Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеСәламәтлек → ​Нәрсә ул остеопороз?

​Нәрсә ул остеопороз?

27 апреля 2017
826 карау


Кальций (Са) — сөяк тукымасын тәшкил итүче төп мине­рал, сөяккә ныклыкны да шул бирә. Кеше үлә, тәннең йомшак тукымалары юкка чыга, ә скелеты саклана. Әйе, бу шулай да шикелле. Тик чынлыкта скелет кеше әле исән вакытта ук “үлә башлый”, туза. Кайбер кеше гомере азагына тәнендәге сөяк массасының яртысын югалта. Сөяк тукымасының болай көпшәкләнүе остеопороз дип атала.
Хатын-кыз организмы остеопорозга бигрәк тә бирешүчән. Кырык яшьтән соң сөяк сиздерми генә “эри” башлый, тыгыз­лыгын, ныклыгын югалта, умыртка сөягендә бик кечкенә буш­лыклар, ярыклар барлыкка килә. Олыгаю билгесе дип кабул ителә торган арка бөкрәю һәм бил авыртуларның төп сәбәбе дә шул — остеопороз. Климакс чоры башлангач сөяктән кальций юылып чыгу хатын-кызларның һәрберсендә күзәтелә. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Әлбәттә, гормональ үзгәрешләрдә: бу чорда организмда хатын-кыз гормоннары синтезы кискен кими. Шуңа күрә 45—50 яшьлек хатын-кыз­ларга остеопороз диагнозы яшьрәкләргә караганда ун тап­кыр ешрак куела. Бот төбе сөяге сыну да 50 яшьтән узганнар­да өч тапкыр ешрак күзәтелә. Бот төбе сөяге сыну кешене урынга сала, газапларга дучар итә торган үтә яман афәт.
Остеопороздан сакланып буламы? Фән һәм клиник тик­шеренүләр “була” дигән ышанычны елдан-ел арттыра бара. Чирне булдырмас өчен иң элек организмны кальций белән даими тәэмин итеп тору зарур. Олы кеше организмы көн са­ен кимендә 1000 мг кальций кабул итәргә тиеш. Ә актив үсү чорындагы балалар, шулай ук авырлы һәм бала имезүче хатыннар өчен кальцийның тәүлеклек микъдары — 1400-2000 мг.
Кальцийны без иң элек ризык аша алабыз. Ул бигрәк тә сөт ризыкларында күп. Алардагы кальций җиңел кабул ителә тор­ган кальций лактаты хәлендә була. Йогырт, кефир, катык, сырның майсыз сортлары кальцийга аеруча бай. Тик шуны да белегез: кузгалак кислотасы (ул шпинат, кузгалак, чөгендер, чәйдә күп) сөт ризыклары белән кергән кальцийның үзләште­релүенә комачаулык итә. Минераль суда да бар кальций. Аның микъдары бер литрга 300—500 мг булырга тиеш.
Остеопорозның сәбәбе өлкәнәю аркасында килеп чыккан үзгәрешләрдә булса, ризык аша кергән кальций гына орга­низмны чирдән арындыра алмый. Соңгы елларда күпсанлы фирмалар кальцийлы препаратларның күп төрләрен җитеш­терә башлады. Берара аның суда эри торган төрләре (лактат яки глюконат) өстенлек алган иде. Хәзер инде кальций карбонаты һәм фосфаты шулай ук яхшы санала. Препаратларны Д-3 витамины, фтор белән бергә кабул иткәндә тагын да уңай нәтиҗәләргә ирешелә.
Кальций организмнан башлыча төнлә бүлеп чыгарыла. Шуңа күрә тиешле препаратларны, төнлә буласы “югалту”ны каплау максатыннан, йокы алдыннан гына эчәргә киңәш ителә. Дару төймәләре йоту иң кулай юл булмаса да, бертук­таусыз ашыгучы эшлекле хатын-кызның үзенә кирәк кадәрле кальцийны диета хисабына гына тулыландыра алуы икеле.
Төньяк Каролина штаты (АКШ) университеты профессор­лары шундый ачыш ясаганнар: кальций магний белән бергә килгәндә яхшырак үзләштерелә икән. Тик минералларның нисбәте кальций файдасына 2:1 булырга тиеш. Тагын бер киңәш: аксымлы һәм тозлы ризыкларны чамалап ашагыз — кальций күбрәк “юылачак”.
Сөякне ныгыту өчен даруларга капланып яту гына җитми, көндәлек физик күнегүләр зарурият дәрәҗәсендә әһәмият­ле. Физик эш, күнегүләр, көч кую аркасында сөяк тукымасы­на кальций килү арта, сөяк ныгый, тыгызлана.
Тәмәке тарту остеопорозны көчәйтә, сөякләргә зыян сала. Ә көн саен аз гына күләмдә шәраб эчүчеләрнең сөякләре ныграк була. Бу, мөгаен, шәрабта эстроген булуга бәйледер. Кальцийлы препаратларны әфлисун согы белән эчкәндә кальцийның үзләштерелү дәрәҗәсе өч мәртәбә арта дигән фикер дә бар.
Медицина буенча популяр белешмәләрдә кальцийлы пре­паратлар атеросклерозга китерә, бөерләргә таш утырта дигән сүзләр очрый. Боларны укып шөбһәгә төшмәсәгез иде. Фән белән расланган тәкъбирләр түгел бу. Ә менә Д витами­ны белән сак булу кирәк. Аны артык куллану, чыннан да, ате­росклероз китереп чыгарырга мөмкин.
Шуны да белеп торыгыз: кальций сөякләрне генә ныгытып калмый, безне гипертониядән, туры эчәк рагыннан да сак­лый. Шулай, дусларым. Кырыктан соң без бер басасы урынга биш басып — биеп торырга, кальций, фтор, Д витамины белән дуслашырга һәм... күп итеп әфлисун согы эчәргә тиеш!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com