Гап-гади бәхет

«Рәхәтләнеп эшлибез, әле кичен концерт булса, клубка чыгарга да хәл кала. Авылларны бетә диләр, без аңламаган әллә нинди җилләр дә исештерде, Нәзилә кебекләр булганда, бетми ул авыл, гөрләтеп яшибез әле!» Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авылы басу түрендә эшләгән өлкәннәр сөйли. Нәзилә тыйнак кына елмаеп басып тора. Авыл хуҗабикәсе әнә шундый булырга тиештер инде ул. Ярдәм кулы сузарга әзер булган, ипле, йөзеннән елмаю китмәгән, эштән курыкмаган, кирәк икән трактор да иярләгән, сәхнә идәннәрен сындырырлык итеп ут чәчеп бии дә белгән татар хатыны. Хәер, бу исемне быел район буенча үткән бәйгедә дә беренчелек алып, раслап кайтты Нәзилә Таипова.

Өченче буен яшелчәчеләр

Кызыл Чапчак авылында фермерлар хәтсез. Кемдер җиләк үстерә, кемдер – икмәк, кайсылары – яшелчә. Таиповлар – өченче буын яшелчәчеләр. Нәзиләнең ире Искәндәр бабасы колхозлар таралганчы яшелчәчелектә эшләгән. Үз хуҗалыгында да кыяр-помидор үстереп саткан, авылдашларын да татар халкы өчен ят булган яшелчәләрне үстерү серенә өйрәткән. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр. Улы Өлфәт тә атасы юлыннан китә. Туксанынчы еллар ахырында фермер булып теркәлә. Атасы янында кырда эшләп үскән Искәндәр дә авылда кала. Юк, җир эшенең нәрсә икәнен беләм мин дип, Түбән Камага йөреп эшләп карый әле ул. Юлда булачак хатыны Нәзилә белән таныша. Зәй районы Аксар авылы кызы шәһәрдә педагогика көллиятендә укый. Авылына юл Кызыл Чапчак аша үтә. Автобуста таныша алар. Яшьләр эшне тиз тота. Берничә ай гына Аксарга сукмак сала да Искәндәр, кушылып та куялар. Икесенә дә 20 яшь – җир җимертеп эшләр чаклары. Җиң сызганып, бергәләшеп фермерлык эшен алып бара башлыйлар. Яшелчәләрне сакларга складлар төзиләр. Өч ел элек комбайн алып кайтканнар. Бәрәңге җыйганда кул да пычратмыйлар. Комбайн җыя да машина арбасына бушата. Тәҗрибәле ата белән ана балаларына киңәшләре белән ярдәм итә. Юлын күрсәтеп, фермерлык серләрен өйрәтеп бетергәч, дилбегәне яшьләргә тапшыралар да, узган ел шәһәргә күченеп китәләр. Бер караңгыдан икенченә кадәр тир түгеп яшәгән авыл кешесе гомер көзендә булса да ял итәргә тиештер бит?!

Таиповлар алган уңышларын кая куярга белми аптырамыйлар. Йә шәһәрдәге заводларга тапшыралар, йә күрше районнан килеп алалар. 200 гектар җирләренә бөртеклеләргә дә урын җитә, печәнлекләре дә бар. Быел үзләре өчен яңа культура – борай да чәчкәннәр. Иң зур ярдәмчеләре – авыл кешеләре. Иртә яздан караңгы көзгә кадәр булышалар аларга. Фермерларга ярдәм итәләр Кызыл Чапчаклылар, бигрәк тә Нәзиләләргә. Ни өченме?

«Шау-гөр килеп эшлибез дә, бәйрәм дә итәбез»

Без килгәндә шәһәр ярминкәләренә алып китәр өчен кишер җыеп яталар иде. Трактор җир өстенә чыгарган тамыразыкларны җыеп, капчыкларга тутыралар. Әйтерсең эшләмиләр, ә күңел ачалар. Бер төркем өлкәннәр басу яңгыратып көлешә. Быелгы көзнең кояшлы килүе кәефләрне тагында күтәргәндер, мөгаен. Яңгыр астында җыймыйлар бит. Хәер, андый вакытларда да эшлиләр, ташламыйлар. Иң өлкән ярдәмчеләре Асия әби Исхаковага 71 яшь!

