Алтынчы буын балчы

Биек өрәңге агачына менеп, сарган умарта кортларын җыеп төшкән кечкенә кызга соклана да, аптырый да авылдашлары – Лаеш районы Кече Елга халкы. «Сине Казаннан алыштырып кайтарганнар», – ди аңа әбисе белән бабасы яратып. (Болай дип әйтергә сәбәбе бар!) Ә шук кыз Баһаутдин нәселе дәвамчысы булуын раслый: умартачылык белән шөгыльләнә һәм бабасы кебек үк үткәннәр белән кызыксына. «Минем өчен яңалыкның бәясе юк, ә менә тарих – бәһасез», – ди Гәүһәрия ханым Вәлиуллина.

Морзалар нәселеннән ул. Буш сүзләр генә түгел бу. Архив документлары белән расланган шәҗәрәсе – өй түрендә. Һәр кеше җиде буын бабасын белергә тиеш, ә Гәүһәрия апа үз буынын гына түгел, әнисе тамырларын да таба. Ике шәҗәрәле ул!

Шәҗәрә, дин күзлегеннән караганда, оныкларга җиде буын әби-бабасы рухына дога кылу өчен кирәк булса, ханлык чорында морзалар үзләренең туганлык бәйләнешләрен җир биләмәләре белән килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларны хәл иткәндә кулланганнар. Ул чорда шәҗәрә рәсми документ булып саналган, заманча итеп әйтсәк, юридик көчкә ия булган. Бүген документ итеп кабул ителми. Аңа карап кына әһәмиятен дә югалтмый. «Нәсел тарихы – буыннар арасындагы бәйләнешне саклый торган зур хәзинә», – ди Гәүһәрия апа.

Җиде буын бабасын эзләп таба ул. Тик Иркен бабасыннан соң чылбыр очы югала. Берчак төш күрә. 40 – 45 яшьләрдәге костюм кигән кешене Иркен бабаң дип таныштыралар. «Нинди минем бабам булсын, ул бит кыргызга охшаган», – ди Гәүһәрия. Төш аның исендә кала. Тарихи документларда эзләнә башлагач, әлеге бабасының 45 яшьләрдә үлгәнен ачыклый. Тик берничек тә аннан соңгы буынны таба алмый. Димәк, бабасы бу җирлеккә кайдандыр килеп урнашкан. Кыргыз булуы да хактыр, чөнки бездә әлеге халык чалымнары бар дип фаразлый. Зур эш башкара ул, барлык документларны туплап нәсел тарихы турында китап яза.

Нәсел бәйрәменә 400 туганы җыела

Тарих белән кызыксынмаса, бүген мин алтынчы буын умартачы дип әйтә алыр иде микән?! Ә ул белә: морза Ишморза бабасы сәүдәгәр була. Алтышар айга читкә чыгып китеп, сәүдә эшләре белән йөри. Авылга беренче помидорларны да ул алып кайта. Бакчада кызарып үскән помидорларын күреп, авыл халык Ишморза урыс ризыгы ашый дип гаҗәпләнә. Ул заманда җирле халык кызыл, кара төсләрне өнәмәгән, андый төстәге ризыкларны да яратып бетермәгән. Авылга беренчеләрдән булып умарта кортлары да алып кайтучы да – Ишморза карт. Алар нәселендә умартачылык әнә шулай ерак тамырлардан башлана. Бабасы Баһаутдин да умарта тота. Аның бал кортларына кагылышлы язмалар белән тулган калын дәфтәре әлегә кадәр саклана. Анда кортларларны кайчан кышларга керткәннәр, кайчан чыгарганнар, ел яхшы килгәнме, юкмы – барысы да язылган. Әтисенең дә шундый ук көндәлеге дә бар. Хәзер умартачылык белән шөгыльләнгән Гәүһәрия дә алар тәҗрибәсен куллана – һәр оя корт өчен көндәлек язып бара һәм балачагын, әтисен бик сагына. Җитми, бик җитми әтисенең киңәшләре...

