Хәерле эш

«Әле ярый ул вакытта эштән китәргә мәҗбүр иткәннәр. Кайчандыр аяк чалган кешеләргә хәзер рәхмәт әйтеп бетерә алмыйбыз. Җай чыкса, чакырып кунак та итәр идек әле», – диләр Рәзимә һәм Радик Бариевлар. 

Бу идея аларга моннан ундүрт ел элек, йорт хуҗасы эшсез калгач килә. Кичке ашны ашаганда, табын артында үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр дә, Радик ишегалдына агачтан әрҗә ясарга чыгып китә. Төнгә каршы «сигезле» «Лада»га шушы әрҗәне тагып, Бариевлар юлга да кузгала. Питрәч инкубаторына төннән торып чиратка басасы икән.

...Авылның язгы пычрагын ерып, артына әрҗә тагылган җиңел машина килеп керә. Урам башында ук машинадан бер хатын-кыз төшеп кала. Аягында – сүчинкә, кулында – таяк. Рәзимә үзе инде бу. Йорттан йортка йөреп ишек кага: «Апа, яшь тавыклар алып килгән идек, алмыйсызмы?» Кемдер ала, кемдер куып ук җибәрә, кемнеңдер капкасыннан ыжгырып эт чыга, кемнеңдер ата казы ысылдап кала... Ул беренче көнне бер дә онытасылары юк. «Көне буе йөреп, 10 тавык саттык. Бензин хакын да капларлык түгел. Юк, булмый икән бу бездән, дим, сата белмибез». «Тукта әле, беренче көнне үк булмас инде ул сиңа», – дип тынычландыра аны Радик. Бүген көненә 200 чебеш сатса, Рәзимә эшләрен «бишле»лек дип бәяли. Ә теге вакытта... Сатылмый калган чебешләрне сарайларына алып кайтып бушаталар. Икенче көн тагын юлда уза... Өченче көнне дә чыга алар, дүртенчесендә дә... Казан базарларында да саталар. Икенче елны инде аларны халык үзе көтеп ала: «Теге елны сез йөргән идегез бит, бигрәк яхшы булып үсте чебешләрегез», – диләр. Бизнесменнар теле белән әйтсәк – клиентлар базасы туплана. Теләсә-кайсы бизнеста иң мөһиме шул бит.

Нәрсәдер син теләгәнчә килеп чыкмаса, бер дә хафаланасы түгел икән. Димәк, монысы хәерле булмаган, алда тагын да яхшырагы көтә.

Рәзимә сөйли: «Без халыкка яхшы чебиләр сатарга тырыштык. Питрәчтән, Чаллыдан, хәтта Пермьнән үк барып алып кайта идек. Иртәгә үк партиясе белән кырыла торган чебиләрне бары бер генә тапкыр сата аласың, халык сине танып кала да, башка алмый ул. Хәзер әнә безнең исемнән әллә кемнәр сатып йөри икән. «Соң, безне таныйсыз бит инде, теләсә кемнән алмагыз», – дибез. Моңарчы тын гына утырган уллары Булат та сүзгә кушыла: «Әнидән башка гына чыксам, миннән дә алмыйлар, Рәзимәдән генә алабыз», – дип борып җибәрәләр».

Яшьләр шәһәргә ыргылганда, югары белем алып авылга кайта Булат. Быел аның магистр дипломы яклый торган елы. Әмма киләчәген һич кенә дә шәһәргә бәйләп карамый ул.

Булат сөйли: «Мәктәптә укыганда минем дә тизрәк шәһәргә китәсем, шәһәрчә яшисем килә иде. Имеш, анда кинотеатрларга йөрисең, кафелар, төнге клублар бар. Нәкъ өч елга җитте ул эйфория. Шәһәрнең ыгы-зыгылы тормышы, чиратлар, бөкеләр туйдырды. Кино карыйсың килсә, анда авылдан да барып була бит. Бассейн кирәкме – ул Арчада гына да бар. Укуны тәмамлагач, әти планнарны сораган иде, авылга кайтам, ферма салабыз, дидем. Кемдер биргән 20–30 мең сум акчага йөргәнче, үземә үзем эшлим мин».

10 яшеннән бирле чебешләр арасында инде бу егет. Дуслары мәктәптән соң уйнарга чыгасыларын сөйләшеп кайтканда, ул эшлисе эшләрен барлап кайта. Аның уйнап йөрергә вакыты юк: тавык карыйсы бар.

Язмам башында эшеңнең барып чыкмаганына бер дә аптырыйсы түгел икән дигән идем бит. Минеке түгел, Рәзимә һәм Радик Бариевларның сүзләре бу.

