Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


«Чәчәк түтәле»

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
27 июля 2015
1818 карау
Әйдәгез, без бу гөлләрне тукымага күчерәбез! Бер көн эчендә күз явын алырдай гөлләмә чигәргә өйрәтәм үзегезне. Бик матур килеп чыга ул - кысага тарттыр да, стенага эл - бер дигән картина! Без исә диван мендәрен бизик, сабан туена кайткан кунаклар шаккатсын!


Кирәк: 

* 30х30 үлчәмендәге мендәр тышлыгын бизәү өчен киңлеге 5 см булган атлас тасмалар: алсу шәмәхә төслесе – 2,5 м, сары төслесе – 1,6 м, ачык ал төслесе – 1,10 м (запас белән алсагыз да комачауламас);
* киңлеге 2,5 см булган тасмалар: яшел төслесе – 1 м, кишер төслесе – 75 см, сары төслесе – 30 см;
* киңлеге 1 см булган тасмалар: 
* ак төслесе – 3 м, яшел төслесе – 2 м;
* тасма төсләренә туры килә торган мулине яки тегү җебе;
* зур күзле юан энә (аны камыт энәсе, диләр);
* гади энә;
* шәм яки шырпы;
* мендәр тышын тегү өчен 35х70 үлчәмле җитен тукыма;
* чигеләсе тукыма сыярлык киерге.
 

Эш барышы:

Бизәк мендәр тышының алгы ягында гына. Бизәргә керешкәнче, рәсем­нең эскизын тукымага төшерергә кирәк (каләм эзләре беленер-беленмәслек кенә булсын). Тасмаларны һәм тукыманы үтүкләгез.

Роза чәчәге 
Алар 5 см киңлектәге тасма белән ясала. Гади энәгә тасма төсенә туры килә торган җеп саплап алып, тукымага биш тармаклы «кар бөртеге» ясыйбыз. Һәр тармак 3 см, әзер розаның диаметры 6 см булачак. Атлас тасманы 80 см озынлыгында кисеп алып (тасма очы турыга түгел, кыйгачлап киселә), ике очын шәм утында көйдерәбез – сыпылырлык булмасын. Тасманы зур күзле энәгә саплыйбыз. Энәне «кар бөртеге»нең урта бер җиреннән сул яктан тартып чыгарабыз һәм якындагы беренче тармак астыннан уздырабыз. Алга таба тасманы бер тармакның аскы ягыннан, икенчесенең өске ягыннан алмаш-тилмәш уздырып, тасманы урап бетерәбез. Артык тарттырмагыз, буш­рак булса, чәчәк матуррак килеп чыга. Тасманы роза таҗы рәвешенә кертеп, кул белән боргаларга кирәк. Тасма очын тукыманың сул ягына чыгарып, энә-җеп белән чәнчеп куегыз.

Ромашкалар 
Аларның да диаметры 6 см. Түгәрәк савыт белән тукымага чәчәкнең эскизын сызабыз. Уртада тагын бер бәлә­кәй генә түгәрәк. Ромашка таҗлары әнә шул эчке түгәрәктән тезелә башлый. Бер ромашканы чигү өчен 1 см киңлектәге тасмадан 1 м кисеп алыгыз. Чама белән 13-14 таҗ чыгарга тиеш. 

Ромашка уртасы 2,5 см киңлектәге 15 см сары тасмадан ясала. Энәне уртадагы түгәрәкнең бер читеннән тартып алабыз да, чак кына ара калдырып, сул якка чыгарабыз. Уң якта кыска гына элмәк барлыкка килде. Тагын бер элмәк ясыйбыз. Бу элмәкләрне яткырып, сары төстәге җеп белән тукымага тегеп куябыз. 

Гөл сабаклары 
Сабаклар 1 см киңлектәге яшел тасмадан ясала. Тасманың озынлыгы сабак озынлыгыннан 2-3 см артыграк булсын. Тасманы тыгыз итеп бөтереп, сабак урынына тегеп куябыз. Сабакларны мулине җебеннән тамбур җөе белән дә чигәргә була.

Яфраклар
Сабак тирәли тезелгән яфраклар 1 см киңлектәге тасмадан ясала. Тасманы озын кисмәгез, тукыма аша күп уздыра торгач, сыпыла ул. Сабак төбеннән чигә башлыйбыз. Энәгә сапланган тасманы сабакка бик якын итеп тукыманың уң ягына тартып алабыз да, 1 см атлатып, тасма аша сул якка чыгарабыз. 


Чәчәк бөреләре
Тасманы 15 см кисеп алып, тукыманың  уң ягына тартып чыгарабыз да, аз гына бөтереп, тукыманың сул ягына тартып алабыз. Уң якта 4 см биеклегендә элмәк кала. Шуны, ачыла башлаган бөре рәвешенә кертеп, тукымага тегеп куябыз. 

Бөре касәсе
Бөренең аскы өлешен каплап, яшел тасмадан (2,5 см киңлектәгесе) ике касә яфрагы ясыйбыз. Тасманы бөре төбендә үк уң якка чыгарып, 3 см атлатабыз һәм, бөренең кырыена ук терәп, тукыманың сул ягына тартып чыгарабыз. 

Инде мендәр тышын тегеп бетерәсе генә калды. 
 

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com