Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеСәламәтлек → Чәч коелса, нинди табибка барырга? (сорау-җавап)

Чәч коелса, нинди табибка барырга? (сорау-җавап)

13 июня 2017
648 карау
Чәчем нык коела. Чәчне тәрбияләү өчен тигәнәк мае да сөртәм, кыйммәтле бальзамнар да алдым – ярдәме юк. Дус кызым табибка барып кайт, ди. Нинди табибка барырга соң? Мин бит үземне сәламәт хис итәм.

Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Әгълиева җавап бирә.

Гүзәл Сәгыйтова:

- Тире-венерологик диспансерда трихолог дигән табиб эшли. Аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чәч коелу организм халәтенә бәйле. Бу гиповитаминоз, стресс, җитәрлек йокламау, рационда күп кенә витаминнар булмауга бәйле булырга мөмкин. Табиб карап, чәч структурасына бәя бирәчәк. Сәбәбен ачыклап, дәвалау билгеләячәк.

Ләйсәния Әгълиева:

- Чәч коелганда, тире чирен дәвалаучы табибларга барып күренергә кирәк. Алар, кирәк булса, яңадан терапевтка җибәрә ала. Аннары терапевт та ярдәм итәргә мөмкин.

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/66112-ch%D3%99ch-koelsa-nindi-tabibka-baryirga?-sorau-%D2%97avap.html

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com