Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Катлы итәк

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
22 июня 2015
1482 карау

Кирәк:

* иңе 140-150 см булган 2 м чамасы юка тукыма (җәй өчен ситсы, батист, юка җитен яхшы);

* тегү җебе, резинка.


Эш барышы:

Итәк кокеткадан һәм һәрберсе 20 см киңлектәге дүрт ярустан тора; яруслар бер киңлектә булса, тегү-кисү уңайрак, тукыма да азрак тотыла. Кокетка кисү өчен янбаш әйләнәсенә 6-7 см кушып (итәк артык сыланып тормасынга), озынлыгын билгелибез, киңлеге 24 см, шуның өстән 4 сантиметры кире кайтарып бөгелә, аңа резинка киертелә. 3 см киңлектәге резинка итәкне яхшырак тота, әгәр андый булмаса, бөккән өлешнең уртасыннан тагын бер җөй ясап, тар резинканы ике рәт кидерергә мөмкин.

Икенче эш итеп ярусларны кисәбез. Алар берсеннән-берсе озынрак булырга тиеш. Кискән вакытта һәр яктан 1 см тегү өлешен калдырырга онытмагыз.

Кокетка озынлыгын 1,3 кә тапкырлап беренче ярус озынлыгын беләбез. Мәсәлән, янбаш әйләнәсе 103 см, 7 см кушкач, 110 см була. 110х1,3=143.

Димәк, 143 см озынлыкта, 20 см киңлектә (астан-өстән, кырыйдан берәр сантиметр тегү өлеше калдырып) турыпочмак кисәбез.

Аның баш-башларын тоташтырабыз.

Ярусның өске ягыннан ярты сантиметр төшеп, буйдан-буйга җөй салабыз, анысыннан тагын ярты сантиметр төшеп – икенче җөй (эре атлатып тегәргә кирәк, җөй бушрак булсын). Ике җөйнең дә аскы җебен бергә тотып, берьюлы җыера башлыйбыз, 110 см калгач, җыерылганны ярусның бөтен буена тигез таратып, кокеткага ялгыйбыз. Кокетка белән беренче ярусны тоташтыручы җөй җыеру өчен салган ике җөйнең уртасыннан барырга тиеш. Теккәннән соң, астагысын сүтеп алабыз.

Икенче ярусны кисү өчен 143х1,3=186. Димәк, аның озынлыгы 186 см, киңлеге 20 см була. Монысын 143 см калганчы җыерабыз һәм беренче яруска тоташтырабыз, калган ярусларны да шул тәртиптә тегәбез.

Өченче ярус: 186х1,3=242.

Дүртенчесе: 242х1,5=363. Монысы күбрәк җыелса матур, шунлыктан 1,5 коэффициентын кулланабыз.

Итәкнең аскы ягын аз гына кайтарып бөгәбез.

Биредәге 1,3 һәм 1,5 саннары – җыеру коэффициенты.

Ул 1,3 тән кимрәк булырга тиеш түгел; никадәр зуррак булса, итәкнең аскы ягы шулкадәр киңрәк була.

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com