Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Сихри кирмән

Сөмбел Гаффарова
Сөмбел Гаффарова
21 октября 2016
1602 карау
Интернетта менә мондый плед схемасы табып алган идем. Бәйләми кала алмадым!
Сихри кирмән!
Бәйләү ысулы - күләгә өслүбе.

Интернетта башкалар бәйләгән пледларны да таптым:

 


Кызым краватына япма бәйләргә булдым.
Моның өчен калын җеп сайладым да, алдыма схеманы җәеп салдым. Уңайлы булсын дип, бәйләнүче рәт астына линейка куеп бардым һәм буталмас өчен, бәйләнгән рәтне кәгазь схемада каләм белән төртеп бардым.
 
Калынрак җеп сайлагыз. Һәм минем хатаны кабатламагыз. Беренче пледымны бәйләгәндә, мин төрле төстәге секцияләргә бүленгән җеп сайладым. Янәсе, матур була дип. Рәсеме күренми диярлек, пледтагы дәү-дәу аю балаларына төртеп күрсәтергә туры килә.
Менә ничек килеп чыккан иде. Аюлар югалды... 



 
СХЕМА: 


Схеманы укыйбыз:
* ак шакмаклар - уң күзләр
* шәмәхә шакмаклар - сул күзләр
* яшел шакмаклар - «дөге» бәйләү ысулы.
Бер шакмак - бер күз. 

Болай бәйләргә була: 
Схемада так рәтләр генә күрсәтелгән (1, 3, 5…). Җөп рәтләрне (2, 4, 6…) ике ысул белән бәйләп була.
1 ысул: барлык күзләр рәсемгә карап бәйләнә - уң күз күрәсез икән – уң белән бәйлисез, сул күл икән, сул белән.
2 ысул: Барысы да сул күзләр беләң бәйләнә. (Бәйләү күләмлерәк килеп чыгачак.)


 

Япма карават кырыйларын капласын дип, уңнан һәм сулдан күбрәк күз җыйдым һәм кызык өчен тагын берешәр йорт «төртеп» куярга тәвәкәлләдем. Булдырып чыктым.



Схемасы: 

 
 
Мондый япманы бәйләү рәхәт – картина бәйлисең сыман. Икене бәйләп ташладым хәтта!

Бу пледымда да әлеге ысул белән бәйләнгән өлгеләр байтак: 

 биредә: http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/rukodelie/?id=655


Уңышлар!


 

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com