Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Сәяхәт китабы

Алия ФАЗДАЛОВА
Алия ФАЗДАЛОВА
07 июля 2017
1468 карау
Алия – Арча педагогика көллиятендә укучы студентларны рәсем ясау серләренә өйрәтә. Карап торышка үзе дә студент кызлардан әллә ни аерылмаган яшь ханым ире Илдар белән өч бала үстерә икән. Бик кызыксынучан, һәртөрле яңа­лык­ка ачык ул Алия. Арчада төрле мас-тер-класслар оештыра, үзе белгәннәрне башкалар белән дә уртаклаша. Бүген ул безне сәяхәт китабы ясарга өйрәтәчәк. Җәйнең иң күңелле мизгелләрен хәтер­ләт­кән матур фотоларны, сәяхәткә ачкыч булган билетларны, гомумән, сәяхәткә бәйле һәртөрле истәлекне саклый торган бик кадерле китап булачак ул. Җәйге ялыгызны искә төшереп, балаларыгыз белән бергә сез дә ясый аласыз аны.
 

Кирәк: 

* тышлык ясау өчен бөгәрләнми торган нык һәм каты катыргы. Ул ике кисәк кирәк. Үлчәме: 17х21 см;
* тышлыкка ябыштыру өчен ике табак бертөсле скрап-кәгазь.  Үлчәме: 21х25 см;
* китапның форзацын ябыштыру һәм эчтәге битләрен ясау өчен: 16,5х20,5 үлчәмле юка катыргы кәгазь (крафт кәгазь), шул ук зурлыкта киселгән дәфтәр битләре (без исә әзер блок-битләр кулландык), үтә күренмәле папка (папка-уголок), ике конверт кирәк. Конвертның әзерен генә сатып алырга да була, скрап кәгазьдән үзеңә ясарга да мөмкин. Ничек ясарга икәнлеге хакында соңрак сүз булыр;
* алгы һәм арткы форзацка кесә итеп ябыштыру өчен ике төрле скрап кәгазь;
* «Момент» җилеме (үтә күрен-мәлесе), ПВА җилеме, кайнар җилем;
* кәгазьне тишү өчен махсус җайланма (дырокол). Ул булмаса, без белән дә тишәргә мөмкин;
* 1 м чамасы сүс бау (бечевка) һәм шундый ук озынлыктагы җитен тасма (киңлеге 2,5 см. Тегү кирәк-яраклары кибетендә сатыла);
* кәгазь кисү өчен махсус пычак;
* калай линейка;
* өстәл өслеген бозмас өчен макет келәме яки теләсә нинди берәр такта.
 



Бизәү өчен:

(Ирекле эш. Һәркем үз китабын үзенчә бизи ала.)

* Безнең очракта исә – диңгез дулкыннары, кораб, якорь сурәтләре төшкән скрап кәгазь кисәкләре;
* диңгез кабырчыклары;
* бака кашыклары;
* диңгез стилендәге матур сәдәфләр;
* кечкенә генә челтәр кисәге;
* журналлардан кисеп алган матур рәсемнәр (алар безгә кирәкле теманы чагылдырырга тиеш);
* битләр арасына рәсемнәр беркетү өчен зур кыстыргыч (скрепка);
* 10 см озынлыгындагы кызыл һәм зәңгәр төстәге репс тасма кисәкләре;
* зәңгәрсу төстәге кәгазьдән кисеп алган түгәрәк;
* бәләкәй якорь яки штурвал ише диңгез атрибутикасы;
* бизәкне күләмле итү өчен кәгазь араларына ябыштырырга калынрак катыргы кисәге.
 


Эш барышы:

1. Тышлык өчен киселгән катыргыларга «Момент» җилеме белән скрап кәгазь ябыштырабыз. Аның читләре катыргыдан икешәр сантиметр чыгып кала. 




