Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Октябрь, 2016

03 октября 2016
1006 карау
Гөлсем Болгарская (15.10.1896–9.01.1968) – Татарстанның – халык, Россиянең атказанган артисты.


Казанда туа. 1910 елдан «Сәйяр» труппасында эшли башлый. Хатын-кыз артистлар җитмәгәнлектән, бер үк спектакльдә берничә роль дә башкарган чаклары була. Совет власте урнашкач, РСФСРның Халык комиссариаты каршында эшләүче Мөселманнар хәрби үзәк коллегиясе оештырган драматик труппада эшли. 1922 елдан 1968 елга кадәр – Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында (1939 нчы елга кадәр ул «Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры» дип атала). Халык артисты исемен беренчеләрдән булып алган артистка (1923 ел). Беренче ире – актер Барый Болгарский. 1918 елда икенче мәртәбә драма актеры Хәмит Колмәмәт белән гаилә кора, ике балалары туа. Кызы Фирдәвес Болгарская композитор Әнвәр Бакировның хатыны. Уллары Гаден исә Бөек Ватан сугышында катнашып, өч тапкыр һәлак булды дигән хәбәре килсә дә, исән-сау кайта. 

Татар халкының беренче профессиональ артистларыннан булган Гөлсем Болгарская 1940 елда – «Почет Билгесе» ордены, 1957 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com