Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Лидия Әхмәтова

17 января 2018
353 карау
Лидия Әхмәтова (17.10.1962) – Татарстанның халык артисты, профессор.
Кайбыч районының Соравыл авылында туып-үсә. Әти-әнисе икесе дә җырга-моңга гашыйк кешеләр була. «Әти әллә ничә төрле уен коралында уйный, әни бик матур итеп җыйрлый иде», – дип искә ала җырчы. Алты бала үсә алар, алтысы да баянда, скрипкада уйный. Кечкенәдән үк бию белән дә мавыга. Район конкурсларында гел бию белән катнашса да, җырчы булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга культура-агарту училищесының хор бүлегенә укырга керә. Мөмкинлекләрен күреп, укытучысы музыка училищесына барырга киңәш бирә. Аннары инде консерватория, аспирантура... Консерваторияне тәмамлаган елны ук аны Казан педагогика институтының музыка факультетына вокал укытырга чакыралар (1992).  2011 елдан – Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә. 2014 елдан филармониянең джаз оркестрын җитәкли. Үзе дә кырыкка якын җырга көй язган композитор. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com