Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Февраль, 2016

03 февраля 2016
1242 карау
Шәхсәнәм Әсфәндиярова (8.02.1926–27.09.1996) – ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты.

Үзбәкстанда туып-үсә. 1939–1941 елларда Ташкент хореография училищесында укый. 1949 елда ГИТИСны тәмамлый. 1950 елдан – Татар академия театрында. Күренекле артисткаларның берсе. Чын-чынлап ышандырып, каһарманының хис-кичерешләрен тамашачыга йоктырып уйный белүчеләрдән.  Артистлар аны, яратып, үзара Шаха дип йөрткәннәр. Чынлап та, аңардан нәзакәтлелек, затлылык, шаһлык бөркелә сыман. Бик чибәр дә була ул. Замандашлары әйтүенчә, Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» әсәрендә аның Луизасына сокланмаган кеше булмаган. Татарчасы шәһәрчәрәк булган артисткага авыл хатыннары рольләре килешеп тә бетми кебек. Шулай да, татар сәхнәсендә аның онытылмаслык рольләре бар. Ч. Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә Хәдичә роле өчен 1967 елда Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Озак еллар яшь артистлар тәрбияләү белән шөгыльләнә. Бердәнбер кызы Җәмилә дә артист һөнәрен сайлаган.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com