Әтисе белән әнисе 35 ел буе умартачы булып эшлиләр. Республика күләмендә зур уңышка ирешәләр. Һәр көн кояш чыкканда ук Кашан урманнарындагы умарталыкка ук чыгып китәләр. Өйдәге эш – җиде балага. Әтисе иртән эшкә киткәнче аларны торгызып, бакчага алып чыгып тезеп бастыра да һәрберсенә эш бүлеп калдыра. Кичен кайткач, өйгә кергәнче үк балалары башкарган эшләрне тикшереп чыга. Баһаутдин бабаларына бакчадагы 30 баш умартаны карарга да ярдәм итә балалар. Гәүһәрия апа кечкенәдән умарта кортларының әһәмиятен белеп үсә. Тикмәгә генә, аерылып чыгып китеп, өрәңгегә сарган кортларны җыеп төшми бит инде ул кечкенә чагында. Шуклыгы белән дә гаиләдәге башка балалардан аерылып тора. Шуңа да «Казан шпанасы» дигән сүзне еш ишетергә туры килә аңа. Үпкәләми, ул аны мактау итеп кабул итә. Казан хастаханәсендә туганга шулай дип әйтәләр бит аңа! Эш болай була: Гәүһәрия белән көмәнле әнисе, инде бала туар вакыт җитсә дә, ун капчык бәрәңгене таксига салып, Казанга юл тота. Колхоз базарында бәрәңгесе сатылып бетүгә үк тулгагы башлана. Аны Тукай урамындагы бала тудыру йортына илтәләр. Гәүһәрияне әнисе авылга ун бәрәңге капчыгына төреп алып кайта.

Әтисе Гәүһәриянең умартачы булуын тели. Тик кыз Казан дәүләт педогогика институтының физик тәрбия бүлегенә укырга китә. Укырга кергәндә дә бал кортлары ярдәм итә әле аңа. Ничекме? Имтихан сорауларының берсе буынтык аяклылар хакында була. Кем кем, бал кортлары арасында үскән Гәүһәрия алар хакында сәгатьләр буе сөйли ала. Укытучы берничә тапкыр туктатырга тырышып карый. Юк, сөйләп бетермәде бит әле – туктамый. Ахырда имтихан алучы укытучы аны аудиториядән куып чыгара. Җавабым ошамады дип елап җибәрә кыз. Трамвайда да бертуктаусыз елап кайта. Имтихан билгеләре куелган кенәгәне ачса, анда – «бишле»!

Институтны тәмамлап, Имәнкискә авылы мәктәбенә физкультура укытучысы булып урнаша. Шушы авылда Спас районы Үрнәк авылы егете, тормыш терәге – Җәвит белән очрашып кавыша. Бер ул белән бер кыз үстерәләр. Лаеш шәһәрендә гаилә оясы корып, сукыр һәм начар күрүче балалар мәктәбендә ЛФК укытучысы булып эшли башлый. Кулында спорт инвентарьлары булса да, милли җанында шигърият уты яна аның. Ул балалар белән уздырган Нәүрүз бәйрәмен күргән РОНО җитәкчелеге аңа татар теле укытучысы булырга киңәш итә. Укытучыларның белемен күтәрү институтына кереп, һөнәрен татар теле укытучысына үзгәртә. Һәм иҗат чишмәсе ургыла башлый. Шигырьләрен укыганнан соң, Туфан ага Миңнуллинның: «Кулыңа туп түгел, каләм алырга кирәк иде», – дигән сүзләре дә үсендерә аны. Иҗаттан аерылмый ул. Бүгенге көндә ике шигырь китабы дөнья күргән.

