Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеСәламәтлек → Картаерга ашыкмыйк

Картаерга ашыкмыйк

03 февраля 2016
1297 карау
Кадерле ханым-туташлар, бүгенге ир-атларыбызның хәтта бар яктан килгән — акыллы, чибәр, уңган-булган хатын-кызларга өйләнүдән дә баш тартуының сәбәбен беләсезме? Барысы да бик гади: бүгенге ир-атлар ялтыравык журналлар укырга ярата. Алар исә мондый киңәш бирә: «Әнисенә карап кызын коч». Ни әйтергә теләвемне аңлыйсыз­мы? Безнең дөньяда иң шәп саналган әниләребезне күз алдына китерик, һәм, әгәр  профессиональ косметология казанышларын санга сукмасак, үзебезнең дә потенциаль кияүләребез каршында нинди кыяфәттә буласыбызны күзаллап карыйк, диюем. 

Минем әнигә 62 яшь – үткәнендә инженер булып, ялгызы гына ике бала үстергән, илебездәге меңнәрчә хатын-кызлар кебек үк, пенсиягә чыккач та эшләп йөрүче, җәй буена баш күтәрми алты сутый бакчасында тир түгүче, көзләрен исәпсез-хисапсыз банкалар ябу белән мәш килүче гап-гади шәһәр хатыны ул. Шушыларга әнинең Россиядәге озакка сузылган бәйрәм көннәрендә чәч­лә­ре пеләшләнгән-чаларган классташ­ларын ерак-ерак аралардан очрашу-күрешүләргә кайтырга рухландырып ятуын да өстәсәк... Кайталар, әлбәттә, кайтмый ни – яшь чагында татарның Софи Лоренына тиң булган үз Мәрьямнәре ләбаса! Игътибар итегез: яшь чагында!.. 

Әнигә соң акылы да, белеме дә җитәрлек булган, алга карап яшәгән, тормышының иң авыр вакытларында да мая туплап, мөлкәтен арттыра ал­ган әни чибәрлеген, яшьлеген, саулыгын саклау хәстәрен алдан күрә алмаган. Ә бит әлеге – күз кабагы салыну, биттәге кан тамырлары киңәю, биткә пигмент таплар чыгу, чәч коелу кебек ямьсез күренеш­ләрне, туктатып ук булмаса да, күпмедер вакытка кичектереп торырга мөмкин иде! 

Кызганыч, яшь, чибәр Мәрьямгә үз вакытында эссе кояш астында кирә­геннән артык булу, туйганчы йокламау, һава температурасы кискен үз­гәреш кичергән климатик зонада яшәүнең хатын-кыз организмында төзәтеп булмаслык химик үзгәреш­ләр китереп чыгаруын аңлатып бирүче табылмаган. 

Кызганыч, 45-50 яшьләрендә әни янәшәсендә аңа организмның гормональ сүнү һәм үзгәртеп корылу чорын ничек каршы алырга, киче­рергә, гомернең җит­леккән чорына ничек итеп көр рухыңны, таушалмаган кыяфә­теңне саклаган хәлдә килеп керергә икәнен төшендереп бирүче белгеч булмаган. 

Ул яктан мин бәхетле – юлымда андый белгеч очрады. Ходайга рәхмәт, климакс чоры башланганчы очрады. Әлеге белгечнең карамагында – «Медси» клиникасының дермато-косметологы Алсу Зәйнуллина ул – мине кызыксындыручы превентив чараларны үткәрү өчен тулы бер арсенал бар. Иң мөһиме исә – Алсу сайлаган методикаларның дөресле­ген һәм аның фәнни фикер казанышларын оста куллана белүен үзенең йөзе, куллары, муены белән раслап-дәлилләп торучы әнисе бар. 

Гаепкә алмассыз дип беләм: коточкыч саран һәм бәйләнчек кешеләр сыман, табибә-кыз белән пациент-әнинең һәрберсеннән аппаратлар, препаратлар, косметологик манипуляцияләрнең нәтиҗәләре хакында кат-кат төпченеп сорашканым булды. 

Яшерен-батырын түгел, сүзләрендә чагышмаулар килеп чыкмасмы дип, үземчә «тозак»лар куеп, әңгәмәне әле тегеләй, әле болай борып сөйләштерә идем. Үземә калганда, кыйммәтле кремнар, эмульсияләр, инъекцияләр кайтару, шулай ук катлаулы агрегатлар һәм инструментлар җитештерү белән шөгыльләнүчеләрнең чын йөзен ачасым килә иде. Тырышлыкларым барып чыкмады. Беркемне дә бернидә дә фаш итә алмадым. Аның каравы, әллә никадәр кыйммәтле белем-нәтиҗәләр тупладым. Аларны сезнең белән дә уртаклашасым килә.

* Тирене яшь килеш саклау комплекслы рәвештә башкарылырга тиеш: бер үк вакытта өске һәм аскы катламнар, шулай ук әлеге катламнар арасындагы «йөк лифтлары» белән дә шөгыльләнергә кирәк. Шөкер, хәзер инде бер үк вакытта берничә төрле процедура башкара торган аппаратлар уйлап табылган: мәсәлән, корсакка липолиз ясау (тире астындагы май клетчаткаларын таркату), ботка дренаж ясау (артык сыек-лыкны чыгару), биткә микротоклы массаж ясау. 20 минут дигән­дә үзегездә барлык юнәлешләр буенча да уңай якка үзгәрешләр сизәчәксез!

