Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеКулларыңнан куан → ​“Дулкын кисүче” шарф


​“Дулкын кисүче” шарф

Сөмбел Гаффарова
Сөмбел Гаффарова
02 ноября 2016
1217 карау

Кирәк: 

* 1 оек җебе (400 м / 100 гр);
* 3 - 3,5 мм энәләр;
* маркер (булавкалар)

Бу шарф почмактан бәйләнә башлый. Эш башыннан 40 см бәйләнгәч, өстәмә киметүләр ясала (барысы да аңлатылачак). Әлеге киметүләр шарфны кыйгачлата, симметриялелекне саклау өчен икенче ягыннан да киметергә кирәк булачак. 
Тагын 30 см бәйләнгәч, сул яктан янә өстәмә киметүләр ясала, шул рәвешле бәйләмдә ике төрле почмак хасил була.


Төп өлге: 6 рәт оек бәйләме белән бәйләп, 6 рәт шәл бәйләме белән бәйләнә дә, тагын 6 рәт – оек бәйләме, 6 рәт шәл бәйләме белән бәйләнеп, калган өлешне шул рәвешле чиратлаштырып бәйлибез. 

Бер күз өстәргә дигән урыннарда: күзнең алгы һәм арткы ягыннан берешәр күз бәйләп чыгарга.
 

Тасвирлама: 

1 нче өлеш
3 күз җыябыз. 6 рәт оек бәйләме белән бәйлибез. Һәр 6 нчы рәт ахырында (шарфның эчке ягыннан булып чыга) 1 күз өстәп барырга.
(Күз өстәлгән рәтне булавка белән билгеләп барырга киңәш ителә.)



Шулай төп өлге белән бәйләп барабыз – 6 рәт оек бәйләме, 6 рәт шәл бәйләме белән  чиратлаша. Һәр 6 нчы рәттә 1 әр күз өстәлә.

Шулай 40 см бәйләнә (теләсәгез, артыграк бәйли аласыз).

2 өлеш
Хәзер бәйләмнең рәсеме аркылы булып китәчәк. Моның өчен: һәр 2 нче рәт ахырында 1 шәр күз өстәп барырга һәм һәр 6 нчы рәт башында 1 шәр күз киметеп барырга кирәк.
Шулай итеп тагын 30 см бәйлибез.



3 өлеш
Шарфыбыз 70 см булгач, һәр 6 нчы рәт башында 4 шәр күзне ябарга.
Шул ук вакытта һәр рәттә (эчке яктан) 1 шәр күз өстәп барырга кирәк.  Ягъни, җөп рәтләр ахырында һәм һәр так рәт башында 1 шәр күз өстәп барабыз. 



Теләгән озынлыкка җиткәч, бәйләүне тәмамлыйбыз.


Муенга матур итеп чорнагач: 


Төсле җепләр куллансагыз: 




Тыныч төсле җептән бола килеп чыга: 



Гадирәк БАКТУС мастер-классы биредә: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/rukodelie/?id=330
 

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com