2. Аларны бөкләгәнче, язмый торган каләм, ыргак яки бәйләм энәсе кебек очлы әйбер белән сызып, бөкләм эзен төшерәбез. 




3. Почмакларын исә кыйгачлап кыеп алабыз.




4. Кәгазьнең дүрт читен дә бөкләп, катыргыга ПВА җилеме белән ябыштырабыз. Ябыштыруның да үз тәртибе бар: башта аскы һәм өске як, аннары ике кыры ябыштырыла. Тагын бер мөһим әйбер: почмаклар тип-тигез булсын өчен, почмактагы кәгазьне берәр очлы әйбер белән сыпырып, яссыландырабыз.




5. Тышлыкның ике форзацына да скрап кәгазьдән киселгән кесәләр ябыштырыла. Алгы кесә 19,5х11 см үлчәмендәге кәгазьдән гыйбарәт. Аның ике читеннән һәм аскы ягыннан 1,5 см эчкә кереп, бөкләм эзе ясыйбыз. Кесәне әлеге «колак­лар»ын­нан «Момент» җилеме белән форзацка ябыштырабыз. Өске ягында исә ярымтүгәрәк уем ясыйбыз. Арткы форзацның кесәсе вертикаль ябыштырыла. Анысының үлчәме 11х23,5 см.




6. Ике төрле скрап кәгазьдән конвертлар ясыйбыз. Аларның зуррагы 28,5х28,5 см үлчәмле шакмакны бөгеп ясала.




7. Икенчесе өчен скрап кәгазьдән 23х30 см зурлыгындагы турыпочмаклык кисәбез. Озын ягыннан эчкә таба 1,5 см кереп, бөкләм эзе ясыйбыз. Кыска ягыннан аска таба 5 см һәм 14 см үлчәп, ике эз сызабыз. Шушы эзләрдән конверт­ны бөклибез. Кайчы алып, кон­верт­ның ике читендәге бөкләм эзе буйлап, өске яктан 19 см араны кисәбез. Киселми калганы ябыштыру өчен «колак­лар» була. Кон­верт­ны «Момент» җилеме белән ябыштырабыз.

2,5 см киңлегендәге җитен тасманы урталай кисеп, китабыбызның алгы һәм арткы тышлыгына ябыштырып куябыз. Тигезлегенә һәм дөреслегенә игътибар итегез. Алгы якта тасма ябыштырылган урын бизәк астында калачак. Арткы якны исә без диңгез дулкыны төсендәге скрап кәгазь һәм якорь белән капладык (сигезенче рәсем).




8. Алгы тышлыкны фантазиябезгә таянып бизибез. Ниндидер мөһим кагыйдәсе юк. Сайлаган бизәклә­регез темага ярашлы булсын. Бизәк күләмле булсын өчен, кәгазь араларына кечерәк кенә калын катыргы ябыштырып калдырабыз. Алар күренеп тормаска тиеш. Бака ка­шык­лары, диңгез кабырчыклары, тукыма кисәге, җитен сүсе, сәдәфләр – бар да эшкә ярый.




9.  Кәгазь тишкеч белән һәр ике тышлыкка да икешәр тишек тишәбез. Игътибарлы булыгыз, тишекләр бер-берсенә туры килерлек булсын. Аннары эчке якка дип әзерләгән катыргы, дәфтәр битләре, үтә күренмәле папка, конвертларны тигезләп куеп, тышлыкларны тишкән эздән аларны да тишәбез.

10. 1 м озынлыгындагы сүс бауны урталай кисеп, аның берсен – өстәге тишек аша, икенчесен астагы тишек аша уздырабыз. Икешәр тапкыр урагач, бау очын күбәләкләп бәйләп куябыз. Өстәге бауга, матурлык өчен, без әле бәләкәй штурвал да бәйләп куйдык.

