Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Челтәр топ

Миңниса Сәетова
Миңниса Сәетова
27 апреля 2015
1847 карау
Җәй көне итәк-чалбар белән кию өчен челтәр топ бик килешле. Якыннарын берсеннән-берсе матуррак әйберләр бәйләп куандыручы Миңниса апа СӘЕТОВА бүген безгә 42-44 нче үлчәмгә ярашлы берничә топ үрнәге тәкъдим итә. Тиз һәм җиңел генә бәйләнә алар. Ә сез үз үлчәмнәре­гезгә туры китереп бәйләгез.

 
Зәңгәр топ

Кирәк:

*  200 г нечкә бәйләм җебе (500-600 м); 
* 2,5 ле энәләр. 
 

Эш барышы:

Топны ничә күздән бәйләргә кирәген белү өчен, иң элек үрнәк бәйлибез. Энәгә 38 күз җыябыз. 
1 нче рәт: беренче күзне сул күз итеп бәйләп алабыз, калганнары барысы да уң белән бәйләнә.
2 нче рәт: беренче күзне энәгә бәйләми генә күчерәбез, калганнары бар да сул белән бәйләнә.
3 нче рәт: беренче күзне бәйләми генә алабыз, ике күзне бергә сул белән бәйлибез (бу өч мәртәбә кабат­лана); бер тапкыр җепне чалып алабыз һәм бер күзне уң белән бәйлибез, янә чалабыз, янә уң күз, шул рәвешле алты мәртәбә кабатлана; ике күзне сул белән бергә бәйләп алабыз, монысы өч тапкыр кабатлана, кырый күзне уң белән бәйлибез.
4 нче рәт: беренче күзне бәйләми генә алабыз, калганнары сул күз.
5 нче рәт: беренче рәттән кабатлыйбыз.

Хәзер инде кофтаның үзен бәйләр­гә керешик. Ул алтакта һәм арттак­тадан тора. Икесендә дә күзләр саны тигез. Энәгә 110 күз (икесе кырый күз) җыябыз. Күзләр саны 18 гә бүленергә тиеш. Болардан алты бизәк чыга. Ян-якта бизәк яртышар гына, алтакта белән арттактаны тоташтыргач, бер тулы бизәк була.

1 нче рәт: бер күзне сул белән бәйләп алабыз, калган күзләр уң белән бәйләнә.
2 нче рәт: беренче күз бәйләнми генә алына, калганнары бар да сул.
3 нче рәт: беренче күз бәйләнми генә алына, ике күзне бергә сул белән бәйләп алабыз, моны тагын ике мәртәбә кабатлыйбыз (алты күздән өчәү генә кала); җепне бер тапкыр чалып алып, бер күзне уң белән бәйлибез (монысы алты мәртәбә кабатлана); ике күзне бергә сул белән бәйлибез (алты тапкыр); җепне бер тапкыр чалып, берне уң белән бәйлибез (алты мәртәбә). Күргәнегезчә, бизәк кабатланулардан тора.
4 нче рәт: бер күз бәйләнми генә алына, калганнар бар да сул белән бәйләнә.
5 нче рәт: беренчесе бәйләнми генә алына, калганнар уң белән бәйләнә.
6 нчы рәт: беренче күз бәйләнми алына, калганнар сул белән бәйләнә.
7 нче рәт: өченче рәттән башлап, бәйләмне кабатлыйбыз.

+ Шул рәвешле, бәйләмне муен уемына җиткәнче туры гына бәйлибез (без 28 см бәйләдек). Култык асты уемын ясамыйбыз;
+ кофтаның изүенә җиткәч, уртадан 36 күзне ябабыз. Иңсәләрне бәйләр­гә һәр ике яктан 36 күз кала. (бу – 42 нче үлчәмгә.) Иңсә биеклеген – 16 см бәйләп, күзләрне ябабыз;
+ арттакта да 110 күздән, нәкъ алтакта үрнәге белән бәйләнә. Әмма арттактада муен уемы бераз өстәрәк ясала. Анда да уртадан 36 күз ябыла, иңсәләр кирәкле озынлыкка җиткәнче бәйләнә;
+ алтакта белән арттактаны кырый җөйләр буенча тоташтырып тегәбез;  муен һәм җиң уемын ыргак белән бер рәт бәйләп чыгабыз.
 

Кызыл топ

Кирәк: 

* 200 г чамасы нечкә бәйләм җебе;
* шул җепкә туры килә торган бәйләм энәләре.


Эш барышы: 

Иң элек 12 күздән үрнәк бәйләнә.

1 нче рәт: 1 кырый күз, 4 сул, 2 уң, 4 сул, 1 кырый күз.
2 нче рәт: 1 кырый күз, 4 уң, 2 сул, 4 уң, 1 кырый күз.
3 нче рәт: 1 кырый күз, 4 сул, 1 чалу, 2 күзне бергә уң белән бәйлибез, 4 сул, 1 кырый күз.
4 нче рәт: 1 кырый күз, 4 уң, 2 сул (алдагы рәттә чалып алынган җеп сул белән бәйләнә), 4 уң, 1 кырый күз.
5 нче рәт: 1 кырый күз, 4 сул, 2 күз­не бергә уң белән бәйлибез, 1 чалу, 4 сул, 1 кырый күз.
6 нчы рәт: 1 кырый күз, 4 уң, 2 сул, 4 уң, 1 кырый күз.

Бу топ та ал һәм арттактадан тора. Күзләр саны икесендә дә тигез. Иң элек энәгә 92 күз җыябыз һәм 1 уң, 1 сул белән 3 см тирәсе бөрмә (резинка) бәйлибез. Аннан соң топ үрнәк­тәгечә бәйләнә. 

+ муен һәм җиң уемы алда бәйләгән топтагыча; 
+ ал һәм арттактаны кырый җөйләр буенча тегеп тоташтырабыз; 
+ муен, җиң уемнарын ыргак белән бәйләп чыгабыз.

 
Кичке кара топ

Кирәк:

* 150 г люрекслы кара бәйләм җебе; 
* 2 ле энәләр.


Эш барышы: 

+ энәгә 92 күз җыеп, 1 уң һәм 1 сул белән 3 см бөрмә бәйлибез. Калганы оек бәйләме белән генә бәй­ләнә (оек бәйләмен белмәгән кеше юктыр инде ул);
+ җиң уемына килеп җиткәч, һәр ике яктан да өчәр күзне киметәбез. 2-3 рәт бәйләгәч, тагын икешәр күз кими. Янә ике рәт бәйләп, берәр күзне киметәбез, һәм бәйләмне турыга гына бәйләп дәвам итәбез. Муен уемына килеп җиткәч, иңсә өчен һәр ике яктан да 18 күз калды­рып, уртадагы күзләрне ябабыз; 
+ арттакта да шул рәвешле бәй­ләнә; 
+ ал белән артны тоташтырып теккәч, муен һәм җиң уемнарын ыргак белән бер-ике рәт бәйләп чыгабыз.

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com