Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеКулларыңнан куан → Балчыктан — чәчәк бәйләме


Балчыктан — чәчәк бәйләме

Инна Вазыйхова
Инна Вазыйхова
16 февраля 2015
1701 карау
Киләсе саныбызда - (2015, март) балчыктан эшләнгән элементлар кергән энә савыты ясарга өйрәтәчәкбез. Шул нисбәтле, балчык белән эш итүне исегезгә төшерә торсагыз була. 


Балчыктан ясалган чәчәкләрне Казанга «алып килүче», полимер балчыктан әвәләү мәктәбе SOFT CLAY BY DECOның хуҗасы Инна Вазыйхова мастер-класс үткәрә.

 

Кирәк:


* Deco clay япон балчыгы;
* дымлы тастымал;
* тимерчыбык;
* кечкенә ваза.
 

Эш барышы:

Гардения чәчәк бәйләме ясар өчен кызыл һәм ак төсләрне катнаштырып изәбез – нәфис алсу төс хасил була.

Барысы унсигез шарчык (алтысы – кечерәк, алтысы – уртача, алтысы – эре шарчык). Учта тәгәрәтеп, балчыктан тамчы әвәлибез. Бармак белән изәбез.

Учны йомып, эчендә калган балчыкта уем ясыйбыз. Таҗлар вакытыннан алда кипмәсен өчен, аларны дымлы тастымал эченә салып барабыз.

Чәчәкне кечкенә таҗлардан башлап җыярга керешәбез. Соңгы рәттәге эре таҗларны икенче ягы белән тезәбез. Барлыкка килгән чәчәк сабагының артыгын өзеп алабыз, тимерчыбыкка утыртып, бер тәүлек­кә кибәргә калдырабыз.

Үз кулларыгыз белән ясалган чәчәк бәйләме сезне сөендереп торса, кунакларыгызны исә таң калдырыр!





 

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com