Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Сабын үләне

31 мая 2017
435 карау
Cабын үләне — (мыльнянка лекарственная, красный  мыльный корень) күпьеллык үләнчел үсемлек. Ул  канәферчәләр семьялыгына керә. Тамыры тармаклы, анда нечкә генә төеннәр бар. Сабагы 30-70 см биеклегендә, чәчәкләре хуш исле, чәчәкләре ак та, аксыл-алсу да була. Чәчәге биш таҗлы, орлыгы күп. Ул июньнән башлап, сентябрь аенача чәчәк ата.

Кыргый үсемлек буларак, сабын чәчәге Кавказда, СССРның Европа өлешенең көньяк районнарында үсә. Гадәттә ул урман аланнарында, елга үзәннәрендә, сусаклагычларның комлы ярында үсә. Сабын үләнен безнең урманнарда да очратырга була.

Дәва өчен әлеге үсемлекнең тамыры кулланыла. Тамырдан ясалган төнәтмә какырткыч чара буларак файдаланыла. Халык медицинасында бу тамыр үт, бәвел кудыргыч һәм эч йомшарткыч сыйфатында да кулланыла. Тамыр саркындысын шулай ук ревматизм, төче авыруы, тимрәү булганда, шешек чыкканда кулланалар. 

Хөрмәтле журнал укучыларыбыз, тагын исегезгә төшерәбез, шифалы үсемлекләрне җыйганда бик сак эш итегез. Борынгы бабаларыбызның «берне өзсәң, меңне утырт», дигән борчылып әйтелгән сүзләрен исебездән чыгармыйк.

Сабын үләненең тамырын да саклык белән генә алырга, казыр алдыннан  җиргә аның орлыгын чәчәргә киңәш ителә.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com