Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Октябрь, 2015

01 октября 2015
1353 карау
Җәваһирә Сәлахова (1.10.1925–24.12.2009) – җырчы, Татарстанның атказанган артисты.

Балтач районы Түбән Кенә авылында гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килә. Арча районы Апаз мәктәбендә 7 класс белем ала. 1939 елда Мәскәү музыка училищесына укырга керә. 1941 елда татар сәнгате зур бәйгегә – Мәскәүдә узачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерләнә. Җәваһирә Сәлахованы Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә чакыралар. Вакытлыча гына килгән җырчы үзенең бөтен гомерен шушы филармониягә багышлый. Бөек Ватан сугышы елларындагы фронтның алгы сызыгында күп тапкырлар концертлар бирә. 1956 елда Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек була. Ул – 40 елдан артык җыр сәнгатенә хезмәт иткән кеше. Рәшит Ваһапов белән икесе сәхнәгә беренче тапкыр дуэт белән чыккан татар җырчылары алар. «Мәрфуга», «Зөләйха», «Галиябану» җырлары «Алтын фонд»та алар тавышы белән саклана.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com