Нинди авыр булсын? Шушында кеше арасында эшләү үзе бер рәхәт, – ди Асия апа, олы яшьтә бил бөгү җиңел түгелдер инде дигән соравыма. – Өйдә көн буе болганып йөреп арып бетәм. Ә монда эшләп кайтсам, икенче сулышым ачылган кебек була, өй эшләренә дә хәл кала. Пенсиягә чыкканнан соң кырдан кайтканым юк минем. Өлфәт һәм Гөлнур заманыннан ук эшлим. Күңеллелеге дә бар, тормыш та куша инде, җаный. Ярдәм иткәч, үзләре дә буш калдырмый: яшелчәсен, икмәген бирәләр. Җитмәсә, бик ярдәмчелләр. Беркөнне ком кирәк булды. Искәндәргә килдем инде: «Иртәгәгә бик кирәк иде», – дим. Төнге тугызда кайтарып түкте, рәхмәт яугыры. Сүз тыңламый калганнары юк, ничек булышмыйсың инде мондый кешеләргә. Җитмәсә, басуга алып баралар, төшереп куялар, җәяүләп йөрисе дә юк бит».

Шуметова Фирдания апа белән Шәвәлиев Илсур абый Югары Чаллы авылыннан килеп эшлиләр. Илсур абый белән кушылганнарына әле өч кенә ел. Күрше авылга кияүгә китсә дә, онытмаган Нәзиләләрне. Тугыз ел буе эшләгән басуны ничек калдырмак кирәк! Ирен дә иярткән, авылдагы хатыннарны да җыеп алып төшә икән.

Бигрәкләр дә яхшы кешеләр шул. Үзләре уңган, ярдәм сорасак, бервакытта да баш тартмыйлар. Нәрсә сорыйбыз, бөтенесен өйгә китереп бирәләр. Ул Нәзилә әллә гел йокламый инде. Бөтен нәрсәгә җитешә бит. Кайтып йөреп вакыт әрәм итмик әле дип, әбәт вакытында һәрвакыт кайнар ризык пешереп алып килә. Ашы, второе, кайнар чәе... («Салат та ясап алып килә әле», – дип кушыла бер абзый. – авт.) Авылны яшәтүче көч, тучны авыл хуҗабикәсе инде безнең Нәзилә.

Уңышны җыеп бетергәч, сарык чалып шашлык ясыйлар. Нәзилә каз бәлеше пешерә. Монысы инде традиция, – дип сүзгә кушыла Илсур абый. – Самавыр чәйләре эчеп, гармуннар белән җырлашып утырабыз. Элек кырда үткәргәннәр, хәзер складта утырабыз рәхәтләнеп. Бик кызык уза бәйрәм, күңелләр ачылып китә. Икесе бергә алып баралар алар тормышны. Бер-береңә ярдәм итмәсәң, тормыш гөрләп бармый шул ул.

Көндез Нәзилә белән бергә – кырда, кич клубта алар. Фирдания апа белән Илсур абыйны да шул клуб таныштырган. «Нәзиләләр оештырган концертта», – таныштык ди алар.

Авыл кайчан яши?

Кызыл Чапчакта мәдәният учагы гөрләп эшли. Авылга яшәү сулышы өрүче урын ул. Халык театры дигән исемнәре дә бар. Режиссер Галия апа Хатипова белән китапханәче Зөбәрҗәт апа Нургалиева ике дистә ел эшлиләр инде. Быел Назиләне клуб мөдире итеп билгеләгәннәр. Гармунчылары, сәнгать җитәкчеләре бар. Авылда яшьләр дә күп түгел. 400 кешелек салада нибары 9 бала – мәктәп укучысы. Өч катлы мәктәпләре ябылганнан соң, укырга күрше авылга йөриләр. Эшләп торган Картлар йорты, хастаханә ябылгач, халыкка хезмәт урыны калмаган. Шуңа күрә яшьләр дә эш эзләп шәһәргә чыгып китә. Тик җомга кичен үк авылга кайтып җитәләр икән. Ә балалары җәй буе, каникулларда авылда әби-бабалары янында.

Безгә балалар бакчасына йөргән кебек йөриләр. Алар белән мәш киләбез. Һәр елны балалар Сабан туе үткәрәбез. Ахырда каз боткасы пешереп ашатабыз. Киләсе елга зурдан кубып үткәрергә планлаштырабыз. Төрле түгәрәкләр оештырабыз, балалар белән ай саен спектакль куябыз. Балалар белән бергә яңа биюләр өйрәнәбез. Нәзилә бик оста бии. Моряк биюләрен башкарганын күрсәгез әле сез аның, – ди Галия апа.

