Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Сентябрь, 2015

02 сентября 2015
1311 карау
Люция Фарсина (30.09.1930–4.03.2005) – Татарстанның атказанган артисты.

Казанда туа. 1951 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Шул елны ук Республика күчмә театры труппасына (хәзерге К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры) эшкә алына. 1958–1961 елларда Камал театрында эшләп ала. Төрле еллар аралыгында шулай ике театрда эшли. 1971 елдан кабат күчмә театрга кайта. Әйдәп баручы артистларның берсенә әверелә. Шук малайлардан башлап (Сәгыйть – «Кара йөзләр» М. Гафури), саф күңелле татар карчыгына кадәр (Зөлхия – «Кыр казлары артыннан» И. Юзеев) җиренә җиткереп, ышандырып уйный. Музыкаль драмаларда поэтик геройларны бик табигый итеп башкара. Чит телдән тәрҗемә ителгән пьесаларда уйнаган рольләре дә ихлас. Мәсәлән, А. Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр» пьесасындагы Кручинина ханым ролендә ул, әйтерсең лә, үз-үзен, үз тормышын уйный. Шундый ук көйләнмәгән тормыш, сәхнәгә булган шундый ук мәхәббәт, шундый ук бәхетсезлек. 1980 елда Люция ханым ТАССРның халык артисты исеменә лаек була. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com