* Эндокринолог һәм гинеколог — тире косметологының төп ярдәм­челәре. Мәсьәләне төгәл бәяләү һәм проблеманы чишү юлларын табу өчен табиб сез кичергән авырулар, имгәнүләр, операцияләр турында сорашыр. Шулай ук косметологка кайбер анализларның, мәсәлән, мелатонин һәм эстроген гормоннары­ның нәтиҗәләрен күрсәтү дә урынлы булыр.

* Тиренең сулуына каршы көрәшне, әгәр дә табиблар тарафыннан чикләүләр булмаса (моңа онкологик авырулар, авыр формадагы йөрәк-кан тамырлары авырулары, кан ою белән бәйле проблемалар, авыр формадагы шикәр диабеты, тире ялкынсыну керә), инъекцияләрдән башларга кирәк. Тик шуны исегездә тотыгыз, ботулотоксиннар кертү кебек мондый гаять югары эффектлы процедураның нәтиҗәсе вакытлыча гына, формалашкан тирән җыерчыкларны инде операция ысулы белән тарттырудан тыш, берни белән дә язып булмый.

* Биттә барлыкка килгән бушлык­ларны, мәсәлән, борын-авыз тирәсендәге җыерчыкларны һәм ирен өстендәге «каз тәпиләрен» махсус гель тутырып тигезләү контурлы пластика дип атала. Бик тиз генә эффект кирәк булганда, нәкъ менә шушы ысул кулланыла. Тормыш йөген тартып арыган хатын-кызның сөмсез йөзен көзгедән алып ташлар өчен нибары бер процедура җитә. Белеп торыгыз: гель җыерчык сызы­гы буйлап кына түгел, аркылыга да кертелә, юкса, сызык үзенә яңа юл табарга мөмкин. Препарат ярты ел-бер ел эчендә таралып беткәннән соң да аның урынында мускулларны ныгыта торган коллаген җепселләре барлыкка килә. Шуңа күрә, процедураны кабатлаганда гельне шактый кимрәк кертергә кирәк була.

* Тиренең өске катламына, дымландыру һәм яшәртү максатыннан, витаминлы коктейльләр кертү мезотерапия дип атала. Әлеге процедура битнең бөтен өслегенә (керфек сызыгына кадәр күз тиресен дә кертеп), колак куышлыгы, башның чәч белән капланган өлеше, муен, декольте өлеше, кул аркасы, хәтта бүсер капчыклары зонасына да (аларның җилсенүен ала торган махсус препаратлар бар) ясала. 

* Мезотерапиянең бер төре — биоревитализация вакытында исә сулы препарат урынына, гиалуронлы кислота нигезендәге гельле препарат кулланыла. Мондый препаратның молекулалары тән тукымасындагы дымны бик озак саклый. Табиблар елга бер тапкыр көчле мезокурс алырга (атнага бер тапкыр, алты атна), ә аннан соң нәтиҗәне сакларга булышучы режимга (айга бер) күчәргә киңәш итәләр. Бу процедураны нинди дә булса мөһим очрашуга барыр алдыннан бер-ике көн элек үткәрер­гә була. Пластик операциядән соң да әлеге процедураны билгелиләр.

* Яшәрү юлындагы мәҗбүри этап – пилинглар. Җиләк-җимеш кислотасы нигезендәге җиңелчә пилингны теләсә кайсы вакытта ясарга мөмкин. Тупасланган катламын алганнан соң, тире яшьрәк тә, сафрак та күренә, файдалы матдәләрне җиңелрәк үзләштерә һәм башка процедураларны яхшырак кабул итә. Уртача (химик) пилинглар бары тик яз һәм көз айларында гына ясала. Аның нәтиҗәсендә тире нәфисләнә, таплар бетә, җыерчыклар языла, кан йөреше нормальләшә. Процедурадан соң берәр атна өйдә утыру зарур, чөнки бу вакытта тире аерым игътибар сорый, аны даими дымландырып торырга кирәк.

* Массаж, лимфодренаж, радиоешлыклы лифтинг кебек аппаратлы процедуралар фибробластларның (коллаген һәм эластин эшләп чыгаручы, әмма җиңелчә генә ялкауланып яки талчыгып киткән күзәнәкләр) эшен стимуллаштыра. Күңелле яңалык: стимуллаштыручы заманча аппаратлар төрле көчәнештәге импульслар бирә белә, бу исә мускулларның күнегү эффектыннан качарга ярдәм итә.

* Тирән җыерчыкларның контурлы пластикасын, төрле төрдәге пилингларны һәм инъекция методикаларын бергә куллану пластик опе­рациядән башка гына да сизелерлек яшәрүгә ирешергә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме: даими рәвештә үз-үзеңне карау, режим, актив яшәү рәвеше һәм нормаль йокы. Һәм эш, эш, эш... Бернинди тылсым да кирәкми. 

Шушы урында Коко Шанель сүзләре үтә дә урынлы дип саныйм: «Хөрмәтле ханым-туташлар! Барысы да үзебезнең кулларда, өметсезлеккә генә бирелмик!»

«Сөембикә», № 3, 2010.
фото: http://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com