Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеКулларыңнан куан → Гап-гади савыттан — ваза


Гап-гади савыттан — ваза

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
07 декабря 2016
1254 карау
Бик матур пыяла шешәләр була. Мин ул шешәләрне ташларга кызганам. Бер-ике сәгать вакытыңны кызганмасаң, күр, нинди матур вазага әверелдереп була аларны. Вазабызның берсен «Кадер киче» дип атадык. Кадер киче булуы ихтимал көнне бизәгән идек без аны. Бизәкләре дә туры килеп тора: әнә гөлләр сәҗдәгә иелгән, ай белән йолдызларның да дога кылган мәлләре. Икенчесе — зәңгәр төслесе дә шул ук рәвешле бизәлгән. Төсләрен дөрес сайлаганда, бу ысул белән әллә нинди матурлыклар тудырып була.

Кирәк: 

* пыяла шешә;
* ак һәм кара төсле акрил буяулар;
* төссез лак;
* спирт;
* яссы пумала;
* губка;
* агач таякчыклар.


Эш барышы:

1. Пыяла савытны яхшылап юып, спирт белән майсызландырабыз.



2. Хәзер аны пумала белән ике кат ак төскә буйыйбыз. Бер кат буягач, кип­­кәнен көтәргә кирәк.




3. Буяу тигез ятмаган урыннарны тигезләү һәм савытка бераз фактура бирү өчен өченче каты губка белән буяла. Тик ышкып түгел, губка савытка тидереп-тидереп кенә алына.




4. Ак кәгазьгә вазаның макетын төше­реп, булачак бизәкләрне ясыйбыз. Кәгазьдәге бизәкләрне гади карандаш белән вазага күчерәбез.
5. Агач таякчыкны кара буяуга манып алабыз да, төртке-төртке итеп бизәкләрнең контурын ясап чыгабыз. Төрткеләр бер үк зурлыкта булып, аралары тигез калдырылса, рәсем матур була. Соңыннан вазаны төссез лак белән буйыйбыз. 





 

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com