Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


​Казан җөе

Әлфия Җәмилова
Әлфия Җәмилова
10 мая 2016
2905 карау
 
Күн мозаикасы — татар халкының борынгыдан килгән кабатланмас сәнгате. Бүгенге сәхифәбез «Казан җөе»нә — күн кисәкләрен тоташтырып, катлаулы бизәк тудыру ысулына багышлана.  

Мастер-классны Әлфия ҖӘМИЛЕВА үткәрә. Әлфия ханым каюлы күн сәнгате белән 1996 елларда кызыксынып китә. 2002 елда аның тәкъдиме белән Н. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында «Күнне сәнгати эшкәртү» дигән яңа бүлек ачыла. Ул шушы бүлекнең җитәкчесе.
«Казан җөе» белән чигү шактый катлаулы эш. Бер дәрес белән барысы да аңлашылыр дип әйтеп булмый. 2013 елда Лилия Саттарованың «Сәхтиян читек, саурый үкчә» дигән китабы дөнья күрде. Кирәкле мәгълүматны аннан да табарга була.

 

Кирәк: 

* 0,9–1,1 мм калынлыктагы күн кисәкләре;
* вискоза яки полиэстер чигү җепләре;
* ак төстәге нык һәм чыдам армирланган тегәрҗеп;
* энәтоткыч яки без сабы (очында энә тыгып кую өчен ярыгы һәм энәне кысу өчен шөребе бар, гадәттә, аны заказ биреп ясаталар);
* күнне тегү өчен махсус машина энәсе (№ 75–100), ул булмаса, гади машина энәсе;
* юан тегү энәсе (камыт энәсе)


Моннан тыш, тар агач борыслардан станок та ясарга кирәк булыр. Станокның биеклеге чигүченең буена бәйле, утыргач, ул күкрәккә кадәр булырга тиеш. Калыпның (өстәге өлеше) иңе – 28 см, биеклеге – 6 см, калынлыгы – 4 см. Почмагы – 90о. Ка­лып белән педаль күн каешлар һәм бау белән тоташтырыла. Каешның бу­­ры­­­­чы – күнне калыпка нык итеп кысу. Каеш урынына резинка да кулланырга мөмкин. Станокны яртылаш – өстәлгә куела торган итеп тә ясарга була.
Ул очракта педале булмый.

Традицион күн мозаикада бизәкләр йөрәк, чәчәк, яфрак, боҗралар рәвешендә була. Әле чигә генә башлаган кешегә боларны башкару катлаулы. Шуңа да иң элек күнне туры сызык буенча чигеп тоташтырырга өйрәнергә кирәк. Алдагы дәресләре­бездә күннән катлаулы бизәкләр дә кисәргә өйрәнербез.
 

Эш барышы:

Машина энәсен энәтоткычка яки без сабына нык итеп урнаштырабыз. Алга таба аны без дип кенә атарбыз. Моннан соң тегәрҗепне балавызларга кирәк, бу – мәҗбүри. Тегәрҗеп безгә һәм камыт энәсенә саплана. Камыт энәсенә артык озын җеп сапламагыз, 50 см булса, шул җиткән. Җепләрнең башын зур итеп төенлибез.

Чигү җебен исә алты яки сигез катлап, орчыкка чорныйбыз. Ул төп җеп була. Орчыктан чама белән 1,5 м җеп үлчәп алабыз да, бу өлешне орчык башына элмәк ясап эләктереп куябыз. Аннан соң орчыкны бөтереп, шушы өлешне катабыз. Катылган җеп беткәч, элмәкне ычкындырып, тагын җеп сүтеп алабыз һәм катабыз.

Күннән детальләр кисәбез. Аларны тоташтырганда буталмасын, бизәкләре бер-берсенә туры килсен өчен, сул яктан карандаш белән тамгалар куеп чыгабыз.
Тоташтыру өчен әзер ике детальне станокка уң ягы белән аска каратып куябыз һәм каешлар белән калыпка ныгытып кысабыз. Орчыктагы чигү җебе белән, тегәрҗепләрнең очын да каеш астына тыгабыз 

Өске яктан 1-1,5 мм ара калдырып, беренче детальне без белән тишәбез. Аның озын улагы гел өскә карап торырга тиеш. Безне бераз өскә каратып, сабына кадәр батырабыз.
 
Орчыктагы чигү җебен безгә өч мәртәбә чорныйбыз. Җеп чигүченең үзенә таба чорнала.

Безне, чигү җебенең очын тоткан килеш, азрак артка алдырабыз һәм икенче детальне дә 1-1,5 мм ара калдырып тишәбез. Безне төбенә кадәр батырабыз да, янә бераз артка алдырабыз. Безгә сапланган тегәрҗеп бушап, элмәк хасил була. Шушы элмәк аша камыт энәсендәге тегәр-җепне уздырабыз.

Безне тартып алып, тегәрҗепләрнең икесен ике якка ныгытып тартабыз. 

Бу – беренче атлам. Икенче атлам беренчесенә терәп үк диярлек ясала. 1 см җөйдә 4-5 атлам булырга тиеш. 
Кирәк булган саен каешны бушатып, чигелүче детальне күчерә барабыз. Чигеп бетергәч, орчык җебен кисеп, тегәрҗепләрнең очын бәйләп куябыз.    

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com