Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеСәламәтлек → Халык медицинасыннан

Халык медицинасыннан

20 марта 2017
599 карау
“Аяк-кулдагы артрит һәм подаграны дәвалый торган берәр чара тәкъдим итмәссезме?
И. Алсу”.


100-200 г солы саламына 5 литр кайнар су коеп, 30 минут кайнатыгыз. Шуны 36-37 градуска кадәр суыткач, аяк-кулларны тыгып, 20-30 минут тотыгыз. Дәвалау процедурасын көн аралаш 5-6 тапкыр кабатларга кирәк.

__________________________________

“Кычыткан бизгәген (крапивница) нинди ысул белән дәвалап була?
Ш. Миләүшә”.


Бер аш кашыгы камыр агачы (боярышник) төнәтмәсенә бер аш кашыгы валериан төнәтмәсе кушыгыз. Шуны ярты стакан суга утыз (30) тамчы салып, йокы алдыннан эчегез. Организмны тынычландыра, чыныктыра.

__________________________________

“Кул тырнагындагы гөмбәчектән ничек котылырга?
А. Ирек”.


Әлеге авыруны бик гади ысул белән дә дәвалап була. Каты итеп кофе пешерегез. Аннары шуңа кул бармакларын тыгып, 10-15 минут тотыгыз. Әлеге дәвалау чарасын көнгә 4-5 тапкыр кабатларга кирәк.

__________________________________

“Астма өянәгеннән берәр киңәш бирмәссезме?    
X. Мөнирә”.


Ярты килограмм балга 250 г төелгән кофе салып болгатыгыз. Шул катнашманы һәр ашау алдыннан әз-әзләп кабул итегез. Әлеге микъдарда әзерләнгән катнашма 20 көнгә җитәргә тиеш. Кабул итү порциясен шуннан чыгып үзегез билгеләгез. Организмда уңай якка үзгәреш булса, дәвалау ысулын кабатларга кирәк.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com