Укытучы булып озак эшләргә туры килми аңа. Сәүдәгәр бабалары каны үзенекен итә. Ике меңенче еллар башында – шәхси кибетләр күренә башлаган чорда – Лаешта беренчеләрдән булып кибет ачалар. Кечкенәдән намазын калдырмаган Гәүһәрия өчен аның хәләл булуы шарт. (Кечкенә чакта намаз вакыты җиткәч, урамнан йөгереп керә идек тә, яулыкларыбызны ябып, намазга баса идек, укып бетергәч, кабат уйнарга чыгып чаба идек, дип искә ала ул. Бабасы әйткән була: «Дин кануннарын тотканыгызны песи дә сизмәсен!») Алты ел элек әтисенең дә теләген тормышка ашыра: умарта тота башлыйлар. Җәвите дә эшнең җаен белә. Аның да әтисе умартачы була бит. Юк, мал артыннан куар өчен башламыйлар бу эшне. Күңелне ял иттерер өчен. «Урмандагы матур аланда урнашкан чүнлеккә (умарталыкка) барып, кортларны сәламләгәч тә, бөтен борчулар, алҗулар онытыла, алар – җан рәхәте», – диләр. Умарта кортларының акыллылыгы, тырышлыгы хакында сөйләп туя алмыйлар Вәлиуллиннар. Бөтен серебезне әйтәбез, тик умарталарга кагылышлысы хакында сорамагыз, диделәр. Умарта тотуны чәкчәк пешерүгә тиңлиләр. «Чәкчәкне дә бер үк төрле рецепт белән пешерсәләр дә, кемнекедер уңа, кемнекедер юк. Кулга да карый, сере дә булмый калмый», – диләр. Балның файдасы хакында пәйгамбәребез хәдисен китерәләр: «Бал кортлары җитештергән хәзинә, үлемнән кала, бар авыруларга да шифалы...»

Бал кортлары – җан шифасы

«Минем Гәүһәрия үзе дә бал корты кебек», – ди Җәвит абый. Бизнес, умарта, йорт мәшәкатьләре (бакчасын матурлау өчен Камадан чуерташлар ташып, бөтен өслекләргә кечкенә ташлар беркетеп чыккан!), архивларда утырып тамырларыңны барлау, тарихи бәйрәмнәр үткәрү...

Шәҗәрәсен төзегәннән соң, авылында ике ел нәсел бәйрәме үткәрә. 400 туганы җыела. Озын итеп ясалган өстәлләрдә, әйләнеп утырып, җиде буын бабалары рухларына Коръән укыталар. Үзенекеләргә генә түгел, ярты авыл бабаларына дога уку бит инде бу! Борынгы әйберләр җыю Гәүһәрия апаның тагын бер яраткан шөгыле. Ниләр генә юк анда: 1870 елга караган өстәл җәймәсе – Таифә әбисенең бирнәсе, 1876 елгы самавыр, Баһау бабайның 1910 елда кулланган көмеш кашыгы, бабасының сугыштан язган өчпочмаклы хатлары, борынгы календарьлар... Туган нигезендә гаилә музее да ача ул. Анда 200 дән артык экспонат. Менә шулар аның өчен алтынга тиң әйберләр. Буыннар чылбырын ныгыту өчен тагын бер зур эш. «Оныкларыбыз Гәүһәрия әби ачкан музей дип горурлансын иде», – ди ул.

Гомер бер генә бирелгән, аны бәрәкәтле итеп, аралашып, гөрләшеп үткәрергә кирәк дип яшиләр. Шуңа да кыш саен авылга кайтып, бөтен авылдашлары белән чаңгы шуарга чыгалар. «Андагы күңеллелекне сөйләп бетереп булмый, кайтып күрегез әле бер», – ди кунакчыл, киң күңелле Гәүһәрия апа. Чаңгы шуганнан соң, өстәл әзерләп күңел ачалар. Гармуннар уйнап, җырлар җырлыйлар. Бу инде авылның традициясенә әйләнгән. Кызганыч, аларга чаңгы шуарга үзенең «Буран»ы белән эз салучы, авылга күпер төзетүче Шамил ике ел элек фаҗигале төстә һәлак булган. Исемен мәңгеләштерер, тарихка кертеп калдырыр өчен авыл янындагы бер тауга аның исемен бирәләр. Авыл җыенында рәсми төстә игълан итәләр. Азан кычкырып, намазлар укыганнан соң, бәйрәм башлана. Сабантуйга тиң була ул. Авылдашлар җыенны ел саен үткәрүне дә күтәреп алалар. Авыл халкының бердәмлеге – җитәкчеләрдән. Ә алардан уңа Кече Елга халкы.

