Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Август, 2017

02 августа 2017
227 карау
Ләлә Миңнулина (21.08.1952) – Татарстанның халык артисты.

Казанда туып-үсә. Балачактан табиб булырга хыялланса да, мәктәптән соң театр училищесын сайлый: Рузия Мотыйгуллина, Алсу Гайнуллина, Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зариповалар белән бергә Марсель Сәлимҗанов курсында укый. Чандыр гәүдәле сөйкемле кызны 1974 елда Республика күчмә театрына эшкә алалар (хәзерге К. Тинчурин исемендәге театр). Рольләрне шулкадәр чын, ихлас уйнавы белән, тиз арада халык мәхәббәтен казана ул. Әмма әнисе каты авыру сәбәпле, аңа театрдан китеп торырга туры килә. Театрдан аерылуы 1985 елда, кызы беренче сыйныфка укырга кергәч, тагын кабатлана. Тормышының бу чорында артист ханымга почтальон да булырга, балалар бакчасында да, хәтта заводта да эшләргә туры килә. Һәм бу тәҗрибәсе кабат театрга кайтып, актерлык эшчәнлеген дәвам иткәндә ярап куя. Ул күп уйный, төрле-төрле геройларны тасвирлый, табигыйлыгы белән җәлеп итә. Өч дистәдән артык роль арасында күңелгә иң уелганы дип, артистка үзе «Кырларым-тугайларым» (Т. Миңнуллин) спектаклендә – Мөслимә; «Кара йөзләр» (М. Гафури) спектаклендә Галимә рольләрен атый. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com