Икесе дә Биектау районының Коркачык авылыннан. Яшь аралары бер генә ел булып, бер мәктәптә укысалар да, танышуын Казан–Арча электричкасында танышалар. Улларына бер яшь тулганда Арчага кайтып төпләнә яшь гаилә. Хәтта фатирда яшәгәндә дә, сарай салып, мал-туар асрыйлар – авыл тормышы каннарына сеңгән. Аннары йорт сатып алалар. Бизнесны үстерү өчен акча кирәк булгач, аны сатарга булалар. Сатып алучысы тиз табыла үзе, документлар да әзерләнә, теркәү палатасына да тапшырыла, икенче көнне йортны саткан акча счетларына күчәргә тиеш була. Ләкин... иң соңгы көнне банк йортны алучыларга әҗәт бирүдән баш тарта. Акчасы түләнмәсә дә, документта йорт бит инде сатылган. ...10 көннән аларның кәгазьләрен кире боралар – хата калган була. Теге сүзләрнең хаклыгына алар әнә шул чакта тагын бер инана. «Ул көнне сатылган булса, без бу эшкә тотына алмый идек. Яңа йорт төзи башлаган вакыт, шунда керә иде дә бетә иде», – ди Рәзимә ханым. Җитмәсә, шуннан соң озак та үтми, йорт бәяләре дә нык кына артып китә. Менә бит!

2017 ел – тормышларының зур борылыш алган елы – Рәзимә Бариева исеме белән крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәләләр. Хуҗалык булгач, аның биләмәсе, корылмалары да кирәк бит инде, гаражда гына чеби асрап, әллә ни кыра алмыйсың. Апрель аеннан үзләренә ярардай җир эзләргә тотына Бариевлар. Хуҗалыкны Коркачык тирәсендә төзиселәре килә, ни әйтсәң дә, туган авыллары, ә авылны эш урыннары яшәтә. Ләкин аларга насыйп җирләр Арча районының Якты Көн авылында булган икән. Әле монда да уйлаган ниятләре беренче омтылыштан ук барып чыкмый. Дөресен әйткәндә, аның барып чыкмавы тагын хәерле була.

Радик сөйли: «Теге йортыбызны кабаттан сатып, Якты Көннең җимерек ферма бинасын алырга булдык. Иртәгә документларны тапшырып, кул куешабыз дигән көнне Арчаның аксакалы Әгълиев Илдус Котдусович белән киңәшәсе иттек. Тәҗрибәле, күпне күргән кеше бит. «Ашыкмагыз!» – диде ул. Әле ярый шалтыратканбыз, әле ярый киңәшен тотканбыз, шуның белән «каба» да идек. Авылга 300 метрдан якынрак килеп, ферма төзергә ярамый икән. Элек төзелгәннәрен дә сүттерергә мөмкиннәр».

Бүген ике цехта 15 мең бройлер үстерелүче бу тавык фермаларын алар басу уртасындагы тигез җирдән күтәрә. Читтән карап торучыларга, ул, бәлки, төн эчендә җен-пәриләр көче белән торгызылган булып та тоеладыр. Монда да чәчне агартырдай хәлләр була әле.

Рәзимә сөйли: «Апрельдә эзли башлаган җирне көз ахырында гына рәсмиләштерә алдык. Моны Аллаһы Тәгаләнең ярдәме дими, ни дисең: ул елны безнең бәхеттән кыш соң килде. Ноябрь ахырында да кар ятмаган иде әле. 28 ноябрьдә беренче цехның нигезен күтәрдек, икенче көнне 20 сантиметр калынлыгында кар яуды. Яңа күтәргән нигезне салам белән чак күмеп өлгердек. Өшетмәдек! Бетон туңса, яз көне барысын да җимереп, өр-яңадан төзисе була иде». Беренче елны монда казлар, үрдәкләр үстереп саталар. Икенче цехны узган ел 56 көн (!) эчендә төзеп бетергәннәр. Монысында дәүләт ярдәме дә тигән – миллион ярымлык грант отканнар. «Аның артыннан йөрүе бик кыен, бик күп документ җыясы, дип, без кул салындырган идек инде. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Гатиятов Ринат Мансурович үсендерде. «Дәүләт бирәм дип торганда, кирәкми дип ятмыйлар инде», – дип, сүзе белән дә, эше белән дә ярдәм итте. Ул булмаса, ярты юлда туктала идек», – ди фермер Бариевлар. Чынлап та, ул ярдәм бик урынлы булып чыккан, 800 квадрат метрлы икенче цехны да эшләтеп җибәрә алганнар. Хәзер анда үзләре белән бергә җиде кеше эшли. Җиде кеше эшле булган дигән сүз бит ул. Зөлфәт, Ленар, Васил, Бильгуслар Казанбаш авылыннан ук килеп йөри. «Бу егетләр турында берүк телгә алыгыз, – ди ферма хуҗалары. – Андыйларны башта табарга кирәк әле. Ферманы төзергә дип килгәннәр иде, инде менә үзебез эшлибез дип, эшкә дә калдылар». Егетләрнең эшеннән бик канәгать алар. Якында гына эш булуына тегеләр үзләре дә шат.

Шушы урында тукталырга җыенмый әле Бариевлар. Болары – зур проектның башы гына. Тагын ким дигәндә ике цех төзергә кирәк, ди алар. Булатлары инкубатор эшләтеп җибәрергә хыяллана. Алай да ниятләренең иң зурысы: Арачада кош ите эшкәртү комбинаты ачу. Тагын бер-ике елдан кибет киштәләрендә Арчада җитештерелгән кош ите күрсәгез, тәгаен, Рәзимә һәм Радик Бариевларныкы булыр ул.

 

 

 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...