Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеСәламәтлек → Буыннарны яшьтән сакла

Буыннарны яшьтән сакла

Равия Мухина, Казан шәһәре 1 нче клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире, Татарстанның атка
Равия Мухина, Казан шәһәре 1 нче клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире, Татарстанның атка
13 марта 2015
1610 карау
Ревматизм чирләренең йөздән артык төре билгеле. Шуларның иң киң таралган берничәсе турында Казан ревматология үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган табибы Равия МУХИНА сөйли. «Безгә күп пациентлар остеоартроз, бигрәк тә гонартроз (тез буыннары артрозы) өченче, дүртенче стадиягә җиткәч кенә килә, ул чагында дарулар белән дәвалау инде файдасыз: операция ясатып, буынны алыштырырга тәкъдим итәбез. Соң булмасын өчен, аз гына авырту сизүгә үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип кисәтә ул.


Остеоартроз


Аның нигезендә буын кимерчәге­нең һәм аны каплап торучы юка сөяк катламының ашалуы ята. Остеоартроз күбрәк тез һәм бот буыннарын зарарлый. Әйе, әйе, әле сөяк астында да тыгыз, сыгылмалы кимерчәк катламы бар. Буын «мае» исә (синовиаль сыеклык) буын сөяген кырылудан, ашалудан саклый. Буыннарның ян-ягында урнашкан менисклар (ярым-айсыман кимерчәк) «амортизатор» ро­лен үтиләр. Ә менә сеңерле бәйлә­веч­ләр буыннарның ныклыгы, тотрык-лылыгы өчен кирәк. Алар әле мускулларны бер-берсе белән тоташтырып тору вазыйфасын да башкара. Буынның «күлмәге», «эчке күлмәге» була. Аны синовиаль тышча (синовиальная оболочка) дип йөртәләр, һәм ул кимерчәкне тукландыру, матдәләр алмашу калдыкларыннан арындыру өчен дә кирәк. Әлеге синовиаль тышча буыннарның «мае» инде ул. Тавык йомыркасының аксымына охшаган лайлалы сыекча составындагы гиалурон кислотасы буыннарның җиңел хәрәкәтләнә алуын тәэмин итә.

Буынның төп өлеше булып кимер­чәк санала. Ул матрикстан һәм хонд-роцитлардан (кимерчәк тукымасы күзәнәкләре) тора. Менә шушы күзәнәкләр кимерчәкнең эшчәнлеген тәэмин итә, аны ашалудан саклый. Матрикс исә хондроцитларны су, кислород белән туендыра. Кимерчәк гадәти хәлдә ике юеш бозның, бер-берсенә тиеп, шуып торуын хәтерләтә. Сәламәт буыннар бернинди шыгырдаусыз гына шуып йөриләр.

Остеоартрозның нигезендә буынны төзүче сөяк, кимерчәк, бәйләвеч, сеңер, мускуллардагы үзгәрешләр, буын мае кибү, ян-яктан сөякләрнең үсеп китүе (кылчыклар хасил булу), буынның ялкынсынуы, анда су җыелу, шешү һ. б. ята. Зарарланган буын кул белән тотып караганда кайнар була, хәрәкәтләнгәндә авырта. Буынның кимерчәгенә килгән авырлык белән кимерчәкнең мөмкинлеге тәңгәл килмәгәндә, кимерчәк чатнарга, имгәнергә мөмкин.
Остеоартроз авыруын китереп чыгарган сәбәпләрнең берсе — яшь олыгаю.

Элек халыкта бу чирне «тоз утыру» дип йөрткәннәр. Чынлыкта, буыннарга тоз утырмый, ә, әйткәнебезчә, кимерчәкнең туклануы, андагы матдәләр алмашы бозыла. Бу хәл күбрәк илле яшьтән узган кешеләрдә күзәтелә, чөнки олыгайган саен организмдагы күзәнәкләр дә «картая».

Кимерчәкнең ашалу процессы күзәнәкләрнең яңа­руына караганда тизрәк бара. Остео­артрозның күбрәк хатын-кызларда күзәтелүе климакс чорында җенси гормоннарның кимүе белән аңлатыла.
Остеоартроз чире нәселдән ки­лер­гә дә мөмкин.

