ өстендә – терлекләр. Кече кыз Гөлназга завод эшчәнлеге йөкләнгән. Рафаэль Минсәгыйр улының вазыйфасы тагын да җаваплырак, ул – председатель, 250 кешелек кооператив белән рәислек итә.

Авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары төзү – Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерү буенча өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзер республикабызда 273 куллану кооперативы эшли, аларның 45 е быел оешкан.

Кайбыч районы Чүти авылындагы «Йолдыз» кооперативы исә 2018 елның октябрендә теркәлә. Беренче мәлдә аңа 3 крестьян-фермерлык хуҗалыгы (аның берсе Рәмилә ханымныкы) һәм 13 хосусый хуҗалык кергән булса, бер елдан кооператив 5 фермер, 255 хосусый хуҗалыкны берләштерә.

«Элеккеге кебек, боты белән ит сатып алучылар сирәк хәзер. Халык беткәннән-беткәнгә яңа суйган ит сатып алуны кулай күрә. Әле сөтне сөт заводларына тапшырып булса, итне урнаштыру кыенлаша, – ди Рәмилә ханым. – 2015 елны без сугым цехы булдырдык. Анда үз хуҗалыгыбызда үстерелгән терлекне генә түгел, тирә-як авылларның хуҗалыкларыннан китерелгән малларны да чалып, эшкәртеп бирәбез. Идел аръягында ачылган беренче сугым цехы – безнеке. Шундый шартларыбыз була торып, чи ит белән генә сату итәсебез килмәде, узган елның декабрь аенда эшен яңа башлаучы авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының материаль-техник базасын ныгыту программасы нигезендә, 5 миллионлык грант алдык». Фермага якын гына салынган, тирә-ягы асфальт, әйләнәсе коймалы завод – әнә шул грантны кулланып булдырылган. Гомуми бәясе 9 миллион 600 мең булган әлеге модульле заводны быелның апрель аенда эшләтеп җибәргәннәр. Егәрлеге көненә 500 кг ит эшкәртергә җитәрлек. Әлегә монда алты кеше көн саен 200 кило иттән берничә төрле казылык, пилмән, ике төрле котлет, ике төрле тутырма, голубцы, ит чумарлары ясый, махсус мичтә каз-үрдәк, тавык ыслана. Ә иң әһәмиятлесе – барысы да «Хәләл» сертификаты нигезендә җитештерелә.

«Кайчак уйлап та куям: бөтен гомер эш белән үтте. Казанда фатирыбыз бар, олыгайган көнебездә ник шунда тыныч кына, рәхәт кенә яшәмәскә инде, дим. Шулай дип уйлыйм да, Гөбнә елгасы буйлары, каршыбызда гына шаулап үскән урман күз алдыма килә. Яз җитсә, 200 баш каз бәбкәсе алабыз һәм мин... «санаторий»га китәм, – дип көлә Рәмилә ханым. – Янәшәмдә – елга, каршымда урман, баш очымда тургайлар, янымда сары бәбкәләр – нәрсәсе белән санаторий түгел?»

Аннары бераз уйланып тора да, болай дип өсти: «Бөтен акчаны да эшләп бетерү мөмкин түгел, вакытында туктала да белергә кирәк. Нәфескә чикләр юк».

Щукиннарның киләчәккә тагын планнары бар әле – сөтне дә үзләре эшкәртеп сатарга ниятлиләр. Үз эшләренә керешкәнче, йөк машинасында ерак араларга йөргән Рафаэль әфәнде юл буенда тиз генә тамак ялгап ала торган кафе ачу турында хыяллана.

Кем белә, бәлки... Ферма ачу турында да алар кайчандыр хыялланган гына булган бит әнә...

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...