11.  Соңгы эш итеп скрепкаларны бизибез. Аларның икесенә репс тасма тактык. Моның өчен 10 см озынлыгындагы тасманы скрепкага тагып, урталай бөклибез дә ике «койрыгын» «Момент» җилеме белән ябыштырабыз. Калган скрепкаларга кайнар җилем белән диңгез кабырчыгы, матур сәдәфләр ябыштырабыз. Кайнар җилем булмаса, «Момент» белән дә ябыштыра аласыз. 




12. Инде мастер-классның иң рәхәт, иң кызыклы мизгеленә якынлаштык – китап эченә кадерле истә­лекләребезне тутырабыз. Беренче кесәгә юл билетларын салып куйыйк. Конвертларга – фотоларны. 
Ә иң-иң истәлеклесен скрепкалар белән битләр арасына да кыстырып куярга була.





Мондый китапларны Алия сәяхәт форсатыннан гына түгел, яшьлек туе, бәби туу сөенече, юбилей хөрмәте, туган көн бүләге итеп тә ясый. Кызыксынсагыз, аңа заказ бирә аласыз.


* Скрапбукингта билгеле бертөсле генә катыргы яки фәкать скрап кәгазь кулланасы дигән катгый таләп юк. Китап битләрен катыргыдан түгел, ә акварель кәгазеннән дә ясарга була. Әмма кәгазь сайлаганда бер нәрсәгә игътибар итегез: аның составында лигнин дигән матдә һәм кәгазь җепселләрен ныгыта торган кислоталар булмасын. Югыйсә хезмәтегез ярты елдан ук саргаеп, яме югалачак. Китап тышлыгын да матур тукыма белән тышлап, йомшак итеп ясарга була.



*  Скрапбукинг өйдәге барлык фотоларны бергә тутырып кую өчен ясалмый. Ул нинди дә булса берәр вакыйга уңаеннан ясала, һәм аның эченә шушы вакыйгага кагылыш булган истәлекләр туплана.

*  Альбомның битләрен җыйганда, бауны бушрак итеп бәйләгез (тимер боҗрага җыярга уйласагыз, шулай ук боҗраның бик кечкенәләрен алмагыз). Битләр җиңел генә ачылырлык булсын. Аннары, фотоларны тутырганнан соң, китапның шактый калынаячагын да истән чыгармагыз!




* Бер биткә бик күп фото куймаска тырышырга кирәк. Алай иткәндә, күз йөгереп, фотоларның берсенә дә юньләп игътибар ителми. Бер үк темага багышланган фотоларның барысын да бер биткә куярга теләсәгез, иң матурын алга чыгарып, калганнарын аның артына резинка белән кыстырып куярга була. Ул биткә кесә ябыштырсагыз, анда да салып куя аласыз.

* Китап кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыксын өчен, фото кырыена аны төшерү тарихын һәм башка кызыклы мәгълүматларны өстәгез. Еллар үткән саен, алар хәтердән дә чыгып китәргә мөмкин бит. Мәсәлән, сез балагызга багышланган альбом төзисез, ди. Аның ике генә тешен җемелдәтеп төшкән фотосы кырыена, бу энҗе бөртек­ләренең кайчан күренүен, кем күрүен язып куя аласыз. Ә шул ук биттәге кесәдә аларны сакларга да була әле.



*  Фотолар белән бергә, бу китап тормышыгызның шул күңелле мизгеле шаһиты булган башка хатирәләрне саклый ала. Мәсәлән, сәяхәттән алып кайткан вак-төяк, кунакханә истәлеге булып калган беләзек, шул вакытта алган буклетлар, кесә төбендә калган вак акча...

*  Беренче генә китабын ясаучыларның иң төп хатасы – китап битләрен артык чуарлау. Болай да чуар фотоны аллы-гөлле кәгазьдән ясалган биткә беркетү хата. Битне ачып җибәргән кешенең карашы шунда ук фотога яки башка мөһим мәгълүматка текәлергә тиеш. Максатыбыз – детальләрнең бер-берсен тулыландыруына ирешү.





 

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com