Әмма үз чиренә һәр кеше үз вакыты белән «килә». Әйтик кайсыбер кешенең кулындагы бармак буыннары бик иртә шешенеп, йөдәтә башлый. Югыйсә бит әбисендә бу зәхмәт 70 яшендә, әнисендә 50 яшен­дә генә «бүртеп» чыккан. Кайвакыт өзеп-өзеп сызлый торган бу шешне гадәти сөяк чыгу дип кенә карарга ярамый. Җитди сигнал бу. Сөяк үсә, шул урын ялкынсына, кызара, су җыела, шешә, авырта. Андый чыккан сөякләр аяктагы баш бармакларда еш күзәтелә (шуның аркасында кайвакыт аяк киемен алыштырырга да туры килә).

Нәселдәнлек дигәннән, кайберәүләрнең буыннары гадәттән тыш хәрәкәтчән, сыгылучан була. Мондый «камырсыман» балалар мәктәптән үк аерылып тора: аякларын, арттан әйләндереп, җилкәгә салалар яки башка катлаулы күнегүләрне җиңел генә эшлиләр. Әти-әниләр, әлбәттә, моңа сөенә, балаларын гимнастикага яки биюгә бирә. Бик хәтәр күренеш икәнен генә аңламыйлар. Һаман суза, тарта торгач, мускуллар, сеңер­ләр, бәйләвечләр буыннарны тотып тора алмас хәлгә киләләр. Шуңа күрә еш кына буыннар урыныннан каймыгырга мөмкин. Ә инде һәртөр­ле имгәнү икенчел артрозга, ягъни кимерчәкнең ашалуына, ышкылуына, тора-бара ярылып китүенә китерә. (Бервакыт безнең үзәккә бер-бер артлы өч кыз килде. Өчесенең дә буыннары авырта. Берсе – 24 яшьлек һөнәри биюче, икесе хореография училищесының соңгы курс студентлары иде. Кызлар­ның берсе­нең уң аягында – коксартроз, ә икенчесендә гонартроз булуы ачыкланды. Авыру азган, кызлар бернинди күнегү дә ясый алмас хәлдә. Кызганыч, алга таба һөнәр­ләрен алыштырырга киңәш бирдек.)
Бала, сеңер-бәйләвечләре ныгымаган килеш гимнастика, бию белән шөгыльләнсә, кимерчәк ныклык ресурсын иртәрәк сарыф итә, зәгыйфь­ләнә һәм бу бик яшьтән остеоартроз башлануга сәбәп булып тора.

Улыгызны яки кызыгызны кайсы да булса спорт төренә бирер алдыннан табиб белән киңәшләшү мөһим.


Аютабанлылык

(яссытабанлылык)

Бу тайпылышка да җитди карарга кирәк. Аяк табаны амортизатор ролен үти, ә яссытабанлылык вакытында бу процесс бозыла, һәм йөргәндә буыннар, бигрәк тә тез, бот (янбаш) буыннары авырлык белән эшли.
Яссытабанлылык ачыклануга, ортопедик аяк киеме кияргә, махсус олтырак (супинатор) кулланырга киңәш итәм.
 

Коксартроз


Артрозның бер төре. Ул булганда янбаш буыны зарарлана. Моңа шулай ук тумыштан килгән кимчелек сәбәпче булырга мөмкин. Бот сөягенең башы, ягъни аның икедән бер өлеше оча сөягенә – «оясына» кереп торырга тиеш. Оча-бот сөяге дисплазиясе булганда бот сөягенең башы «ояга» бөтенләе белән кереп китә. Бу вакытта буынга авырлык килү арта һәм авырту хасил була – артроз башлана. Бу авыру әкрен генә, «качып» кына килә. Буын зарарланганда, башта ул кыска вакыт эчендә сызланып авыртып ала. Кеше аңа игътибар бирмәс­кә дә мөмкин. Авырту көч килгәндә, бер халәттә озак торганда (сатучылар, станок артында эшләүчеләр, акушерлар һ. б.) арта. Утыргач, бераз ял иткәч, ул уза, һәм кеше шуның белән алдана. Тора-бара авырту ял иткәч тә узмый, буыннар төнлә дә сызлый башлый.  

