Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеКулларыңнан куан → «Ярканат» җиңле туника тегәбез


«Ярканат» җиңле туника тегәбез

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
02 мая 2015
1804 карау

Кирәк:

* туниканың ике озынлыгы кадәр юка гына тукыма (шифон, ефәк, юка трикотаж);

* тегү машинасына нечкә энә һәм нечкә җеп;

* юка флизелин кисәге;

* кыек тасма (косая бейка).

 

Эш барышы:

Без тегәсе туниканың итәге билбауга җыела, шуңа күрә эшкә кереш­кәнче, иң элек 14 сантиметр киңле­гендә билбау кисеп алабыз, урталай бөкләгәч ул 7 сантиметр була, шуның астан-өстән берәр сантиметры тегү өлеше.

Туникага өлге кирәкми, аны тукымада гына ясап кисәбез.

Тукыманы башта аркылыга, аннан буйга бөклибез. 4 кат килеп чыкты, урыннан күчмәсенгә, аны чукмар­башлы энәләр белән чәнчеп куябыз.

Туниканы аскы яктан сыза башлыйбыз. Моның өчен янбаш әйләнәсен үлчәп, киңлек өчен 15-20 сантиметр өстибез, килеп чыккан сумманы дүрткә бүлеп, тукыманың бөкләнгән кырыеннан шушы аерманы билгелибез.

Хәзер бер кулны кырыйга сузып, җиденче умыртка сөягеннән беләк буйлап теләгән озынлыкны үлчәп алабыз, шуны тукыманың бөкләнгән өске кырыеннан билгелибез. Бу – җиңнең озынлыгы һәм җилкәнең дүрттән бер киңлеге була. Шушы ноктадан аска таба җиңнең киңлеген үлчәп, тамгалап куябыз. Җиң киңлеге 20-25 сантиметр.  

Аскы итәктә билгеләнгән нокта белән җиң киңлеген билгеләгән ноктаны дугалап тоташтырабыз һәм 1,5 сантиметр тегү өлеше калдырып, кисәбез.

Өске почмакта баш сыярлык тишек уябыз, якынча 11-12 сантиметр була (баш әйләнәсен үлчәп, дүрткә бүлегез). Баштан ук зур итеп кисмәгез, изүе бик ачык килеп чыгуы бар, тар булса, киеп караганда төзәтерсез, киңрәк икән, изүен бераз җыерабыз.

Кискәннән калган кисәкләрне икегә бөкләп, киңлеге 7 сантиметр, озынлыгы беләк юанлыгы кадәр булган манжетлар кисәбез, аларга флизелин  ябыштырып куябыз. Җиң очын манжет кадәр генә калдырып җыябыз һәм манжетны җиңгә беркетәбез. Теләсәгез, җиң очын киңрәк итеп бөгеп, резинка гына киертергә мөмкин.

 Янбаш киңлегенә 2-3 сантиметр киңлек өлеше кушып, алдан кисеп калдырган тукыма кисәгеннән билбау ясап, флизелин ябыштырабыз.Туниканың итәген билбау озынлыгы кадәр калганчы бөреп, билбауны туникага тегеп куябыз. Җиң кебек үк, итәкне дә резинкага гына җыярга  яисә бөгеп кенә куярга була.

 Муен уемын кыек тасма белән каймалыйбыз.

 

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com