Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБезнең йолдызлар → Клара Хәйретдинова

Клара Хәйретдинова

06 июля 2018
45 карау
Клара Хәйретдинова (27.07.1948) – опера җырчысы, педагог, Татарстанның – халык, Россиянең атказанган артисты.

Биектау районының Өнсә авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт пе­да­гогика институтында укый. Студент елларында Казан вертолет за­во­ды клубындагы үзеш­чәннәр түгә­рәге­нә йөри. 1969 елда аны Татар дәүләт филармониясенә солист итеп алалар. Шул ук елны, конкурс үтеп, ике елга Мәскәүгә – Бөтенрос­сия эстрада сәнгате остаханәсенә укырга китә. 1979 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, кабат филармониягә кайта. Ләкин озакка түгел, 1980 елдан 2006 елга кадәр опера һәм балет театры сәхнәсендә җырлый. Беренче роле – «Князь Игорь» (А. Бородин) операсында Ярославна партиясе. 1997 елда аны Казан дәүләт консерваторясенә вокал укытырга чакыралар. 2006 елдан опера сәхнәсен калдырып, үзен тулысы белән педагогикага багышлый.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com