Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеСәламәтлек → БАВЫРЫҢНЫ САКЛА!

БАВЫРЫҢНЫ САКЛА!

12 января 2018
1270 карау
Дәваланырга яратабыз да соң инде! Чүт кенә берәр җиребез чәнчеп алдымы, дару кабарга ашыгабыз. «Дару» сүзенең грекчасы «агу» дигән сүз икәнен бик сирәк кеше генә белә. Теләсә кайсы даруга кушып бирелгән инструкция кәгазен игътибар белән укып чыксаң, күп кенә даруларның безгә ярамаган хикмәте барлыгы ачыкланыр.

Организмны пычраткан нәрсә­ләрдән, даруларның калдыкларыннан чистарту эше белән бавырыбыз мәшгуль. Без даруларны күбрәк эчкән, дозаларны сакламаган саен организмга килгән зыян да зуррак. Дөньяда меңнән артык дару препаратының бавырга зыян салуы мәгълүм. Даруларны күп эчүдән организмга салына торган зыянның ун проценты аңа туры килә. 

Бавыр өчен иң зарарлы дару – «Парацетамол». Бавырга зыян салучы дарулар рәтендә икенче урында ялкынсынуга каршы стероидлы булмаган дарулар тора. Аларны арт-ритлар вакытындагы авыртуларны басу өчен кулланалар. Артрит ише чирләр хроник чирләрдән саналганга күрә, дарулар да озак вакыт эчелә.
Өченче урында – антибиотиклар. Шулай ук туберкулезга, яман шешкә каршы дарулар да агулы.

Бу гына түгел әле. Фитотерапия, хәтта кайбер витаминнар да бавырга авырлык китерә. Даруларны чамалап кына эчәргә кирәклеген беркадәр аңлау бар барын. Тик шулай да төрле үләннәрне, катнашмаларны халык файдалы гына дип белә.

Иң элек авырлыкны киметү өчен эчелә торган препаратлар турында сүз бара. Хәтта аерым төр витаминнар да бавырга зыян сала ала. Мәсәлән, А һәм Е витаминнары кушылмасы тән тиресен матурлау өчен еш тәкъдим ителә. Әмма Е витамины А витаминының агулы тәэсирен көчәйтә.
Себерне яуларга барган беренче кешеләр бавырлары эшләмәүдән үлә торган булганнар. Чөнки алар шушы витаминнарга гаять бай ак аю бавыры белән сыйланырга яратканнар.
Әлбәттә, мондый тайпылышлар гел булып тормый. Алай да, кай тарафтан куркыныч янаганын белеп тору мөһим.

Дарудан зарар килгәнлеге биш көннән, ә кайвакыт берничә айдан соң гына ачыкланырга мөмкин. Шуңа күрә тәҗрибәле табиб хроник авыруларының бавыры ни хәлдә икәнлеген игътибарлап торырга тиеш. Иң дөрес юл – вакыт-вакыт «бавыр пробалары» алу.

Күп очракта дарулар зыянлы түгел. Тик шулай да әледән-әле бавырны тикшертеп торырга кирәк. Бавыр зарарлануын АLТ ферменты­ның артуы хәбәр итә. Кирәк дип тапкан очракта табиб УЗИ яки фибросканирование билгели.

Иң мөһим киңәш: үз белдегегез белән дәваланмагыз, иң гади даруларны да тиктомалдан гына капмагыз. Бавырның өч төп дошманы бар: алкоголь, чамасыз дару эчү, майлы ризык ашау. Шул дошманнарны гына җиңә алабыз бит инде. 
Бавырның дошманнарын гына түгел, «ярдәмчеләрен» дә барлыйк.

Бетаин – бавыр күзәнәкләрен яңартучы матдә. Аны иң элек чөгендердә табалар. Ак күчәнле һәм чәчәк кәбестә, бәрәңге, кишер, суган, томат, кавын, алмада да күп.
Глюкозинолат – ферментлар синтезында катнаша, бавырга төрле агулардан арынырга ярдәм итә. Әлеге матдә әвернә чәчәклеләр семьялыгына караган яшелчәләрдә: кәбестәнең һәрбер төрендә, шпинат, кресс-салатта бар. 

Монотуендырылган майлар – организмнан зарарлы холестеринны чыгара. Яшелчә-җимештән моңа аеруча арахис һәм авокадо бай. Шулай ук яхшы сыйфатлы үсемлек майлары составында да бар алар. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com