Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеСәламәтлек → ​Белгәннәрдән өйрәнәбез

​Белгәннәрдән өйрәнәбез

17 февраля 2017
781 карау
Маститтан. Бала имезгәндә күкрәкләремә мастит булды. Табиблар компресс ясарга, камфора мае сөртергә киңәш иттеләр. Тик күкрәктән эрен килү туктамады. Эзләнә торгач, бер китаптан маститны дәвалау рецепты таптым. Шул рецепт буенча мичтә пешерелгән суганны күкрәккә каплап, җылы яулык белән бәйләп куя башладым. Эрен килү акрынлап туктады, сөт төште һәм күкрәгем тәмам сихәтләнде. Шул рәвешле мин гап-гади суган ярдәмендә маститтан котылдым.
Мөнәвәрә Хәкимова. Казан.

Шпордан. Шпорны бетерү өчен бик күп рецептлар кулланып карадым. Шулай да берсе ярдәм итте. Ул болай ясала: 200 мл нашатырь спиртына 7 лавр яфрагы салып, 14 көн төнәтегез. Аннары көн аралаш төнгә шул төнәтмәне һәм йодны үкчәгә сөртеп, аякларыгызга оекбаш киеп куегыз. Нәтиҗәдә, үкчәләр каралып, кибеп кала. Яргаланмасын өчен аларга тетрациклин мазен сөртегез. Минем рецепт тагын кемгәдер ярдәм итәр дигән өметтә калам.
Ләйсән Нәбиуллина. Казан.

Шифалы пута. Хәзер миңа җитмеш яшь. Илле сигез яшемдә күкрәгемә операция ясаткан идем. Бер елдан соң эчем авырта башлады, табиблар кендек бүсере тапты. Әмма кабат операциягә керәсем килмәде. Һәм мин үзем белгән рецепт буенча дәвалана башладым.
Иң элек 13х13 сантиметрлы фанера кисәген ситсы тукымага төрдем. Шуны эчемә бәйләп йөри торган гап-гади путага кендекне капларлык итеп тегеп куйдым.
Путаны төнгә генә салып, ике ел киеп йөрдем. Бүсернең авыртуы бер айда ук кимеде, ә ике елдан соң бөтенләй юкка чыкты.
Кәүсәрия апагыз. Казан.

Тылсымлы май. Әниемдә радикулит иде, хастаханәдә аңа блокада ясадылар. Шуннан соң аяклары авырта башлады. Әнием бу сырхаудан тылсымлы май сөртеп сихәтләнде. Ә ул май болай ясала: чи тавык йомыркасын банкага салыгыз да, өстенә күмелерлек итеп аш серкәсе өстәгез. Шуны җиде-сигез көн төнәтегез. Аннары, 100 г атланмай кушып, тагын өч көн тотыгыз.
Майны яхшылап болгатыгыз һәм авырткан урынга сеңдереп сөртегез. Авырту басылачак.
Моннан тыш, әнием бу майны салкын судан соң туңган кулларга да сөрткәләп куя. Кулларны җылытып, йомшартып җибәрә, ди.
Илсөяр Фәйзуллина. Ижевск.

Кактус. Ике ел элек минем аяк балтырында җәрәхәт барлыкка килде. Ул бик тиз зурая башлады. Табиблар тире ялкынсынуы (рожа) диагнозы куйдылар. Нинди генә майлар сөртмәдем, нинди генә физиопроцедуралар узмадым, берсе дә ярдәм итмәде.
Инде нишләргә дип изаланып йөргәндә, күршем җәрәхәткә кактус кисеп куярга киңәш итте. Гап-гади шарсыман кактусны аркылыга түгәрәкләп кискәләдем дә, инәләрен әрчеп җәрәхәткә капладым һәм бәйләп куйдым. Бу процедураны нибары биш тапкыр кабатладым, җәрәхәт бик тиз төзәлде. Хәтта табиблар да шаккатты. Шуннан бирле кактусны хөрмәтләп, өйдә үстерә башладым.
Лилия.  Әлмәт.

Йоглар рецепты. Баш авыртудан бик гади, әмма файдалы күнегү тәкъдим итәм. Аякларны чалыштырып, арканы турайтып “Лотос” рәвешендә утырыгыз. Кулларны йомарлап тезләргә куегыз. Бу организмда энергия йөрешен яхшырта.
Шул хәлдә ун-унбиш минут утыргач, авырту басылачак. Мин моны еш кулланам, ярдәмен тоеп яшим.
“Лотос” рәвешендә утыра алмаган кешегә туры аркалы урындыкка утырырга киңәш ителә.
Роза Насыйрова. Лаеш.

Кан басымы түбән булганда. Кан басымы төшкәндә һәрвакыт башым әйләнә, хәлсезләнәм. Хәлемне яхшырту өчен, яратмасам да, кофе эчәргә туры килә.
Күптән түгел бер рецепт бирделәр. Рецепт мондый: 50 г кыздырып төелгән кофе төшенә 1 кг бал һәм 1 лимон согы кушып болгатыгыз да, суыткычка куегыз. Шул катнашманы иртәнге һәм кичке аштан соң 1 аш кашыклап кабыгыз.
Миңа ярдәм итте, хәлем күпкә яхшырды, кан басымы җайланды.
Рәзифә Авзалова. Мәскәү.

Кавын төше дәвалый. Бәвел куыгында, бөердәге таштан интексәгез яисә эчәкләрне, бәвел кудырту юлларын чистартырга теләсәгез, кавын төшеннән ясалган төнәтмә эчегез. Моның өчен иң элек кавын төшен онсыман итеп төегез, өстенә аз-азлап кайнар су салып, изгәли-изгәли болгатыгыз. Барлыкка килгән кавын сөтен дүрт кат марля аша сөзегез. Ашарга ярты сәгать кала, көнгә өч тапкыр, 100-125 мл күләмендә эчегез. Бу чара шулай ук ашказанын һәм эчәкләрне дә чистарта. Иң мөһи­ме — бәвел кудырткыч көчле чара булып санала.
Миләүшә Шәрәфиева. Казан.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com