Китапханәдә «Сердәш» өлкәннәр клубы эшләп килә. «Бик яратып йөриләр, һәр чарада теләп катнашалар. Бәйрәм саен концерт оештырабыз. Әйтми калсак үпкәлиләр дә әле. Узган концертта җырлаган идем, монысында шигырь сөйлим әле дип кенә торалар», – дип сөенә-сөенә сөйли Зөбәрҗәт апа.

Үзләре сценарийлар төзеп, кызыклы итеп оештырган концертларын карарга бөтен авыл халкы килә. «Клуб шыгрым тулы була, басып алкышлыйлар, ә менә Казанның түләүле концертларына алай күп йөрмиләр», – дип горурланалар җирле мәдәният хезмәткәрләре.

Мәдәният йорты ишегалдыннан ук музей башлана. Килгән кешеләрне талдан үрелгән читән, эленеп куелган чүлмәкләр, чылбырлы кое, бодай көлтәләре каршы ала. Китапханәдә дә авыл тарихына багышланган кечкенә музей бар. Нәзилә мәдәният йортына килгәч, киңәшләшкәннәр дә, беренче эш итеп ябылган мәктәптә калган музей экспонатларын җыеп алып төшкәннәр. Фойеда ясалган күргәзмәдә хәзер мамонт тешләренә кадәр бар. «Борынгы гадәт-йолаларны онытмас, авылны бетермәс өчен кирәк ул музей. Балалар авылның тамырын белеп үсәргә тиеш», – ди Нәзилә. Фантазиясе бай клуб мөдире: «Апалар, әйдәгез, оештырабыз», – дип кенә тора. Бергәләп спектакльләр әзерлиләр. Авыл халкы да аптыратмагыз әле дип тормый, бик теләп катнаша. Әле гастрольләргә дә йөриләр. «Спонсорыбыз бар бит безнең», – дип елмаялар Искәндәр ягына карап. Анысы машинага төяп күрше авылларга алып чыгып китә, фотога да төшерә.

Мәдәният йортын төзекләндерергә кирәк. Клуб мөдиренә шул уй тынгы бирми. Быел аз-азлап тотынганнар, тик шулай да капиталь ремонт таләп ителә. Республика программасы буенча ремонт берничә елдан соң гына ясалырга тиеш. «Безнекеннән дә начаррак клублар барын беләбез дә соң, үзебезнекен тизрәк матурлатасы килә», – ди Нәзилә. Гөрләп торган мәдәният учагын тагын да ялкынландырыр өчен өчен кайчак җитәкчелекнең бер сүзе җитә дә соң...

Икәү тартсаң, авыр түгел

Мин ансыз ике кулсыз. Искәндәр – терәгем, – ди Нәзилә, бу кадәр эшкә ничек өлгерәсең җитешеп бетәсең соң дигән соравыма. – Киңәшләшеп яшәсәң, барысына җитешәсең ул.

Әле бит өйдә дүрт бала бар. Дөрес, алар үзләре ярдәмче инде. Уллары Илназ Түбән Кама нефть-химия көллиятендә укый. Ялларда әтисе белән техника арасында кайнаша. 12 яшьлек Алия сеңелләрен караша, ашарга пешерә. 10 яшьлек Дилия – апасының ярдәмчесе. Ә менә 4 яшьлек Зәлия – өй хуҗасы. «Ул безне кубызга биетүче», – дип көләләр аның хакында. Өйдә зур хуҗалык. Өч сыер сава Нәзилә, печән вакытларында ире белән тракторда да эшли. Басуга агу сибәргә ярамый дип, ярдәмгә килгән авыл халкы, мәктәп укучылары белән бергә 6 гектарлы кәбестә басуын да кәтмәннәргә чыга. Тиз генә өенә кайтып, ашарга әзерләп килергә дә өлгерә.

Тиздән кыш җитә, бераз иркенәеп, ял итәсез инде, – дим.

Кыш көне Түбән Камада сату ноктабызны ачабыз. Анда үзебез үстергән яшелчәне сатарга йөрим,– ди Нәзилә.

Уңган авыл кешесе ял итә белми шул ул. Ел дәвамында эшләсәң генә нәтиҗәсе дә күренә дә, табыш та арта.

«Авылыбыз бик ярдәмчел», – дип сөенә Нәзилә. Тик аш атканнарга, аш белән җавап бирүчеләргә генә ярдәм итәргә ашкынып торалар бит. Таиповлар – әнә шундыйлардан. «Җир – ашатучы, гүзәллек тудыручы. Авыл – тирә-якны туендыручы», – ди Нәзилә.

Кешеләрне, җирне яратканнар гына авылны яшәтә шул...

 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...