Кайчак, озаграк утырып торгач, кузгалып киткәндә буыннарда авырту сизелә. Авырту юллар аша чыкканда, туры җирдән барганда кисәк кенә дә булырга мөмкин. Монысы бигрәк куркыныч, чөнки андый чакта кимерчәк, кителеп, буынның эченә керә, берәр җирдә чөй кебек кысылып кала һәм кеше атлый алмас була. Кимерчәкне күп очракта операция юлы белән алырга туры килә.
Остеоартроз чиренең тагын бер билгесе: иртәнгә буыннар кату.
Буыннарның майланмаган тәгәрмәч кебек шыгырдавы да остеоартрозга ишарәли. Дөрес, кайберәүләрдә буынның аз гына шыгырдап алуы гадәти хәл санала. Әмма остеоартроз вакытында шыгырдау көчле була, ул чит кешегә дә, авыруның үзенә дә ишетелә. Авыру азган саен, буынның формасы үзгәрә, ул урыныннан күчә, бер якка авыша, зурая.

Спорт белән шөгыльләнүчеләрдә, имгәнүләрдән соң, еш кына икенчел артроз күзәтелә. Кеше юл һәлакәтенә очрап, берәр җире сынса да, икенчел артроз башлану ихтималы бар. Чөнки буын ялганганда барыбер ниндидер үзгәреш була.

Остеоартрозны дәвалауны мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк һәм ул комплекслы булырга тиеш.
Дәвалау дарулар ярдәмендә, физиотерапия һәм хирургия ысуллары белән алып барыла. Башлангыч стадияләрдә авыртудан дарулар ярдәмендә дә котылырга мөмкин.
Иң беренче чиратта гормональ булмаган, ялкынсынуларга каршы көрәшә торган препарат билгеләнә. Бу төр даруларның беренче вәкиле – аспирин. Ләкин аспирин кебек препаратлар ашказаны-эчәк юлларында җәрәхәт, эрозия барлыкка китерергә мөмкин. Шуңа да хәзерге яңа дарулар ниндидер тискәре йогынтылар булу ихтималын күздә тотып ясала. Төп таләп – аларны буын авыртканда, аз микъдарда эчү.

Берьюлы бер төрдәге ике даруны бергә кулланырга ярамый.
Төп басым кимерчәк­нең туклануын яхшыртуга һәм аның ашалуын булдырмый калуга юнәлдерелгән даруларга – хондропротекторларга ясала. Авыру азганда, нинди генә дару эчсәң дә, файдасыз.

Андый вакытта кимерчәкне алыштыру яхшырак. Хәзер мондый операцияне өлкән яшьтәге кешеләргә дә билгелиләр.
 

Буыннарны ничек сакларга?


Аяк өсте озак тору, аякларның берсен икенчесе өстенә куеп утыру зыянлы. Хәзер кайбер компанияләрдә зур шарларга утырырга рөхсәт итәләр. Өйдә дә шундый шарга утырып ашарга, эшләргә мөмкин.

Бөгелеп эшләү зарарлы (идәнне швабра белән юарга, керне утырып үтүкләргә киңәш итәм).
Биек үкчәле аяк киеменнән баш тарту, биек аркалы утыргычка утыру мөһим. Кайберәүләр, буыннарны язабыз дип, баскычтан җәяү менә, төшә.

Бу шулай ук зыянлы. Лифт бар икән, берсүзсез аннан файдаланырга кирәк. Утырып эшләгәндә аякларны селкетеп алу яки пластик шешәгә су тутырып, шуны тәгәрәтү файдалы.

Остеоартроз диагнозы куелганда, махсус җайланма – ортезлар кулланырга, өченче таяну ноктасы булдырырга кирәк. Әйтик, уң як буын авыртса, сул кул белән таякка таяну шарт. Болай эшләү буыннарга көч килүне киметә.

Остеоартроз белән авырганда, чама хисен онытмыйча, спорт белән шөгыльләнергә, йөзәргә мөмкин. Туклануга игътибар итәргә, артык гәүдә авырлыгын киметергә кирәк. Артык һәр килограмм көчне тез буынына – алты, оча-бот сөягенә дүрт мәртәбә арттыра.

фото: pixabay.com
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com