Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Май, 2016

04 мая 2016
1190 карау
Флера Хәмитова (2.05.1936) – Татарстанның атказанган артисты (1976).

Казанда туа. 1956 елда Казан педагогика училищесын, ә 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый. Шул ук елны  Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына кабул ителә. 1968 елда аны театр училищесына сәхнә теле укытырга чакыралар. Театрда эшләү белән бергә училищеда да сигез ел укыта. Ләкин зур рольләр уйный башлагач, аннан китәргә туры килә.  Укытучы булу хыялы һаман да сүнми – 1985 елда сәхнәне калдырып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә сәхнә теле укыта башлый. Тамашачылар хәтеренә Дибәҗә – «Көзге ачы җилләрдә» (А. Гыйләҗев), Сәрия – «Кайда соң син?», Разия – «Ике килен-килендәш» (X. Вахит), Хәмдия – «Чаткылар» (Т. Гыйззәт), Сәрби – «Яшь йөрәкләр» (Ф. Бурнаш), Мәйсәрә – «Зәңгәр шәл», Сәрвәр – «Сүнгән йолдызлар» (К. Тинчурин),  Саҗидә – «Диләфрүзгә дүрт кияү», Галия – «Дуслар җыелган җирдә» (Т. Миңнуллин), Халидә – «Тормыш җыры» (М. Әмир), Расиха – «Өчәү юлга чыктык» (Р. Батулла), Әлфинур – «Тол хатыннар» (С. Шәкүров), Хәтирә – «Кан кардәшләр» (Ю. Әминов), Хәмдия – «Ак калфак» (М. Фәйзи) кебек рольләре белән кереп калган.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com