Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Декабрь, 2016

12 декабря 2016
762 карау

Фәһимә Хисамова (1.12.1936) – тел галиме, профессор. Татарстанның атказанган укытучысы, атказанган фән эшлеклесе.

Ютазы районы Кәрәкәшле авылыннан. 1955 елда Казан дәүләт университетына укырга керә. 1967–1970 елларда аспирантурада укый. Җитәкчесе – профессор Диләрә Тумашева. Бу вакытта Фәһимә ханым инде өч бала анасы була. Балалар үстерү белән кандидатлык диссертациясен язуны бергә алып барырга туры килә. Әлбәттә, фәнни уңышларында ире –  күренекле галим Нурмөхәммәт Хисамовның да ярдәме зур. 1995 елда ул инде докторлык диссертациясен яклый. 1998 елдан – университетта профессор. 1999–2007 елларда КДУның (хәзерге КФУ)  татар филологиясе һәм тарих факультетында татар теле кафедрасы мөдире була. Ул әле бүген дә университетта, профессор вазыйфасында. Фәһимә Хисамова – татар теле өлкәсендә дистәләгән хезмәт язган кеше.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com