Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеКулларыңнан куан → ​Ярты сәгатьтә – оригиналь брошка!


​Ярты сәгатьтә – оригиналь брошка!

08 августа 2016
1137 карау

Кирәк:

* фетр (башка тукымалар да ярый);
* кайчы;
* энә;
* җеп;
* синтепон яки мамык;
* каптырма;
* кәгазь, карандаш.
 

Эш барышы: 

Булачак брошканың өлгесен ясыйбыз. Без урталай киселгән алма ясарга булдык. Тукымага алманың ал һәм арт якларын күчереп, кисеп алабыз. (Әлеге өлгенең җайлы ягы шул, тукымага беренче катын күчергәннән соң, алманың рәсемен контур буйлап кечерәйтеп, икенче-өченче катларын да ясыйбыз.) Арткы ягына каптырма тегеп куябыз. Каптырма пөхтә һәм ышанычлы торсын дисәк, аны кечкенә тукыма кисәге астына яшерәбез. 

Алма өлгеләрен иң кечкенәсеннән башлап, бер-берсенә беркетә башлыйбыз. Тегә торган җепне зәвыгыгызга карап сайлагыз, ул тукыма төсендә дә, контраст төстә дә булырга мөмкин. Алманың сабагы турында да онытмыйбыз. 

Брошканың ике ягын да беркетәбез, зур булмаган авыз калгач, эченә кабартмыйча гына синтепон тутырабыз. Тегеп бетерәбез.

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com