Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеСәламәтлек → ​Үлән генә димә

​Үлән генә димә

Газинур Хафизов
Газинур Хафизов
02 февраля 2015
2274 карау
«Туганым, бездә өч ай яттың, булдыра алган кадәр дәваладык, сезне иртәгә больницадан чыгарабыз!» – диде обходка кергән врач.

Чыннан да, өч ай була язган бит. Грипп минем өстә нинди генә экспериментлар уздырмады ул чагында. Ашаудан язып коры сөяккә калдым, үпкәм күперде, бавырым зурайды, бөерләремнән кан килә һәм кан агулану (сепсис) башланды. Бөтен тәнем дерелдәп, ике кат юрган астында туңып ятуларым хәзер дә исемнән чыкмый.

Өйләренә кайтасы авыруларны врач бүлмәсенә чакырып кертә башладылар. Шул исәптән миңа да чират җитте. Мине дәвалаган врач, больничный кәгазьләре белән бергә кулыма дару үләннәре исемлеге тоттырды да, уңайсызланыбрак: «Озакламый кычыткан шыта башлый инде...» – дип куйды. 
Бөердән һаман кан килә, бавырым атларга ирек бирми, анализлар буенча да минем хәл хәйран гына мөшкел иде.

Ул вакытта башымда тагын нинди уйлар йөргәндер, әмма да ләкин хатыным белән кызым һәм әле генә тәпи йөри башлаган, яшь тә тулмаган улым хәтеремнән бер минут та чыкмады. Аларның  киләчәктә ничек яшәячәге минем сәламәтлегемнең торышына да бәйләнгән иде. 
Шушы борчулар мине врач биргән дару үләннәре исемлеген җентекләп өйрәнергә һәм үземә яраклаштырырга мәҗбүр итте. Беренче укуда ук исемлектәге үләннәрнең күбесе миңа таныш икәнен, мин туып-үскән авылның йорт тирәләрендә, басу-кырларда, елга буйларында үсүен аңладым. Аннары дару үләннәре турында язылган бер-ике китап сатып алдым, аларны өйрәндем. Кычыткан шытып чыгар вакыт җиткәндә, мин инде кайсы үләнне кайдан җыясын белә идем. 
Балаларым үсеп җитеп башлы-күзле булды, хатыным белән без инде әби белән бабай. Үзем җыйган үләннәрне күрше-күлән, таныш-белеш тә сорап ала. Белеп кулланганда — «үлән генә» димә!

* Каен яфрагы (май аенда җыела) – 3 өлеш;
* нарат җиләге яфрагы – 2 өлеш;
* аю баланы чәчәге – 3 өлеш;
* бүсер үләне – 3 өлеш;
* чирәм (бәбкә үләне) – 4 өлеш;
* каен җиләге (яфраклары һәм чәчәге) – 3 өлеш;
* апрель аендагы кычыткан шытымы – 2 өлеш;
* май кычытканы – 3 өлеш;
* андыз тамыры – 3 өлеш;
* үги ана яфрагы – 4 өлеш;
* тузганак тамыры (чәчәк атканчы) – 4 өлеш;
* көтүче сумкасы – 3 өлеш;
* саз кипкәре (сушеница топяная) – 4 өлеш;
* кызыл миләш – 4 өлеш;
* наратбаш – 2 өлеш;
* канлы үлән – 3 өлеш.
Шушы үләннәрне бергә катнаштырабыз һәм ике аш кашыгы тутырып алып, ярты литр кайнар су белән термоста 45 минут төнәтәбез. Төнәт­мәне, ашар алдыннан, көнгә 4-5 мәр­тәбә 2-3 аш кашыгы эчәргә кирәк.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com