Италия – коронавирус иң күп таралган урын

 

(Бу илдә яшәүчеләр ни сөйли?) 

 Италия Европа илләре арасында иң күп коронавирус очраклары  таралган дәүләт. Ул бу авырудан үлүчеләр саны буенча да беренче урында тора. Илдә чирләүчеләр саны 15 мең тирәсе, бер меңнән артык кеше якты дөнья белән хушлашкан. Анда ил буенча карантин игълан ителде. Халкы ничек яши? 

Италиянең Модена шәһәрендә яшәүче София махсус «Сөембикә» сайты өчен менә нәрсәләр сөйләде: «Телевизордан маскадан йөрүче кытайларны күрсәткәннәр иде бит әле. Менә бездә дә хәзер әнә шундый вазгыять. Маскалардан, перчаткалардан йөрибез. Перчаткалар хәзер сатуда да юк. Гомумән, спирт, маскалар, кул өчен антисептиклар – дефицит. Башка әйберләр бар. Азык-төлек сатыла торган кибетләр эш көннәрендә эшли, ялларга ябыла. Ә башка кибетләр 3 апрельгә кадәр бөтенләй ябылды. Мәктәпләр 20 февральдән бирле эшләми. Эштә махсус карточка бирделәр. Юлда туктатсалар, шуны күрсәтергә кирәк. Әгәр бер сәбәпсез йөрисең икән, административ җәзага тарталар. Хәтта төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.  Эштә дә бер төркем хезмәткәрләр – иртәрәк, икенчеләре соңрак килә. Әбәт вакыты да төрлечә. Мәсәлән, башта ун кеше ашый, соңыннан – унысы. Бу кеше күп җыелмасын өчен эшләнә. Артык аралашулар булмасын өчен. Гомумән, аралашкан вакытта кешегә бер метрдан да якынрак килергә базмыйлар. Карантин режимы булгач, шәһәрдә бер районнан икенче районга барырга ярамый. Башка шәһәргә бару турында сүз дә булырга мөмкин түгел. 

 Әйе, коронавирустан өлкәннәр үлүе хак. Хастаханәләрдә урын юк. Авыргач, хастаханәгә барырга ярамый, анда бары кертмәячәкләр. Табиб чакыртырга гына була. Бездә чын-чынлап пандемия. Кайберәүләр өйләрендә үлә. Менә бүген генә бер егетнең өеннән үле гәүдәсен таптылар. Авырган булган. Табиб килеп температура төшерә торган дарулар эчәргә кушып киткән. Аның үпкәсе ялкынсынган һәм егет үлгән. Мин шуны әйтер идем: картлар гына түгел, патологиясе булган яшь кешеләр дә үлә бу авырудан. 

Бездә бик куркыныч вазгыять. Соңгы ун көндә генә 7 мең кеше чир йоктырды. Итальяннар билгеле бер кагыйдәләргә буйсынып яшәргә яратмыйлар. Алар үзләре теләгәнчә яшәргә яраталар. Шуңа күрә дә әле авыру шулай тиз тараладыр бу илдә. Алар бернигә карамый йөриләр, аралашалар. Хәзер карантин кертелгәч кенә өйдә утырырга мәҗбүрләр. Урамда бик күп полицияләр, хәрбиләр. Бик нык контроль. Машиналар йөрми, урамда кеше юк. Ужаслар киносындагы кебек. Бу фаҗига тиз үтәр дип ышанып яшәргә генә кала». 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...