Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеСәламәтлек → Ни ул Аменорея?

Ни ул Аменорея?

Наилә Гайнанова
Наилә Гайнанова
24 июня 2015
1440 карау
Ун яшьтән соң кыз балада җенси җитлегү чоры башлана. Яшүсмер кызлар тормышында бу бик җаваплы чор. Җенси җитлегү чорында төрле гинекологик проблемалар килеп туарга мөмкин: мисалга, вакытыннан элек — иртә өлгерү, йә киресенчә, җенси үсешнең тоткарлануы. Соңгы елларда җенси җитлеккән яшүсмердә күрем булмау (аменорея) очраклары еш күзәтелә башлады. Моннан биш ел элек булганы белән чагыштырганда, хәзер ун-ундүрт яшьтә күрем бозылу очраклары 24 процентка ешрак күзәтелә. 

Бу нилектән килеп чыга? Сәбәпләре нинди? Сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министр­лыгының баш белгече, акушер-гинеколог Наилә Гайнанова җавап бирә. 

Унбиш-уналты яшенә җиткән кыз балада күремнең булмавы, әйткәнебезчә, җенси үсешнең тоткарлануын күрсәтә торган билгеләрнең берсе. Моның сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин: әйтик, нәселдән килә торган органик һәм психик тайпылышлар, эндокрин чирләр, кинәт ябыгу һәм башкалар. Беренче күремнең тоткарлануын «башлангыч аменорея» дип атыйлар.

Бала тапканнан соң да мондый хәлнең кабатлануы ихтимал. Аменореяның табиблар телендә «икенчел» дип йөртелә торганы да була. Монысы озакка – биш-алты айларга сузылырга мөмкин. Кайберәүләр аны йөклелек белән бәйләп аңлатырга тырыша. Ләкин бу алай түгел. Күремнең кинәт тукталып калуы күпвакыт кыз бала­ның яки хатын-кызның эндокрин системасы дөрес эшләмәү нәтиҗә­сендә килеп чыга. Билгеле, моңа күп уку да, 
өйдә һәм мәктәптәге бәхәс-низаглар, ызгыш-талашлар да, стресс һәм төшенкелеккә бирелү дә, үзлә­рен диетага утыртып, кинәт ябыгу да этәргеч бирмичә калмый. Күрем бетүгә, кичекмәстән гинекологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Күрем циклы формалашкан чорда кызларны сагалап торган тагын бер күңелсезлек турында әйтмичә калдыра алмыйм: бу ювениль (яшь) аналыктан кан килү. Аменорея шикелле үк ул да эндокрин чирләр белән бәйле. Ул гел киеренкелектә булу, стресс кичерү, йогышлы чирләр, хәтта салкын тию аркасында да була. Кан аз килгәндә, кыз бала аны сизми дә кала. Ә менә күп килә башласа, аның башы әйләнә, эченең аскы өлеше авырта, тиз арый, аңын югалтуга кадәр барып җитә.
Ювениль аналыктан кан килү, гадәттә, егерме-утыз көн дәвам итә. Мондый вакытта табибка күренү мәҗбүри. Югыйсә, күпләп кан югалту анемиягә (аз канлылык) китерергә, күрем циклын бозарга мөмкин.

Кызларда, сирәк кенә булса да, аналык өстәмәсенең ялкынсынуы күзәтелә. Кагыйдә буларак, ул иммунитет какшау, эндометрит, цистит, җенес органнарында шеш булу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Күрем вакытында ул чирләр көчәя генә.
Димәк, җенес органнарының сәламәтлеге турында бәләкәй чагыннан ук кайгырта башларга кирәк. Бала нинди шартларда яши, дөрес тукланамы, физик яктан активмы, гигиена кагыйдәләрен үтиме, уңышлы гаиләме – барысы да мөһим.

Кызлар түбәндәге очракта гинекологка күренегә тиеш:

* Бала мәктәпкә барыр алдыннан, 11-12 һәм 14-15 яшькә җиткәч (ел саен);
* Җенси органнан ак бүлендек килгәндә;
* Нинди яшьтә булуына карамас-тан эче авыртса;
* Эче зураеп киткәндәй булса;
* Сигез яше тулганчы ук җенси үзгәрешләр булса;
* 14-15 яшьтә күрем килмәсә;
* Күрем циклы бозылганда, бәвелдә патологик үзгәрешләр булганда, артык тазарып киткәндә;
*  Физик үсештә тайпылышлар күзәтелгәндә (кыска йә озын буй).        

фото: pixabay.com
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com