Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеСәламәтлек → Сәламәт булыгыз!

Сәламәт булыгыз!

18 апреля 2017
424 карау
Ачы үлән аппетитны яхшырта.
Өч өлеш әремгә (полынь) бер өлеш меңъяфрак (тысяче­листник) кушып болгатыгыз. Бер аш кашыгы шул үлән катнашмасына бер стакан кайнап торган су салыгыз. Шуны 20 минут томалап тотып, сөзегез. Төнәтмәне, берәр аш кашыклап, ашарга 15-20 минут кала эчегез.

Нәүрүз үләне (первоцвет) артритны дәвалый.
Ун грамм вакланган нәүрүз үләненә бер стакан кайнар су салыгыз. Шуны 15-20 минут төнәтегез. Төнәтмәне чирек һәм яртышар стаканлап, көнгә өч-дүрт тапкыр эчегез. Нәүрүз үләнен яшел салат килеш шулпалы ашларда куллану да файдалы санала.

Мелисса атеросклероздан ярдәм итә.
Мелисса нервы спазмнарын бетерә, баш мие эшчәнлеген яхшырта, колак шаулавын һәм баш әйләнүне киметә. Мелиссаны чәйгә са­лып яисә төнәтмә ясап эчү файдалы. Ул болай ясала: бер аш кашыгы мелиссага 200 г кайнар су салып төнәтегез. Мелисса орга­низмга бернинди тискәре йогынты яса­мый, шунлыктан аны курыкмыйча дәвам­лы кулланырга мөмкин.

Ачы торма (редька) бронхитны дәвалый.
Балаларны дәвалау өчен ул болай ясала: иң элек ачы торманы вак шак­маклап турагыз. Шуны кәстрүлгә салып, өстенә шикәр комы сибегез. Кәстрүлне капкач белән ябып, мичтә ике сәгать пе­шерегез. Аннары барлыкка килгән сокны сөзеп, кечкенә шешәгә тутырыгыз.
Балага сокны икешәр чәй кашыгы көнгә өч-дүрт тапкыр ашар алдыннан һәм төнгә эчерегез.

Яшел чәй бик файдалы.
Яшел чәй кеше­нең тән тиресе эшчәнлеген яхшырта, орга­низмны тирләтеп, тән күзәнәкләрен чистарта. Шулай ук бөердә, бавырда һәм сидек куышлы­гында ташлар булдырмауга бик яхшы профи­лактик чара булып тора.

Аксымлы бал маскасы.
Бер аш кашыгы бал­ны тәмам эрегәнче җылытыгыз. Шуңа бер аш ка­шыгы талкан (толокно) кушыгыз. Әлеге катнашмага тугланган йомырка агы салып болгатыгыз, масканыны биткә ягып, 15-20 минут тотыгыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com