Киемнәрдә дә милли традицияләр саклана бит. «Авыл Сабан туенда балитәкле күлмәк киеп килүчеләргә бүләкләр булачак дип игълан иткәч, бер апа төн утырып күлмәк тегә», – дип сөйли Гәүһәрия ханым. Бүләксез калдырмыйлар. Ул да хәзер традициягә әйләнгән инде. Авылында тарихи бәйрәмнәр уздыруда башлап йөрүче ханымны «Ак калфак» оешмасының район бүлеген җитәкләргә чакыралар. Йолаларны саклау белән янып йөргән Гәүһәрия җиң сызганып эшкә керешә. Гореф-гадәтләрне яңарту өчен төрле кичәләр оештыра, быел район Сабан туенда үзләренә аерым бер сәхнә бирәләр. Сабантуй эчендә Сабантуй оештыра ул. Кич утыру йолаларын күрсәтәләр, борыңгы кәсепләргә нигезләнгән ярышлар оештыралар. Катнашучылар, балачакны, яшьлекне искә алдык, дип рәхмәт укыйлар аңа. Әле борынгы исемнәрне кайтару максатларында җыен уздырырга ниятләп йөри. «Кайчак кергән кеше, балаларына, оныкларына әллә нинди ят исемнәр белән эндәшәләр. Ә безнең халык мәгънәле, матур яңгырашлы исемнәргә бай бит. Аларны искә төшерергә генә кирәк», ди – Муса, Ибраһим, Йосыф, Исмәгыйль, Сабирның әбиләре Гәүһәрия апа.

«Безнең бизнестан кергән керемнең күп өлеше әнә шулай тамырлар эзләүгә, китаплар чыгаруга, милли бәйрәмнәр оештыруга китә», – дип көлә Гәүһәрия апа. Юк, жәлләми ул аларга акчаны. Изге эшкә киткәне йөзе белән әйләнеп кайта ди. Иң мөһиме – бәрәкәтле булсын. Ярдәм сорап килгәннәргә дә булышмый калмыйлар. Соңгы киемеңне салып бирәсең бит инде дип туктатып калырга да кеше юк. Җәвит абый да шундый киң күңелле (Лаешта үткән чаңгы ярышында фирменный ухасы белән бөтен район халкын сыйлый Җәвит абый). Башкаларда уңыш булмаган елларда да умарталарының күп бал бирүен дә әнә шуннан күрәләр. «Бал – Ходай биргән нигъмәт. Димәк, Аллаһы Тәгалә бездән разый», – диләр.

Кешене язмыш җилләре кайда гына йөртсә дә, ул барыбер аны туган-үскән җиренә, болынлыкларына, балачак сукмаларына алып кайта. Кем генә булмасын, нинди урында гына эшләмәсен, ничек кенә бай тормышта яшәмәсен, ул туган авылының тарихын, табигатен хөрмәт итәргә, кешеләрен барларга, зурларга тиеш, – ди Гәүһәрия апа тормышының мәгънәсе хакында сөйләгәндә. Бездән соң зур-зур сарай, тау-тау маллар түгел, тарих калырга тиеш. Тарихта эзебез калу мөһим. Бәлки, байлык әнә шул эзне ясарга ярдәм итүче генәдер. Балалар бәяләгән иң зур бүләк – рухи бүләк. Үткәне булмаганның киләчәге юк бит.

 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...