# Безнең йолдызлар / Хатын-кыз галәме / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Май, 2017

03 мая 2017
143 карау
Әлфия Галимова (30.05.1922–25.03.2015) – Татарстанның халык аристы.

Казанда туып-үсә. 1950–1961 елларда  Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия театрының төп җырчыларыннан була. Тормышын җыр сәнгате белән бәйләвенә Горький урамындагы белдерү сәбәпче була. Мәскәүгә ГИТИСка һәм консерваториягә студентлар җыялар икән. Моны белеп, ул үзен сынап карарга ниятли. Хыялы – драма артисты булу. Әмма комиссиядә утыручылар аңа Мәскәү консерваториясенә юллама бирә. Укытучысы – Дора Белявская. Консерваториядән соң ул Казанга – татар опера театрына кайта. Монда башкарган тәүге роле – «Кармен» операсында Фраскита. Төп роль түгел, әмма шулай ук бик зур хезмәт сорый торганы. Дебюты дип, ул үзе «Иван Сусанин» операсындагы Антонида ролен атый. 1956 елда – Казан опера һәм балет театры бинасын ачу тантанасы уңаеннан куелган «Алтынчәч» операсында Алтынчәч партиясен башкарып, чып-чын уңыш казана яшь актриса. 1961 елда ул кабат Мәскәүгә барып, консерваториянең аспирантурасына укырга керә һәм театрга әйләнеп кайтмый. 1964–1965 елларда Казан музыка училищесында укыта. 1966 елдан Татар дәүләт консерваториясендә эшли. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com