Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Бөдрә шарф

Рания Вафина
Рания Вафина
22 апреля 2015
1849 карау
Рания ханым — Казан кызы. Хәзер Бөгелмәдә яши. Белгечлеге буенча ветеринар. Аны бәйләү остасы дисәң дә һич арттыру булмас. «Бәйләгән вакытта җаныма ямь табам, рәхәт була», — ди ул. Чынлап та, Рания ханым кулы тигән әйберләрдән җан җылысы, хатын-кыз нәфислеге бөркелеп тора. Бүген ул безне язгы шарф бәйләргә өйрәтә. Ышанасызмы? Бер-ике сәгатьтән шарфлы булачаксыз!

Кирәк: 
бу шарфны челтәр сыман махсус җеп­тән бәйлиләр (җеп зур-зур элмәк­ләрдән тора). Бер йомгактан бер шарф чыга. Энә урынына суши таяк-чыклары куллансаң уңай. Ул булмаса, карандаш та ярый.

Эш барышы: 

1 нче рәт: энәгә 9 күз җыябыз (рәттән 9 элмәкне энәгә кидерәбез);

2 нче рәт: бәйләмне икенче ягына борып тотабыз да, энәдәге беренче күз аша бәйләм җебенең икенче элмәген тартып чыгарабыз (беренче элмәкне сикертеп үтеп), энәдәге һәр күзне шул рәвешле бәйләп бетерәбез. Бәйләмне янә борып тотып, калган барлык рәтләрне дә шулай бәйлибез. Шарфны 1,5 м озынлыкка кадәр бәйләргә кирәк.

Бәйләмне бетерү: Энәдәге беренче күз аша бәйләм җебендә беренче торучы элмәкне тартып чыгарабыз (шарфны бәйләгәндә без икенче элмәкне тартып алган идек). Икенче күзне дә шулай бәйлибез. Уң кулдагы энәдә ике күз барлыкка килде. Хәзер шуларның уң яктан беренче торганын икенчесе аша тартып чыгарып, уң кулдагы энәдә күзләр санын бергә калдырабыз. 

Сул энәдә бер генә күз калгач, аның аша бәйләм җебен озынрак итеп тартып чыгарабыз да, «койрык очын» энә-җеп белән шарфка чәнчеп куябыз.

Менә шарф әзер дә! Үзе матур, үзе затлы, үзе килешле!

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com