Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


​Кадерлемә бүләк

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
17 апреля 2015
1930 карау
Бүген без ир-егетләргә өйдә кияр өчен җиңел тукымадан чалбар тегәбез. Аз-маз тегә белгән кеше башкарып чыга алырлык эш бу. Без биргән өлге базык гәүдәлеләр өчен 50-52 нче үлчәмгә исәпләнгән.
 

Кирәк: 

* чалбарның буеннан 10-15 см артыграк тукыма (ул табигый җепселле һәм җиңел булсын); 
* эластик тасма; 
* тукыма төсенә туры килә торган җеп.
 

Эш барышы: 

Иң элек чалбарның өлгесен ясарга кирәк. Бу эшне катлаулы дип тапсагыз, ирегез яратып кия торган берәр чалбардан гына да төшереп алырга була. Тукымага салып кисәр алдыннан өлгенең дөреслеген тикшерегез: янбашы тар түгелме, торыгы (чалбарның өске өлеше) кыска була күрмәсен.

Тукыманы икегә бөкләп, иң элек алгы як өлгесен, аннан артын төшереп алабыз. Ян-яктан тегү өчен 1 см, ә балак очында бөгү өлешен 4 см калдырып, чалбарны кисәбез (теләсә ничек түгел, ә буй җеп буенча). Алтакта да, арткысы да икешәр кисәк. 

Ә хәзер кесәләр кисәбез. Алары – дүрт кисәк. Бар да әзер булгач, тегәргә керешәбез. Алдан ук искәртәм: һәр җөйне теккән саен, яхшылап үтүкләргә кирәк.

Беренче эш итеп, алгы һәм арткы якны уртадагы (аяклар арасындагы) җөй буенча тоташтырабыз. 

Икенче эш итеп, алгы якка кесәнең бер өлешен тегеп куябыз (кесә урынын дөрес итеп билгеләгез, чөнки өске яктан 4 см ара кереш кертү өчен бөгеләчәк). Кесәнең икенче өлешен исә алгы яктагысына туры китереп, арт тактага тегәбез. Кесә өлешләренең бер-берсенә туры килүен тикшергәннән соң, кырый җөйне тегәбез (кесә өлешләрен дә бер-берсенә тоташтырабыз). Икенче балак та шулай тегелә. 

Өченче этап – ике балакны урта җөй буенча бергә тоташтыру. Монда ике җөй салу отышлы, сүтелеп китәрлек булмасын. Алгы якта кесә читеннән 0,5 см килеп, матурлык өчен җөй салабыз. 
Өстән 4 см бөкләп, эластик тасма кидерү өчен 2 см киңлегендәге ике кулиска ясыйбыз (тасма киң булса, берне генә дә мөмкин). 

Иң ахырдан чалбарны иясенә кидертеп, озынлыгын билгелибез һәм ике тапкыр 2 см кайтарып, балак­ның очын бөгәбез (төшерү өчен запас). 

Сыпылып бетмәсен өчен җөйләрне эчке яктан эшкәртеп чыгарга кирәк. 

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com