Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеКулларыңнан куан → Энҗеле калфак: үзең чик тә, үзең так


Энҗеле калфак: үзең чик тә, үзең так

Миләүшә Сөләйманова
Миләүшә Сөләйманова
13 декабря 2017
7077 карау
Миләүшә СӨЛӘЙМАНОВА Казан Дәүләт университетының сәнгать һәм дизайн факультетын тәмамлаган. Татар халкының борынгы сәнгать үрнәкләре белән кызыксына. Аларны хәзерге заман киемендә дә чагылдырып, коллекцияләр иҗат итә, төрле конкурсларда катнаша. Бүген ул безне туташлар һәм яшь ханымнар өчен кечкенә калфак тегәргә өйрәтә. Калфак үзе заманча, шул ук вакытта бик милли дә.


Кирәк:

* тышлык өчен 30 см тукыма (без ак атлас сайладык);
* эчлек өчен 30 см юка тукыма;
* урталыкка куеп калдыру өчен 30 см фетр («Леонардо» кибетеннән алдык);
* өч төрле зурлыкта 300 г ак сәйлән;
* 0,2 мм нечкәлектәге үтә күренмәле 1 кәтүк кыл (леска);
* тышлык төсенә туры килә торган тегү җебе;
* 2 чәч кыстыргычы;
* эзе үзеннән-үзе бетә торган каләм.
 

Эш барышы:

Өлге ике детальдән гыйбарәт. Түбә өлеше – оваль. Аның буе – 15 см, аркылысы (маңгай турысы) – 13 см. Кыса өлешенең озынлыгы – 45 см,  киңлеге – 6 см. Фетрны кискәндә киңлеген 4 см гына итеп алабыз, чөнки тегү өлеше калдыру кирәкми. Өлгеләрне куеп, тышлыкны, эчлекне, урталыкны кисәбез.

Тышлыкны тегәбез. Иң элек түбә белән кысаны тоташтырабыз. Моны маңгай турысының кыл уртасыннан башларга кирәк. Соңыннан гына кырый җөй тегелә. Кысаның өске читеннән 1 мм төшеп, уң яктан машина җөе салабыз (матурлык өчен). Фетр урталык та нәкъ шул рәвешле тегелә, әмма гадәти җөй белән түгел, зигзаг җөй белән. Эчлекне исә гадәти җөй белән генә тегәбез.

Тышлыкны фетр урталыкка кидереп,  бизәкнең чикләрен билгелибез һәм нечкә энәгә кыл саплап, бер сәйләнне эләк­те­рәбез дә калфакка тегеп куябыз. Аңа терәп үк икенчесен, аннан соң өченчесен... Төрле зурлыктагы сәйләннәр аралаштырып тезелә. Маңгай турысында бизәк бик тыгыз булырга тиеш, түбәдә сәйлән аралары бушрак калдырыла.

Чигеп бетергәннән соң, эчлекне кидереп, калфакны тегеп бетерәсе кала. Тышлык белән эчлекнең фетр-дан чыгып торган өлешен эчкә таба бөкләп, кул белән генә типчеп куябыз. Гади җеп урынына кыл сапласаң, теккән җөй күренми дә.

Калфак баштан шуып төшмәсен өчен, ике читенә чәч кыстыргычы тегеп куела.


Киңәш:
Энҗеле матур калфакларны концерт-театрларга барганда гына кисәң дә, берникадәр вакыттан соң аларны барыбер юарга кирәк булачак. Чиккән калфакларны, түбәтәйләрне ничек юарга соң?


Кайнар суда юарга ярамаганны гына һәркем белә, ә менә сабын урынына шампунь куллануның отышлырак икәнен беләсез микән? Шампунь янына аз гына тоз да сибеп җибәрегез.

Түбәтәй-калфакларның эчке ягы күбесенчә тир белән пычрана. Тир тапларын бетерүнең берничә ысулы бар. Бер өлеш денатуратка бер өлеш нашатырьлы спирт кушыгыз һәм шунда каты тукыма кисәген чылатып, тапларны җиңелчә генә ышкып бетерегез. (Тукыма кисәгенең төсе йога торган булмасын тагын!)

Икенче бер ысул: бер аш кашыгы ярым аш тозына бишәр аш кашыгы аш серкәсе белән нашатырьлы спирт өстәгез һәм тоз эреп беткәнче болгатыгыз. Шунда тукыма кисәген чылатып, пычранган урыннарны чистартыгыз.

Кайвакыт киемдә аксыл таплар – юшкын таплары барлыкка килә. Аны бер өлешкә – бер өлеш нисбә-теннән кушылган серкә һәм су белән бетерәләр.

Калфакның сәйләннәренә тузан кунып, төсләре тоныкланып китсә, җылымса суга шампунь тамызыгыз да, теш щеткасы белән сак кына ышкып чистартыгыз. Аннан соң чиста су белән арулагыз.

Мондый баш киемнәрен борып сыгарга ярамаганны әйтеп тә тормыйбыз. Иң яхшысы – калфак үлчәменә туры килә торган пыяла банка төбенә кидереп киптерү. Болай эшләсәгез, – ул утырмас, бөгәрләнгән урыннары да язылыр.

Калфакның төсен ачып җибәрим, сафландырыйм дисәң, аны бераз вакыт пар өстендә тотарга була. Безнең киңәшләрне тотсагыз, энҗеле калфагыгыз бик озак еллар тузмас, рәвеше бозылмас.

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com