Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеКулларыңнан куан → Мехтан «бәйләнгән» башлык


Мехтан «бәйләнгән» башлык

15 января 2018
671 карау
Әгәр дә сезнең кайчандыр яратып киеп тә, хәзер инде модасы чыккан мех бүрекләрегез яки җиң очлары кыршылган туныгыз булса, аларны һич тә чыгарып ташлый күрмәгез. Болардан өр-яңа киемнәр «бәйләп» була. Әйе-әйе, сез дөрес укыдыгыз, нәкъ менә бәйләп... Ә бу эшкә безне алтын куллы остабыз, «Сөембикә» укучыларының күптәнге танышы Зөлфия СӘЛИМҖАНОВА өйрәтәчәк. Ул безне сокландырудан туктамый, яңадан-яңа идеяләре белән гел илһам-ландырып кына тора. Менә бу юлы да безгә иске мех бүрекне сүтеп, шуннан башлык «бәйләргә» тәкъдим итә. Күз – куркыр, кул эшләр, диләр, тәвәккәлләп, тотынабызмы?
 

Кирәк: 

* кулланыштан чыккан мех бүрек (чәшке, төлке, кара төлке мехларыннан матур килеп чыга);
* башлык бәйләр өчен калынрак бәйләм җебе. Җепнең төсе мех төсе белән туры килергә тиеш;
* баулы бәйләм энәләре (башлык әйләнә буенча бәйләнә);
* мехны кисү өчен үткен пычак (моның өчен кибетләрдә махсус эш коралы да сатыла. Без исә кәгазь кисә торган пычак – канцелярский нож кулландык. Лезвие дә кулланырга була);
* мех төсенә туры килә торган
* тегү җебе һәм тегү энәсе;
 * җеп астында басылып калган
* мех бөртекләрен тартып чыгарыр өчен нечкә ыргак;
 * булавка.
 

Эш тәртибе:

Башлыкның нигезе мех төсенә туры килә торган бәйләм җебеннән бәйләнә. Стандарт үлчәмле башлык өчен 72 күзәнәк җыеп, 1 уң, 1 сул белән бәйли башлыйбыз. Башлык әйләнә буенча бәйләнә. 20 см бәйләгәч, һәр ике күз саен икешәр күзне бергә бәйләп алып, бәйләм­дәге күзләр санын киметә баш­лый­­быз. Икенче рәттә инде күзләр саны берәр күз саен киметелә. Энәдә калган күзләр аша бәйләм җебен уздырып, күзләрне җыябыз, җеп очын бәйләм эченә бәйләп яшерәбез.

Мех бүрекнең эчен сүтеп алабыз, анысы безгә кирәкми. Безгә фәкать мех кына кирәк. Мехны селкеп, тузаннан, чүп-чардан арындырабыз да, үткен пычак белән 0,5-0,6 см тасмаларга теләбез. Мех аркылыга түгел, буй юнәлештә теленә. Тасмалар озын булмасын, 35-40 см булса, бик җиткән. Кыскарак булса да, зыян юк, эш барышында аларны энә-җеп белән тегеп, бер-берсенә ялгап җибәрергә була.

Мехны тасмаларга телүнең үз сере бар: беренчедән, тасмага телә башлаганчы, мехның читеннән кайчы белән 2-3 мм чамасы гына кисеп җибәрәбез. Аннары калган өлеш пычак белән, мехны кулда тоткан килеш кенә киселә. Тактага салып кисәргә уйласагыз, мехны әрәм генә итәчәксез.

Мех тасмаларны бәйләм башлыкка беркеткәндә йон бөртекләренең аска карап торуларына игътибар итегез. Тасма башлыкка уң күзләр аша, астан өскә таба беркетелә. Моның өчен тасманың очын башлыкның аскы читенә белен-
дерми генә тегеп куябыз. Икенче очына булавка кадап, булавканы һәр бишенче-алтынчы рәт аша уң күзләрдән тыгып алабыз. Рәсемдә бу ачык күренә. Мех тасманы шул рәвешчә өскә кадәр башлыкка беркетә-беркетә менеп, тасма очын эчке якка чыгарып, башлыкка тегеп куябыз.

Икенче тасма беренчесеннән 2-3 күз ара калдырып беркетелә. Әгәр дә мех тасмагыз чәшке ише, йон бөртеге кыскарак мехтан икән, ул очракта араны якынайтабыз. 
Мех тасмалар арасында бәйләм җебе күренеп тормасын. Гәрчә, әгәр дә фантазия белән эш итсәң, тасма араларын ерагайтып, бер рәт мех, бер рәт бәйләм бизәк, бер рәт мех итеп, төрлечә кыландырып карарга да мөмкин. Хәтта ике төрле мехны да чиратлаштырырга була.

 Безнең 72 күздән бәйләнгән башлыкка кара төлке мехыннан теленгән 18 тасма китте. Ыргак ярдәмендә мехның бәйләм җебе астында басылып калган бөртекләрен тартып чыгарабыз. Тасмаларны беркетеп бетергәннән соң, башлыкны сирәк тешле тарак белән тарап, бераз пар өстендә тотып алабыз. Пар өстендә тотканда бөгәрләнгән йон бөртекләре языла, турая.

Шкафта урын биләп кенә яткан, чыгарып ташларга да кызганыч булган мех бүрек, яка, туннарга әнә шулай итеп яңа сулыш өрергә мөмкин. Мех тасмалардан башлык кына түгел, жилет, бишмәт кебек зуррак киемнәр дә бәйләргә була. 
Мех белән «бәйләү»нең төрле ысуллары бар. Безнең очракта мех тасмаларны бәйләм аша уздыру техникасы кулланылды. Әле тагын мех тасмаларны бөтереп (моны электрга көйләнгән шөреп боргычы белән эшләү уңай), җеп ясарга һәм  шуны гадәти бәйләм җебе урынына кулланырга була. Тагын бер ысул – ыргак белән бәйләү. Бәйләмнең нигезе итеп гадәти бәйләм җебе алына, мех тасмалар рәтләрне үргән вакытта ук бәйләмнең уң ягына элмәк белән бәйләнеп, беркетелеп барыла. 

 Бәйләгән киемнәрнең матурлыгы мехның сыйфатына бәйле. Шуңа күрә мехның артык «пеләш­ләнгән», төсе бик нык уңган өлешләрен кулланырга киңәш итмәс идек.

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com